Равил Хәйруллин
Равил Гарифулла улы Хәйруллин (рус. Равиль Гарифуллович Хайруллин, 1954 елның 1 феврале — 2021 елның 5 октябре) — спортчы (көрәшче). Балык Бистәсе районы башлыгы (1998—2006). Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең башкарма директоры (2010—2021).
Тәрҗемәи хәле
Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск районы Волчанка бистәсендә туа. 5 яшеннән Саба районы Курсабаш авылында әбисе (Мәйсүфә) белән бабайсы (Шәйхнур) янында яши.
Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укый, 1973 елда уку йортын тәмамлый[1]. Уку дәверендә 1969 елда Совет Социалистик Республикалалар Берлегенең спорт остасы, тренер Мәгаз Мөбарәкша улы Сәхәбетдин җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый.
Хәрби хезмәттән соң, 1975—1980 елларда Н. Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясендә укый. Уку дәверендә тренеры Мәгаз Сәхәбетдинов җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә, шулай ук грек-рим көрәше буенча тренер булып эшли[1].
Хезмәт юлы
Техникумны тәмамлагач, Саба районы Курсабаш авылының «Победа» күмәк хуҗалыгына эшкә кайта[2].
1980—1994 елларда Арча районы хуҗалыкларында баш зоотехник, Азин һәм «Курса» күмәк хуҗалыклары рәисе булып эшли.
1994 елда Равил Хәйруллин Татарстан Республикасы Питрәч районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнә.
1998—2006 елларда Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкара.
2006 елда «Ак Барс» Банк ачык акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе киңәшчесе.
2010 елның декабреннән 2021 елга кадәр Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең башкарма директоры[2].
Җиңүләре
1970 елның мартында үсмерләрнең Советлар Союзы Герое Виктор Маринин истәлегенә Чистайда узган ярышта III урын, 1971 елда II урын, 1972 елда I урын.
1972 ел
Июль — Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагынданы техникумнарның Воронеж шәһәрендәге спартакиадасында I урын.
Ноябрь — үсмерләрнең Геннадий Кондратьев бүләгенә Казанда уздырылган ярашларда I урын.
Декабрь — үсмерләрнең Татарстан беренчелегендә II урын.
1973 ел
Гыйнвар — «Труд» спорт җәмгыяте беренчелегендә Яр Чаллы шәһәрендә узган ярышта II урын.
1973—1974 елларда хәрби часть, дивизия, армия чемпионы, Алманиядәге совет гаскәрләре төркемендә I урын.
1975 ел
Сентябрь — авыл спортчылары арасында Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы беренчелегенә Тамбовта узган ярышларда II урын.
Декабрь — «Урожай» спорт җәмгыятенең Татарстан өлкә советы беренчелегендә һәм Казан чемпионатында I урын.
1976 ел
Гыйнвар — Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы авыл хуҗалыгы югары уку йортлары беренчелегенә Чабаксарда узган ярышта II урын.
Май — Татарстан чемпионатында I урын.
Август — Авыл спортчылары арасында Совет Социалистик Республикалар Берлеге беренчелегенә Казанда үткән ярышта II урын.
1977 ел
Сентябрь — «Урожай» спорт җәмгыяте үзәк советы беренчелегенә Ростовта узган ярышта I урын.
Декабрь — Казан чемпионатында II урын, Татарстан кубогына ярышта I урын.
1978 ел
Гыйнвар — Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы югары уку йортлары беренчелегенә Санкт-Петербургта узган ярышта II урын.
Март — Татарстан чемпионатында I урын.
Декабрь — Казан чемпионатында һәм Совет Социалистик Республикалар Берлегенең унбер тапкыр чемпионы Леонид Митрофан улы Егоров истәлегенә Мәскәүдә узган Бөтенсоюз ярышында II урын.
1979 ел
Февраль — Совет Социалистик Республикалар Берлегенең авыл хуҗалыгы югары уку йортлары беренчелегенә Казанда узган ярышта I урын.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- 1975, 1977, 1978 — Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы чемпионы[2].
- 1976 — Грек-рим көрәше буенча Совет Социалистик Республикалар Берлегенең спорт остасы.
- 1993, 2005 — Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
- 2003 — Республика татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясенең алтын билгесе иясе.
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале.
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан).
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (Татарстан Республикасы Рәисе Фәрманы белән милли көрәшне танытуга, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен)[3].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.