Россия көрәш федерациясе
«Россия көрәш федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы (кыскартылган исеме — Россия көрәш федерациясе, рус. Общероссийская общественная организация «Федерация корэш России») — Россия Федерациясе халкының физик культура һәм спорт, милли көрәш һәм аны үстерү өлкәсендәге ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү максатында спорт сөючеләрнең гомуми тырышлыгы белән төзелгән мөстәкыйль оешма.
Тарихы
2005 елның 15 апрелендә Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдиме белән, Россия Федерациясенең 57 субъектыннан килгән делегатлар катнашында оештыру конференциясе карары нигезендә «Россия Федерациясенең "Татарча көрәш" милли спорт көрәше федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы төзелә. Федерация 2006 елның 19 гыйнварында Россия Федерациясенең Юстиция министрлыгында теркәлә. 2005 елдан башлап Бөтенроссия һәм халыкара ярышлар шушы иҗтимагый оешма тарафыннан уздырыла. Ярышларда Россия Федерациясенең 35-50 төбәгеннән спортчылар катнаша.
2011 елдан башлап «Урал кубогы» Бөтенроссия турниры уздырыла, 2013 елда көрәш тарихында беренче тапкыр «Себер кубогы» турниры үткәрелә. Россия Федерациясенең күп төбәкләрендә даими рәвештә региональ чемпионатлар һәм беренчелекләр уздырыла[1].
Көрәш төрен үстерүне һәм танытуны максат итеп куйган беренче иҗтимагый оешма XX гасыр ахырында оеша. 2012 елда «Россия көрәш федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы төзелә[2].
Максатлары
- Россия Федерациясе җирлегендә татар милли спорт көрәшен таныту;
- Милли көрәшне һәм көрәшнең башка төрләрен үстерү һәм камилләштерү;
- Россия Федерациясенең физик культура, спорт һәм туристлык буенча федераль агентлыгы һәм региональ федерацияләр белән берлектә гамәлдәге кагыйдәләр буенча уздырыла торган татар милли спорт көрәше буенча ярышлар үткәрү системасын эшләү;
- Россия Федерациясенең физик культура, спорт һәм туристлык буенча федераль агентлыгы белән берлектә милли спорт көрәше буенча тренерлар, хөкемдарлар һәм милли спорт көрәше буенча белгечләр әзерләүне оештыру;
- Милли спорт көрәше һәм көрәшнең башка төрләре спортчыларын, ветераннарын социаль яклау чараларын эшләү;
- Россиянең спорт оешмаларына татар милли спорт көрәше белән шөгыльләнү өчен матди-техник база булдыруда ярдәм күрсәтү.
Бурычлары
- Татар милли спорт көрәшенең ролен арттыру максатларында Россия Федерациясенең һәм аның төбәкләренең спорт оешмалары, дәүләт органнары, фәнни, иҗтимагый һәм хуҗалык оешмалары белән хезмәттәшлек итү;
- Россия Федерациясе регионнарында федерациянең төбәк филиалларын, клубларын, татар милли көрәш секцияләрен төзү;
- Җирле һәм төбәк федерацияләренә, шулай ук спорт ярышларын, бәйрәмнәрне, укыту-физик күнекмә барышларын һәм спортчыларның осталыгын арттыруны оештыруда физкультура секцияләренә, коллективларына һәм спорт клубларына методик ярдәм күрсәтү;
- Татар-башкорт спорт көрәшенең гамәлдәге кагыйдәләре буенча татар милли спорт көрәше буенча Россия чемпионатларын һәм беренчелекләрен, Бөтенроссия һәм халыкара турнирларны оештыру һәм үткәрү, шулай ук билбау көрәшенең башка төрләре буенча ярышлар уздыруда ярдәм итү;
- Россия Федерациясенең физик культура, спорт һәм туризм буенча федераль агентлык белән берлектә татар милли көрәше һәм билбау көрәшенең башка төрләре буенча халыкара ярышларда катнашу өчен җыелма командалар туплау;
- Семинарлар, укыту-физик күнекмәләр, тренерлар һәм хөкемдарларның стажировкаларын уздыру, югары уку йортлары карамагындагы милли спорт көрәше кафедраларын һәм бүлекләрен, физкультура техникумнары, педагогия училищелары каршында тренерлар әзерләү буенча укыту-методик үзәкләрне ачуга ярдәм итү;
- Россия Федерациясенең физик культура, спорт һәм туристлык буенча федераль агентлык һәм спортчылар белән берлектә, татар милли көрәшен үстерү һәм камилләштерү буенча кагыйдәләр, дәреслекләр, методик һәм белешмә-мәгълүмат әсбаплары, программалар, реклама материаллары һәм башка басма материаллар, шулай ук фото, кино һәм видеоҗиһазлар эшләү һәм чыгару, музейлар, татар милли көрәше турында лекцияләр оештыру;
- Россия Федерациясе халыкларының милли көрәш төрләре буенча спорт ярышлары системасын төзүдә катнашу;
- Россиядә көрәшне үстерү һәм таныту[3].
Җитәкчеләр
- Президент – Миңнәхмәтов Җәүдәт Мидхәт улы;
- Вице-президент, президиум рәисе – Ногманов Равил Уел улы.