Айдар Галиев
Айдар Гыйльмулла улы Галиев (рус. Айдар Гильмуллович Галиев, 1969, Саба районы, Татарстан АССР яисә Иләбәр, Татарстан АССР) — спортчы (көрәшче). Полиция подполковнигы. Татарча көрәштән Татарстанның спорт остасы (2004).
Тәрҗемәи хәле
Саба районының Иләбәр авылында туа, туган авылында яши.
Көрәш белән 1983 елда Казанның 104 нче һөнәр училищесына кергәч, шөгыльләнә башлый. Тренеры — Альберт Хәбибрахманов. Казан дәүләт аграр университетында укый. Югары уку йортын тәмамлап туган авылына кайткач, көрәш белән Хәмит Миннәхмәт улы Садыйков һәм Җәүдәт Шәйхелислам улы Котдусов җитәкчлегендә шөгыльләнә.
Хезмәт юлы
1990—1994 елларда Саба районы дәүләт автоинспекциясендә инспектор булып эшли. 1998 елдан Саба районы Эчке эшләр бүлеге каршындагы Ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе вазифасын башкара[1]. Полиция подполковнигы.
2002—2003 елларда Төньяк Кавказ төбәге территориясендә хокук тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча чараларда катнаша[2].
Көрәштә җиңүләре
Иләбәр, Шәмәрдән, Шекше, Өтернәс, Мичәнбаш, Курсабаш, Балтач районы Борбаш авыллары абан теу батыры.
1998, 1999, 2001, 2003—2005, 2007, 2010 елларда Саба Сабан туеның Баш батыры.
1984 ел, май — яшьләрнең республика беренчелегендә — «Татарстан яшьләре» газеты бүләгенә Чистайда уздырылган ярышта II урын.
1986 ел, март — Саба районы кышкы спартакиадасының көрәш ярышында II урын.
1993 ел, март; 2001 ел — Социалистик Хезмәт Герое Камил Шакиров истәлегенә Кукмара районы Зур Сәрдек авылында оештырылган Милли көрәш һәм сәнгать фестивалендә III урын.
1997, 2001 ел, октябрь — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләгенә үткән бәйгедә III урын, 2010 елда IV урын.
2000, 2001 ел, декабрь — Татарстан чемпионатында III урын, 2005 һәм 2011 елларда II урын, 2010 елда IV урын.
2002 ел, апрель — Фоат Козыревка 60 яшь тулы хөрмәтенә Буада үткәрелгән ярышта I урын, 2004 елда II урын.
2004 ел, февраль — «Ватаным Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Казанда уздырылган бәйгедә I урын.
2005 ел, декабрь — Яр Чаллы шәһәрендә оештырылган Россия чемпионатында II урын.
2010 ел, ноябрь — республика чемпионатында IV урын[3].
Шәхси тормышы
Өйләнгән, өч баласы бар[4].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- 2004 — Татарстанның спорт остасы.
- 2008 — Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты[5].
Искәрмәләр
- ↑ Отдел вневедоственной охраны (рус.). Сабинский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 ноябрь 2025.
- ↑ Год Семьи в Татарстане. family-tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 ноябрь 2025.
- ↑ Известны имена победителей республиканского Чемпионата «Көрәш» (рус.). Портал муниципальных образований РТ (новый). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 ноябрь 2025.
- ↑ Год Семьи в Татарстане. family-tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 ноябрь 2025.
- ↑ 2008нче елда Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр (рус.). Саба муниципаль районы. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 ноябрь 2025.
Сылтамалар
- Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.