Илсур Нәбиуллин
Илсур Нәбиуллин (рус. Ильсур Набиуллин, 1960 елның 13 феврале) — спортчы (көрәшче). Милли төрдән Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының спорт остасы (1991).
Тәрҗемәи хәле
Саба районының Олы Шыңар авылында туа, Казанда яши.
Беренче тапкыр көрәш белән 6 нчы сыйныфта укыган дәвердә кызыксына башлый.
1973—1975 елларда Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә укыганда Химиклар мәдәният сараенда эшләгән көрәш түгәрәгенә йөри. Эшли башлагач, «Казаньхимстрой» залына һәм «Рубин» спорт клубында шөгыльләнә.
Хезмәт юлы
1981—2005 елларда Казанда моторлар ясау берләшмәсендә детальләр шомартучы булып эшли. 2005 елдан «Казаноргсинтез» ачык акционерлык җәмгыятендә оператор вазифасын башкара.
Җиңүләре
1976 елның маенда яшьләрнең республика беренчелегендә II урын.
1980 елда Саба районы Сабан туенда III урын, 1988-1989 елларда I урын, 1990 елда II урын.
1984, 1985, 1986 елларда Шыңар Сабан туеның Баш батыры, Оет, Кибәхуҗа авыллары, Теләче, Биектау районының Кадыш авылы Сабан туе батыры.
1984, 1985 елларда Казанның Ленин районы Сабан туенда II урын, 1985, 1987, 1990, 1995—1997 елларда I урын.
1984, 1986, 1989 елларның апрелендә Казан чемпионатында II урын, 1990 елда I урын.
1986 елның мартында «Казаньхимстрой» трестының «Төзүче» газетасы бүләгенә уздырылган ярышларда I урын, шул ук елның ноябрендә Татарстан чемпионатында III урын, 1990 елда III урын.
1992 елның ноябрендә район беренчелегендә — «Саба таңнары» газетасы бүләгенә уздырылган ярышта II урын.
1993 елның мартында «Рубин» спорт клубы беренчелегендә I урын.
1994 елның февралендә Арча районының кышкы спартакиадасы көрәшендә I урын.
1995 елның мартында Апас районы беренчелегендә I урын.
2024 елда Саба районы Сабан туенда ветераннар арасындагы ярышларда I урын[1].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
1991 — Милли төрдән Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының спорт остасы.
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.