Мәкъсуд Солтанов
Мәкъсуд Мансур улы Солтанов (рус. Максуд Мансурович Султанов, 1956 елның 21 августы) — спортчы (көрәшче). Милли төрдән Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының спорт остасы (1980), Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре (1997).
Тәрҗемәи хәле
Саба районының Олы Шыңар авылында туа.
1966 елның 31 августында «Авангард» күмәк хуҗалыгы грамотасы тапшырыла, анда «Олы Шыңар сигезъеллык мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Солтанов Максуд „Авангард“ колхозы башлангыч партия оешмасы һәм колхоз идарәсе тарафыннан җәйге каникул чорында колхоз эшендә актив катнашуы өчен бүләкләнә» диелә.
Туган авылында сигезъеллык мәктәпне тәмамлагач, Казан кооперация техникумына укырга керә. Уку дәверендә спорт буенча дәресләргә «Казаньхимстрой» тресты һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясе залларна йөри. Шул вакытта ул академиянең физик тәрбия мөдире, тренер булып эшләгән классик көрәштән Совет Социалистик Республикалар Берлегенең спорт остасы Мәгаз Мөбарәкша улы Сәхәбетдинов белән таныша. Танылган остаз көрәшчегә киңәш бирә:
| Яхшы көрәшче буласың килсә, монда килеп йөрү генә җитми, үзлегеңнән дә шөгыльлән. Көндәшләреңне җиңү өчен синең үзең яраткан өч-дүрт алымың булырга тиеш. |
1986—1987 елларда читтән торып сәүдә икътисады белгечлеге буенча Мәскәү кооперация инстиутының Чабаксар филиалында укый.
Хезмәт юлы
Олы Шыңар мәктәбендә лаборант булып эшли.
Минзәләдә товар белгече, соңрак бүлек мөдире, 1983 елда Минзәлә район үзәгендәге сәүдә йорты җитәкчесе вазифасын башкара.
| Максут һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы, башкаларга да бик таләпчән булуы белән аерылып тора. Һәр кешегә кирәк чагында ярдәм итәргә тырыша. Аннан берәү дә: "Бу миннән булмый", — дигән сүзне ишетми. Илдус Илдарханов, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
|
Татар иҗтимагый үзәгенең җирле бүлеге, Минзәлә район газетасы хезмәткәрләре белән бергәләшеп татарча көрәш ярышлары оештыручы. Бәйгеләрнең баш хөкемдары була.
1986—1987 елларда Минзәлә районы кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары, ике тапкыр район советы депутаты итеп сайлана, соңрак район башкарма комитеты рәисе урынбасары — план комиссиясе җитәкчесе булып эшли. Әлеге вазифасыннан соң Мәкъсуд Солтановны район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе итеп билгелиләр.
Казанга күченгәч, «Татсельэнерго» берләшмәсендә җитәкче урынбасары булып эшли.
Җиңүләре
1979, 1981 елларның ноябрендә «Социалистик Татарстан» газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә оештырылган ярышта I урын.
1979 елның декабрендә Татарстан чемпионатында II урын, Казанда узган Россия чемпионатында I урын.
1981 елның мартында Минзәләдә уздырылган «Коммунизм таңы» газетасы бүләгенә ярышта I урын.
1986 елның ноябрендә Минзәлә районы беренчелегендә I урын.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
1980 — Милли төрдән Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының спорт остасы.
1997 — Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре.
Гаиләсе
Әтисе — Мансур Солтанов, көрәшче. Хатыны — Нурия, ике кызлары бар.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.