Марат Гәрәев (1982)
Марат Гәрәев (рус. Марат Гараев, 1982 елның 5 октябре) — спортчы (көрәшче), тренер. Татарча көрәштән Татарстанның спорт остасы (2004).
Тәрҗемәи хәле
Саба районының Олы Кибәхуҗа авылында туа, Теләчедә яши.
Көрәш белән унике яшендә, туган авылы мәктәбендә Марсель Хатыйп улы Әсәдуллин оештырган көрәш түгәрәгендә шөгыльләнә башлый.
2000—2004 елларда Казан дәүләт педагогика университетының физик тәрбия бүлегендә укый. Уку дәверендә Совет Социалистик Республикалар Берлегенең спорт остасы, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Вакыйф Тимерша улы Дәүләтшин көрәш белән шөгыльләнә.
Хезмәт юлы
Теләче муниципаль районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшли.
Көрәштә җиңүләре
Олы Кибәхуҗа, Теләче, Казанның Вахитов районы Сабан туе батыры.
1996 елда Милли төрдә Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының спорт остасы Сәгыйть Гыйниятуллин бүләгенә уздырылган ярышта I урын.
1997 ел, март — Миңнегали Ногманов истәлегенә оештырылган бәйгедә I урын.
1998 ел, март — Мамадышта үткәрелгән республика ярышында I урын, Арча шәһәрендә узган республика бәйгесендә I урын.
1998, май — яшьләрнең республика беренчелегендә — «Татарстан яшьләре» газеты бүләгенә Апаста уздырылган ярышта III урын, 1999 елда Балтачта үткәрелгән бәөгедә III урын һәм 2000 елда Нурлатта II урын.
2000—2004 елларның язында Казан шәһәре югары уку йортлары беренчелегенә оештырылган ярышта I урын.
2002 ел, апрель — Казан чемпионатында III урын, 2003—2004 елларда I урын.
2003 ел, ноябрь — Татарстан чемпионатында III урын, 2005—2006 елларда II урын.
2004 ел, февраль — «Ватаным Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Казан шәһәрендә уздырылган ярышта I урын.
2004 ел, октябрь — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләгенә үткәрелгән бәйгедә I урын.
2005 ел, декабрь — Чаллы шәһәрендә узган Россия чемпионатында II урын.
2006 ел, июль — «Батырлар бәйгесендә» III урын.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
2004 — Татарстанның спорт остасы.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.