Шамил Сәләхов
Шамил Салих улы Сәләхов (рус. Саляхов Шамиль Салихович, 1953 елның 12 мае — 2023 елның 8 октябре) — спортчы (көрәшче). Россиянең спорт остасы. Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе (1996).
Тәрҗемәи хәле
Теләче районының Нырсы авылында туа.
Башлангыч мәктәпне Зәй районының Урта Пәнәче авылында, сигезьеллык мәктәпне Югары Пәнәче авылында тәмамлый.
1968—1970 елларда Василий Порфирий улы Николаев күзәтчелегендә ирекле һәм татарча көрәш белән шөгыльләнә.
1970—1975 елларда Казан дәүләт аграр университетының инженер-механиклар әзерләү бүлегендә укый. Уку дәверендә ирекле көрәш (тренеры — Әсгать Шәйхетдинов) һәм штанга күтәрү (тренеры — Александр Курынов) белән шөгыльләнә. Ирекле һәм милли көрәш буенча спорт остасы исемен ала.
«Социалистик Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә үткәрелгән ярышларда катнаша.
Зәй районының Урта Пәнәче авылы зиратында җирләнә[1].
Хезмәт юлы
1975—1976 елларда Зәй районының «Үрнәк» совхозында, 1977—1978 елларда «Искра» күмәк хуҗалыгында, 1978—1980 елларда район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булып эшли.
1980—1987 елларда «Агрохимия» берләшмәсе җитәкчесе.
1987—2005 елларда «„Зәй“ металл конструкцияләр заводы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры.
Җиңүләре
1970 елның декабрендә татарча көрәштән яшьләрнең Казандагы Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы беренчелегендә II урын, 1971 елда I урын.
1972 ел
Гыйнварь — ирекле көрәштән авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен әзерли торган югары уку йорты беренчелегенә Красноярскта узган зона ярышында II урын, 1971 елда I урын.
Ноябрь һәм 1973 елда татарча көрәштән Татарстан чемпионатында I урын, 1974 елда II урын, 1983 елда II урын.
Декабрь — Совет Социалистик Республикалар Берлеге төзелүгә 50 ел тулу уңаеннан Мәскәү шәһәренең үзәк стадионында оештырылган зур спорт чарасында Милли көрәш буенча Татарстанның спорт остасы Бастам Газизов белән татарча көрәшне күрсәтүче.
1973 ел
Март — ирекле көрәштән республика яшьләренең спорт уеннарында III урын.
Июль — татарча көрәштән Кама Тамагы районының III җәйге спартакиадасында Баш батыр.
Ноябрь — ирекле көрәштән «Урожай» спорт җәмгыяте үзәк советы кубогына Казан шәһәрендә узган ярышта I урын.
Декабрь — татарча көрәштән Татарстан чемпионатында I урын, 1974 елда II урын.
1974 ел
Ноябрь — «Социалистик Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Казанда уздырылган ярышларда II урын, 1975 елда III урын.
Декабрь — ирекле көрәштән Казан чемпионатында II урын.
1975 ел
Ноябрь — ирекле көрәштән И.К. Кабушкин истәлегенә Казанда уздырылган Бөтенсоюз ярышында II урын.
1977 ел
Гыйнвар — ирекле көрәштән «Урожай» спорт җәмгыятенең үзәк советы беренчелегендә Красноярск шәһәрендә уздырылган ярышта II урын, 1978 елда Казанда узган ярышларда I урын.
1978 ел
Февраль — ирекле көрәштән Татарстан чемпионатында I урын.
1977, 1979, 1980 — Зәй районы Сабан туеның өч мәртәбә батыры.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
1971 — Бөтенсоюз Ленин коммунистлар яшьләр берлеге Үзәк Комитетының Мактау грамотасы.
1971—1972 — Татарстан һәм Россия чемпионы (милли көрәш буенча, яшьләр арасында).
1974 — Милли төрдән Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының спорт остасы.
1976 — Ирекле көрәштән Совет Социалистик Республикалар Берлегенең спорт остасы.
1978 — Татарстан чемпионы (ирекле көрәш буенча).
1984 — Бөтенсоюз халык хуҗалыгы күргәзмәсе алтын медале.
1988 — «Хөрмәт билгесе» ордены.
1994 — Сөббух Рафыйков исемендәге бүләк иясе (милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән өчен).
2003 — Татарстан Республикасы Президентының Мактау хаты.
Хәтер
Шамил Салих улы истәлегенә багышланган татарча көрәш буенча республикакүләм ачык турнирлар уздырыла[2].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Татарстан чемпионнары: көрәш буенча Татарстан чемпионатларында җиңүчеләр (1959—2023 еллар). — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.
- Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.