Курынов Александр Павлович

Александр Павлович Курынов (18 июль 1934, Уршельский[d], Владимир өлкәсе, СССР30 ноябрь 1973, Казан) — авыр атлетика буенча (75 килограммга кадәр авырлыкта) совет спортчысы, РСФСРның атказанган спорт остасы (1960), Олимпия уеннары алтын медале иясе (1960, Рим), өч тапкыр дөнья (1961, 1962, 1963) һәм Европа (1960-1963), СССР (1960) чемпионы, Дуслык Кубогы җиңүчесе (1959, 1960, 1963), ярымурта авырлыкта 14 дөнья рекорды иясе, ТАССРның беренче Олимпия чемпионы. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры (1960)[2][3].

Тормыш юлы

1934 елның 8 июлендә Владимир өлкәсенең Уршельский бистәсендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа.

1952-1963 елларда Казан авиация институтының радиотехника факультетында укый. Студент чагында авыр атлетика белән шөгыльләнә башлый һәм тиздән штанга секциясенә күчә, анда КАИнең физик тәрбия һәм спорт кафедрасы мөдире Владимир Александрович Павлов җитәкчелегендә шөгыльләнә. 1956 елда СССРның спорт остасы  [рус.] нормативын үти[4].

1958 елда Мәскәү шәһәре призына халыкара ярышларда өченче урынны яулый, этеп күтәрү (169,5 кг) һәм ике кул белән кинәт күтәрү  [рус.] (134 кг) буенча дөнья рекорды куя.

1959, 1960 һәм 1962 елларда «Дуслык Кубогы» халыкара ярышларында җиңүче була.

Иң зур уңышына 1960 елда ирешә: Римда узган Олимпия уеннарында чемпион исемен яулый, «тимер» Томми Кононы (АКШ) җиңә һәм шул ук вакытта этеп күтәрүдә  [рус.] (170,5 кг) һәм өч төр ярышта (437,5 кг суммада күтәреп) дөнья рекордлары куя. Әлеге уңышы өчен «СССРның атказанган спорт остасы» дигән мактаулы исемгә лаек була. Бу җиңү дөньякүләм спорт җәмәгатьчелеге тарафыннан зур сенсация буларак бәяләнә[4].

Ике тапкыр Олимпия чемпионы булган Томми Коно, Римда җиңелгәннән соң, көндәшенең уңышын танып, түбәндәгечә белдерә[5]:

« Курынов — хәтәр штангачы. Ул бик оста көрәшә. Мондый көндәш белән очрашканым юк иде әле. Ул җиңүгә лаек! »

Олимпия уеннарыннан соң да уңышлы чыгыш ясавын дәвам итә. 1961, 1962, 1963 елларда дөнья чемпионы, 1960-1963 елларда Европа чемпионы була. Александр Курынов исәбендә — 14 дөнья рекорды һәм 15 СССР рекорды.

1964 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, зур спорттан китә һәм тренерлык эшенә күчә[6]. «Буревестник» ирекле спорт җәмгыятендә өлкән тренер (1958-1968), Казан югары спорт осталыгы мәктәбендә тренер (1968-1971), Исәпләү техникасын кулланышка кертү буенча фәнни-тикшеренү институтында инженер (1971-1973 ) булып эшли. 1967 елдан КПСС әгъзасы.

Олимпия чемпионы, соңыннан язучы булган Юрий Власов белән мөнәсәбәтләре берьяклы гына булмый.

1970 елның 30 ноябрендә бөер җитешсезлегеннән вафат була[7][8], Казанның Арча кыры зиратында җирләнгән[9].

Исемен мәңгеләштерү

  • Ел саен Татарстанда спортчы истәлегенә авыр атлетика буенча халыкара ярышлар үткәрелә[10];
  • 1990 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары белән Казан авиация институты бинасында (Ирек мәйданы) ТАССРның беренче Олимпия чемпионы хөрмәтенә мемориаль такта куелган[4];
  • 2012 елда Казанның Совет районындагы «Светлая долина» торак комплексында урам Александр Курынов исеме белән аталган[11];
  • 2012 елда Казанның Арча зиратында, реставрацияләнгәннән соң, спортчыга һәйкәл ачылган[9].

Дәүләт бүләкләре

Галерея

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Olympedia (ингл.) — 2006.
  2. Выиграл Олимпиаду, но проиграл жизнь. Трагедия легендарного штангиста  [рус.] (2024-02-22). 4 сентябрь 2025 тикшерелде.
  3. Олимпийский чемпион Александр Курынов  [рус.] (2009-07-09). 4 сентябрь 2025 тикшерелде.
  4. 1 2 3 Курынов Александр Павлович (1934–1973) (рус.). kai.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  5. Кякинен, Константин. Триумф и трагедия Александра Курынова  [рус.] (25.05.2020). 4 сентябрь 2025 тикшерелде.
  6. Владимир Зотов. «Я мог больше – но не дали...»  [рус.] (2004). 4 сентябрь 2025 тикшерелде.
  7. Рустем Хайруллин. История Мемориала Курынова. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  8. Курынов Александр Павлович. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  9. 1 2 Александр Курынов: трагедия романтика «железной игры» | Спорт на БИЗНЕС Online (рус.). m.sport.business-gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  10. Кякинен, Константин. Триумф и трагедия Александра Курынова  [рус.] (2020-05-20). 4 сентябрь 2025 тикшерелде.
  11. Улица Улица Александра Курынова в Казани — 2ГИС (рус.). 2gis.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.

Әдәбият

  • Аптекарь М. Л. Тяжёлая атлетика. Справочник. — Москва: Физкультура и спорт, 1983. — 415 с.
  • Павлов С. П. Курынов Александр Павлович // Олимпийская энциклопедия. — Москва: Советская энциклопедия, 1980. — 415 с.

Сылтамалар