Ранис Гыйлаҗетдинов

Ранис Рәзин улы Гыйлаҗетдинов (рус. Ранис Разинович Гилязетдинов; 1996 елның 6 октябре, Яр Чаллы шәһәре, Татарстан Республикасы) — спортчы (көрәшче). Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы. Россиянең атказанган спорт остасы.

Тәрҗемәи хәле

Яр Чаллы шәһәрендә туа, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче номерлы татар гимназиясендә укый. Икенче сыйныфта укыганда укытучысы киңәше белән көрәш түгәрәгенә языла. «Витязь» спорт мәктәбенә көрәш секциясенә йөри. Беренче тапкыр икенче сыйныфны тәмамлаган елны Сабан туенда көрәшә һәм җиңү яулый

4 нче сыйныфта укыганда шахмат ярышларында катнаша, IV разряд ала. Көрәшне дә онытмый, үз үлчәмендә беренче урыннар яулый. Көрәш белән шөгыльләнгән көннән алып 18 яшенә кадәр аның тренеры Илгиз Вагыйзь улы Шәмсивәлиев була.

18 яшендә Россия спорт федерациясе фәрманы нигезендә көрәшчегә «Россия спорт остасы» исеме бирелә. Бүгенге көндә Илнур Нурислам улы Хәйбуллин җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә[1]

Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институтында «Математика һәм механика» юнәлеше, «Сыеклык, газ һәм плазма механикасы» белгечлеге буенча укый, соңрак аспирантурага укырга керә[2].

Көрәштә җиңүләре

Яр Чаллы Сабан туенда «Абсолют батыр-2019» исеменә ия була[3]. Батырга «Лада Гранта» авмобиле бүләк ителә.

Ранис Гыйлаҗетдинов 2019 елда Мәскәү Сабан туеның батыры, абсолют батыры.

2021 елда Кемерово шәһәрендә узган Халыкара шахтерлар Сабан туенда көрәшче Батыр кала.

2022 елның 17-19 март көннәрендә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда «Социалистик Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә уздырылган бәйгедә җиңүче[4].

2023 ел

Көрәшче Саба районының Миңгәр авылы Сабан туенда уздырылган Дөнья чемпионатында җиңү яулый[5].

Менделеевск районы Сабан туенда милли көрәш буенча абсолют батыр кала. Җиңүчегә традицион бүләкне район башлыгы Радмир Беляев тапшыра[6].

2024 ел

Яр Чаллы шәһәре Сабан туеның абсолют батыры[7].

Саба районында узган билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында абсолют батыр[8].

Көрәшче Казакъстанның Астана шәһәрендә узган этник спорт төрләре буенча халыкара спорт ярышларында — V бөтендөнья күчмә уеннарда алтын медаль яулый. Финалда батыр көндәшен җиңә һәм беренче урынга ия була[9].

БРИКС уеннары-2024 тә көрәш бәйгесендә җиңүче, финал ярышларында батыр Иран вәкиле Шадман Азимидан өстен чыга.

« Шөкер, монысын да булдырдык. Дөнья чемпионатын отканым булды, ләкин бу җиңү – яңа төрлерәк. Әзерлек тә башкачарак иде. Финалга чыккач кына өстемдә нинди зур җаваплылык булуын аңыштым. Җиңәргә дә, хата да ясамаска кирәк. Ахыры хәерле булды. Россия гимнын тыңлаганда, күңел дәртләнде, рәхәт булды. Искиткеч хисләр, кыскасы. Бу ярышларда көрәшү җиңел булмаса да, Татарстан күләмендәге турнирларда күпкә авыррак, дөресен әйткәндә. Үзем татар булгач, шулай тоеладырмы, әмма татар көрәшчеләре көчлерәк, —
дип уртаклашты Ранис Гыйлаҗетдинов[10].
»

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Өч тапкыр дөнья чемпионы.
  • Россия һәм көрәш, билбаулы көрәш буенча Татарстан чемпионы.
  • Россиянең спорт остасы.
  • Россиянең атказанган спорт остасы.
  • Россиянең халыкара класслы спорт остасы[11].

Искәрмәләр

  1. Михаил Тукранов. Үзебезнең егет Гилязетдинов Ранис Разинович – Дөнья чемпионы! ВКонтакте (9 ноябрь 2018).
  2. Кристина Иванова. Аспирант КФУ впервые стал чемпионом мира по борьбе корэш. Казанский федеральный университет (27 июнь 2023).
  3. Абсолют батыр исеменә һәм Яр Чаллыда «Лада Гранта» автомобиле белән Ранис Гыйлаҗетдинов ия булды. Портал муниципальных образований Республики Татарстан (16 июнь 2019).
  4. Итоги турнира им. Мусы Джалиля. Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе (20 март 2022).
  5. Абсолют батыр исеменә һәм Яр Чаллыда «Лада Гранта» автомобиле белән Ранис Гыйлаҗетдинов ия булды. Портал муниципальных образований Республики Татарстан (16 июнь 2019).
  6. Гульназ Фамуллина. Стал известен абсолютный батыр Менделеевского сабантуя 2023. Менделеевские новости (12 июнь 2023).
  7. Титул абсолютного батыра Сабантуя-2024 в Челнах завоевал Ранис Гилязетдинов. Челнинский известия (15 июнь 2024).
  8. Юлия Камкина. Корэш на лошадях и на песке. Как в РТ сражались батыры из 30 стран мира. Аргументы и Факты (26 июнь 2024).
  9. Чемпион челнинского Сабантуя взял золото на Всемирных играх кочевников. Вести КАМАЗа (12 сентябрь 2024).
  10. Ранис Гыйләҗетдинов: «Россия гимнын тыңлаганда, күңел дәртләнде, рәхәт булды». Ватаным Татарстан (21 июнь 2024).
  11. Гилязетдинов Ранис Разинович. Статистика и аналитика развития спорта в России.

Тема буенча өстәмә