Рафил Сабиров
Рафил Васыйл улы Сабиров (рус. Рафиль Василович Сабиров, 1966 елның 28 гыйнвары) — спортчы (көрәшче), Милли төрдән Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының спорт остасы (1986), Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы (2003)[1].
Тәрҗемәи хәле
Саба районының Олы Шыңар авылында туа. Бүгенге көндә Байлар Сабасында яши.
Бертуган абыйсы Расилдән көрәш алымнарын өйрәнә. 7-9 нче сыйныфта укыган вакытта авыл Сабан туенда көрәшә башлый.
Мәктәпне тәмамлагач, Дәрвишләр бистәсендә урнашкан төзүчеләр әзерли торган техникумга укырга керә. Уку йортыннан кайтып йөргәндә кыенлыклар туу сәбәпле, Казанның беренче индустриаль-педагогия техникумына күчә. Уку дәверендә «Казаньхимстрой» трестының спорт залында шөгыльләнә. Уку дәверендә Урицкий клубына көрәш түгәрәгенә йөри. Совет Социалистик Республикаалар Берлегенең спорт остасы, тренер Андрей Свиридов аны грек-рим көрәше белән шөгыльләнергә чакыра. Алар күнегүләрне башта Казанның Мәскәү районындагы залда ясыйлар, соңрак атнага бер тапкыр Максим Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында урнашкан көрәш залына йөри башлый. Әмма аның күңелендә көрәшнең бу төренә кызыксыну уянмый һәм ул татарча көрәш белән шөгыльләнергә ниятли. «Казаньхимстрой» спорт залында Гайнетдин Мөхәммәдиев җитәкчелегендә татарча көрәш түгәрәгенә йөри. Атнаның өч көнендә Урицкий клубына классикага, өч көнендә Восстание урамындагы спорт залына татарча көрәшкә йөри.
| Син Расил Сабировка ошагансың, әллә аның энесеме?... Абыеңа охшасаң, синнән яхшы көрәшче чыгарга мөмкин. Андрей Свиридов, Совет Социалистик Республикалар Берлегенең спорт остасы
|
1994 елда Саба районында чемпион исемен алгач, ярышларда катнашудан туктый. Моңа сәбәп — көрәшченең күзенә ясаткан операция.
Хезмәт юлы
Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең 159 нчы механикалаштырылган күчмә колоннада ташчы, диспетчер, мастер, прораб булып эшли.
Җиңүләре
1984 ел
Октябрь — Татарстан беренчелегенә Казанда узган зона ярышында һәм 1988 елда Балтачта үткәрелгән бәйгедә I урын, 1989 елда Арча шәһәрендә II урын.
Октябрь — «Труд» спорт җәмгыяте беренчелегендә II урын, 1985 елда I урын.
1985 елның ноябрендә, 1986, 1987, 1988, 1989 елларда Саба муниципаль районы беренчелегенә — «Саба таңнары» газеты бүләгенә узган ярышта I урын.
1985, 1988, 1989, 1990 елларның декабрендә «Социалистик Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Казан шәһәрендә узган ярышта I урын.
1986 ел
Гыйнвар — ирекле көрәш буенча «Труд» спорт җәмгыяте беренчелегендә III урын, татарча көрәштә «Рубин» спорт клубы бүләгенә уздырылган ярышта II урын.
Март — «Төзүче» газеты бүләгенә республика ачык ярышында I урын, Казан чемпионатында II урын, 1987 елда I урын.
Апрель — Әлмәт шәһәрендә узган республика күләмендәге ачык ярышта I урын.
Декабрь — Татарстан чемпионатында I урын, 1988 һәм 1990 елларда II урын.
1986, 1989 елларның декабрендә Чабаксарда һәм Казанда үткәрелгән Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы чемпионатларында I урын, 1988 елда Туймазыда узган ярышта II урын, 1990 елда Чабаксарда үткәрелгән бәйгедә III урын.
1987 ел
Феврале — «Авангард» күмәк хуҗалыгының кышкы спартакиадасында I урын һәм Баш батыр.
1989 ел
Феврале — Саба шәһәр тибындагы бистәдә уздырылган «Кышкы Сабан туе» көрәшендә III урын.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
1986 — Милли төрдән Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының спорт остасы.
1987 — «Авангард» күмәк хуҗалыгының кышкы спартакиадасы Баш батыры.
2003 — Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы.
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.