Илдар Ермолаев


Илдар Хәйрулла улы Ермолаев (рус. Ильдар Хайруллович Ермолаев, 1977 елның 14 декабре) — спортчы (көрәшче), тренер. Татарча көрәштән Татарстанның спорт остасы (2013). Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре (2022).

Тәрҗемәи хәле

Саба районының Олы Шыңар авылында туа.

Мәктәптә уку дәверендә физкультура укытучысы Илдус Фәхретдин улы Мөхәммәтгалиев оештырган көрәш түгәрәгенә йөри. Беренче тапкыр туган авылы Сабан туенда көрәшә.

1996—2000 елларда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының физик культура факультетында укый. Уку елларында Җәүдәт Габделхак улы Хөсәенов җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә.

Хезмәт юлы

2000—2004 елларда Саба районы Лесхоз бистәсе урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли.

2008—2010 елларда бистәдә урнашкан боз сараенда хоккей һәм көрәш тренеры вазифаларын башкара.

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының „Олимп“ спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе тренеры.

Көрәштә җиңүләре

Шыңар, Миңгәр, Казанның Идел буе районы, Әтнә, Питрәч районының Кибәче авылы, Кукмара районының Чура авылы, Чуаш Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылы, Киров өлкәсенең Нократ аланы Сабан туе батыры.

1998 ел, апрель — Казан чемпионатында IV урын, 1999 елда III урын.

2000 ел

Февраль — «Ватаным Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Балтачта узган ярышта IV урын.

Ноябрь — Татарстан чемпионатында IV урын.

2001—2011 еллар, ноябрь — Саба районы беренчелегендә — «Саба таңнары» газеты бүләгенә уздырылган ярышта I урын.

2001 ел, февраль — танылган көрәшче Мәгъсүм Фәйзиев истәлегенә Саба районы Шытсу авылында уздырылган бәйгедә I урыны. 2005 елда шушы ук бәйгедә I урын, 2004 елда III урын, 2006 елда Баш батыр.

2001 ел, октябрь — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләгенә уздырылган ярышта III урын.

2002 ел, декабрь — Татарстан чемпионатында III урын.

2004 ел, июль — Республика мәгариф хезмәткәрләренең «Аргамак» спорт уеннарында I урын.

2006 ел, апрель — Данил Галиев истәлегенә Түбән Кама шәһәрендә үткән Россиякүләм ярышта II урын, 2007 елда IV урын.

2008 ел, апрель — Фоат Козырев бүләгенә Буада уздырылган ярышта I урын, 2013 елда III урын.

2013 ел, март — Арча районы беренчелегендә I урын, Әлкидә үткәрелгән ярышта III урын.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

2013 — Татарстанның спорт остасы.

2019 — «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры-2019» бәйгесенең III дәрәҗә Дипломы[1].

2021 — «Яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча 2020 елның иң яхшы тренеры» дипломы[2].

2022 — Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре[3].

Сылтамалар

  1. Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.

Тема буенча өстәмә