Наил Хәмидуллин
Наил Хөснулла улы Хәмидуллин (рус. Наиль Хуснуллович Хамидуллин; 1949 елның 2 гыйнвары, Алан Елга авылы, Саба районы, ТАССР — 2010 ел, туган авылында җирләнә) — спортчы (көрәшче). Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Эчке хезмәте полковнигы[1]. Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы[2].
Тәрҗемәи хәле
Наил Хәмидуллин 1949 елның 2 гыйнварында Саба районының Алан Елга авылында туа.
1956—1966 елларда Саба урта мәктәбендә, 1967—1973 елларда «Төп органик һәм нефть химиясе синтезы технологиясе» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтының кичке бүлегендә укый.
Ул көрәшкә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Көрәшче идарә иткән елларда беренче тапкыр электрон таблолар гамәлгә кертелә, хөкемдарлар өчен махсус киемнәр тегелә, көрәшчеләргә ел саен көрәш формасы кайтарыла. Ул «Динамо» спорт үзәген төзүдә катнаша.
Хезмәт юлы
1966—1999 елларда көрәшче Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы системасында төрле вазифаларда хезмәт итә: Казан «Органик синтез» заводының 28 нче хәрби-янгын сүндерү часте инспекторы, шул ук заводның 5 нче хәрби-янгын сүндерү отрядының норматив-техник эш буенча өлкән инженеры, Казан синтетик каучук заводының янгынга каршы хезмәте башлыгы. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең уку үзәге җитәкчесе. 1969 елда Советлар Союзының Коммунистлар партиясе сафларына керә.
2000—2001 елларда Наил Хөснулла улы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Үзәк спорт клубы директоры, 2001—2010 елларда Татарстан Республикасы Милли татар-башкорт спорт көрәше федерациясенең башкарма директоры булып эшли.
Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының 1995 елның 29 декабрендә кабул ителгән 1202 номерлы боерыгы нигезендә Наил Хәмидуллинга эчке хезмәт полковнигы исеме бирелә.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама химия комбинатында, Миңнебай газ эшкәртү заводында һәм республиканың башка химия заводларында бәла-казаларны бетерү һәм тикшерү буенча оператив төркемнәр составына керә, 15 ел дәвамында комплекслы бригада составында Түбән Кама химия комбинатының янгынга каршы торышын тикшерүдә катнаша.
1966 елдан көрәшче Бөтенсоюз физкультура-спорт җәмгыяте әгъзасы.
2010 елда йөрәк авыруыннан вафат була, туган авылында җирләнә.
Көрәштә җиңүләре
Самбо буенча ике тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы һәм бөтенсоюз ярышларының икенче призеры.
Милли татар-башкорт көрәше буенча республика ярышларында күп тапкырлар җиңүче.
Сабантуйларда 33 тапкыр Батыр кала[3].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы.
2004 — Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты.
Хәтер
Һәр елны Саба районында көрәшче истәлегенә традицион көрәш турниры үткәрелә.
Искәрмәләр
- ↑ Алан Елга авылында туып үскән Наил Хәмидуллин истәлегенә көрәш ярышы. Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе (26 декабрь 2019).
- ↑ В Сабинском районе РТ состоялся турнир памяти Наиля Хамидуллина. Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе (19 декабрь 2021).
- ↑ Память о личности. Спортивно-музыкальный канал GONGTV (май 2024).