Фәннүр Мөхетдинов


Фәннүр Якуп улы Мөхетдинов (рус. Фаннур Якупович Мухутдинов, 1970 елның 11 декабре) — спортчы (көрәшче). Татарча көрәштән Татарстанның спорт остасы (1993). Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре (2020).

Тәрҗемәи хәле

Саба районының Олы Шыңар авылында туа.

Беренче тапкыр туган авылы Сабан туенда көрәшә. Авыл мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә.

1988—1992 елларда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының физик тәрбия факультетында укый. Уку дәверендә тренер Илдар Фәйзрахман улы Миндубаев янына көрәш белән шөгыльләнергә йөри.

Хезмәт юлы

Югары уку йортын тәмамлагач, көрәшче Теләче районының физик тәрбия-спорт клубы җитәкчесе итеп билгеләнә.

Теләче районы хакимиятендә төрле юнәлешләр буенча эшли, шул исәптән, Казанга күченгәнче, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе була.

Татарстан башкаласына күченгәч, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында әйдәп баручы белгеч вазифасында хезмәт итә. Берничә ел «Ак Барс Торг» эре сәүдә челтәренең логистика бүлекчәсен җитәкли. 2013 елдан Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә спорт идарәсе башлыгы булып эшли[1].

Казан олимпия резервы училищесында директор урынбасары вазифасын башкара[2].

Көрәштә җиңүләре

1991 елда Саба районы Сабан туе батыры, 1993 елда Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә узган республикаара Сабан туе җиңүчесе, 1995, 1997, 1999, 2001, 2003 елларда Теләче районы Сабан туенда I урын, 2001 елда Баш батыр.

1987 ел, сентябрь — Саба районы беренчелегендә III урын, 1988, 1990 елларда II урын, 1991—1992 елларда I урын.

1991 ел, март — Саба районы кышкы спартакиадасы көрәшендә II урын.

1993 ел

Гыйнвар — Татарстан кубогына уздырылган ярышта I урын.

Апрель; 1999 ел — Татарстан чемпионатында I урын, 2002 елда II урын, 2003 елда III урын.

Ноябрь — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләгенә уздырылган ярышта II урын, 1997 елда I урын, «Ватаным Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Казанда, 1997 елның февралендә Зәй шәһәрендә һәм 1998 елда Чистай шәһәрендә узган бәйгедә II урын.

1993, 2002, 2003 елларның декабрендә Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы Наил Хәмидуллин исемендәге бүләккә Теләчедә узган бәйгедә I урын.

1994 ел, март — Теләче районы кышкы спартакиадасындагы көрәштә I урын һәм Баш батыр.

1995 ел, май — Башкортларның бөтендөнья корылтае хөрмәтенә Уфада уздырылган бәйгедә II урын.

1997 ел, ноябрь - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләгенә үткәрелгән ярышта I урын.

1999 ел, декабрь — Уфада узган Россия чемпионатында III урын, 2002 елда Казанда оештырылган ярышта II урын.

2000 ел, июль — Татарстан Республикасының атказанган тренеры Гайнетдин Мөхәммәдиевка 60 яшь тулуга багышлап Питрәчтә оештырылган ярышта III урын.

2000, 2002 еллар, ноябрь — Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы Рафаил Сафиуллин истәлегенә Питрәчтә үткәрелгән бәйгедә I урын.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

1993 — Татарстан Республикасының спорт остасы.

2015 — «Татарстан Республикасы физик тәрбия һәм спорт тармагын үстерүдә казанышлары өчен» мактау билгесе[3].

2020 — Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре[4].

Сылтамалар

  1. Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.

Тема буенча өстәмә