Тәфкил Шәйхетдинов


Тәфкил Шәйхетдинов (рус. Тафкиль Шайхутдинов, 1976 елның 19 сентябре) — спортчы (көрәшче). Татарча көрәштән Татарстанның спорт остасы (1996).

Тәрҗемәи хәле

Саба районының Олы Шыңар авылында туа.

Беренче тапкыр туган авылы Сабан туенда көрәшә. Мәктәптә уку дәверендә физкультура укытучылары Илдус Фәхретдин улы Мөхәммәтгалиев һәм Фәннүр Әхсән улы Галимов җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә.

Татар дәүләт гуманитар көллиятендә, Татар дәүләт гуманитар институтында укый. Уку елларында (1993—1998) Рафил Радик улы Әхмәтханов җитәкчлегендә шөгыльләнә.

Хезмәт юлы

Көрәштә җиңүләре

Шыңар, Оет, Миңгәр, Теләче, Казанның Вахитов районы Сабан туе батыры.

1991 ел

Февраль — Саба районы беренчелегенә уздырылган үсмерләр ярышында I урын.

Апрель — Саба районы беренчелегенә уздырылган яшьләр ярышында, Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы Наил Хәмидуллин бүләгенә Байлар Сабасында уздырылган ярышта I урын.

Май — үсмерләрнең республика беренчелегендә — «Яшь ленинчы» газетының (хәзер «Сабантуй» журналы) бүләгенә Казанда үткәрелгән ярышта I урын.

1992, 1993, 1994 еллар — Саба районы беренчелегенә яшьләр ярышында I урын, 1993 елда олылар ярышында — «Саба таңнары» газеты бүләгенә оештырлыган бәйгедә II урын, 1994, 2004 елларда Баш батыр һәм I урын.

1993 ел

Октябрь — «Татарстан яшьләре» газеты бүләгенә Казанда уздырылган бәйгедә III урын, 1994 елда I урын.

Ноябрь; 1997 ел — Казан югары уку йортлары беренчелегендә I урын.

1995 ел, май; 2003 ел — Казанның Авиатөзелеш районындагы ярышта II урын, 1997 елда I урын.

1996 ел

Февраль — «Ватаным Татарстан» газетының герой-шагырь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Кукмарада уздырылган бәйгедә I урын, 1998 елда Чистайда узган ярышта III урын, 1999 елда Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән ярышта II урын.

Март — Социалистик Хезмәт Герое Камил Шакиров истәлегенә Кукмара районы Зур Сәрдек авылындагы ярышта II урын.

1996 ел, апрель; 1998 ел — Казан чемпионатында I урын.

1996 ел, декабрь — Татарстан чемпионатында I урын, 1999, 2000 елларда III урын.

1996, 2000—2003, 2008, 2010 еллар — Теләче районы беренчелегендә — Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы Наил Хәмидуллин бүләгенә Мишә авылында уздырылган ярышта I урын.

1997 ел

Май — Казанның Мәскәү районы хакимияте башлыгы бүләкләренә уздырылган бәйгедә II урын.

Август — Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казанның үзәк стадионында узган фестивальдә I урын.

1998, 2002, 2003 еллар — Петровскийдагы «Питрау» бәйрәме көрәшендә Баш батыр.

1999, 2007 еллар — Теләче районы Сабан туеның Баш батыры.

1999 ел, октябрь — Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы Рафаил Сафиуллин истәлегенә Питрәчтә уздырылган ярышта I урын, 2000, 2002, 2003 елларда II урын.

2021 ел — Теләче Сабан туенда узган көрәш ярышында III урын[1].

2023 ел, июнь — Саба районы Юлбат авылы Сабан туеның абсолют батыры[2].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

1996 — Татарстан спорт остасы.

Сылтамалар

  1. Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.

Тема буенча өстәмә