Фидаил Шакиров
Фидаил Нури улы Шакиров (рус. Шакиров Фидаил Нуриевич, 1954 елның 10 августы — 2005 елның 8 сентябре) — көрәшче, тренер. Милли көрәш буенча Татарстанның атказанган спорт остасы (1998).
Тәрҗемәи хәле
Балтач районының Борбаш авылында туа.
Милли көрәш белән үз авылы мәктәбендә Васыйл Гарифуллин җитәкләгән көрәш секциясендә шөгыльләнә. Мәктәпне тәмамлагач, Борбаш урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли[1].
Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә укырга керә. Уку дәверендә милли көрәш һәм классик көрәш белән шөгыльләнә. Тренеры — Мәгас Сәхәбетдинов. Диплом алгач, Актаныш районының «Октябрь» колхозында баш зоотехник булып эшли[1].
2005 елның 8 сентябрендә вафат була, туган авылы зиратында җирләнә.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
1972, 1974, 1975, 1976, 1977 — Татарстан чемпионы.
1972 — Балтач районы Сабан туеның баш батыры.
1973, 1974 — Казанның Ленин районы (хәзерге Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары җирлеге) Сабан туеның баш батыры.
1973, 1974, 1975, 1977, 1978, 1979 — герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләккә үткәрелгән ярышларда җиңүче.
1973, 1977 — Киров өлкәсенең Малмыж районы Сабан туеның баш батыры.
1978, 1979 — Казанның Идел буе Сабан туеның баш батыры.
1998 — Татарстанның атказанган спорт остасы.
Хәтер
Көрәшче истәлегенә туган ягында ел саен татарча көрәш буенча ярышлар уздырыла.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Татарстан чемпионнары: көрәш буенча Татарстан чемпионатларында җиңүчеләр (1959—2023 еллар). — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.