Айвар Билалов

Айвар Ильяс улы Билалов (рус. Айвар Ильясович Билалов; 5 июнь 1990, Әлмәт, Татарстан АССР) — спортчы (көрәшче), тренер. Россиянең спорт мастеры (2014).

Тәрҗемәи хәле

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туа (әти-әнисе Лениногорск районының Иске Иштирәк авылыннан)[1].

2007 елдан «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең спорт-иҗтимагый үзәгендә физик әзерлек буенча тренер-инструктор булып эшли[1].

2012 елда «Оештыру менеджменты» белгечлеге буенча Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтын тәмамлый.

Көрәш

Беренче тренеры — Ильяс Билалов, көрәшченең әтисе, Совет Социалистик Республикалар Берлегенең спорт остасы.

Олылар категориясендә көрәшә башлагач, тренеры — Салават Йосыпов (Россия Федерациясенең атказанган тренеры).

Әлмәт командасы өчен көрәшә. Айдар Гыйлаев, Ильяс Галимов (1976—2020), Айдар Хәйретдинов, Илнар Әхмәтҗанов кебек көрәшчеләрне үзенә үрнәк итеп куя. Еллар буе тренировкаларны калдырмыйча йөри, атнасына сигезәр тапкыр физик күнекмәләргә бара, көнгә икешәр тапкыр спорт залына йөри. Олылар арасында 80 кг белән бил алыша башлый, 100 кг белән туктый. 2016 елда аяк сеңерен өздереп, бер елга спорт белән шөгыльләнми. 2017 елда келәмгә кайтып, 100 кг авырлыкта Татарстан, Россия чемпионатларында җиңү яулый. Шуннан соң көрәштән китә[1].

Уңышлары

  • 2002—2007 ― яшьләр арасында милли көрәш буенча Татарстан беренчелеге җиңүчесе.
  • 2005—2006 ― милли көрәш буенча ТР Президенты Кубогы җиңүчесе.
  • 2006—2007 ― яшьләр арасында милли көрәш буенча Россия беренчелеге җиңүчесе.
  • 2009—2014 ― унике тапкыр Татарстан чемпионы. 2009 елда Татарстан чемпионатында, данлыклы көрәшчеләр Раил Нургалиев белән Ринат Хәйретдиновны отып, 80 кг авырлыкта батыр калган.
  • 2012, 2014, 2015[2]Муса Җәлил истәлегенә республика турниры җиңүчесе.
  • 2009, 2011, 2013, 2014, 2015[3], 2017[4] ― милли көрәш буенча Россия чемпионы.
  • Ике мәртәбә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган ярышларда җиңгән.
  • 2015 ― милли көрәш буенча дөнья чемпионы[5].
  • 2022 ― Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу Кубогына «Көрәш» буенча Бөтенроссия турниры (Яр Чаллы) ― 105 кг авырлыкта 1нче урын[6].

Күп кенә Сабантуйларда абсолют батыр калган, мәсәлән, Самар шәһәре Сабан туенда ак төстәге «ВАЗ-2014» автомобиле белән бүләкләнгән[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләcе

Бабасы, әтисе, абыйсы Артур — барысы да көрәшчеләр. Тренеры: әтисе — Ильяс Билалов (Совет Социалистик Республикалар Берлегенең спорт остасы ).

Өйләнгән, хатыны белән бер кыз, ике ул үстерәләр. Яраткан шөгыле — тауларда, урманда мотоциклда йөрү. Футбол уйный, Әлмәтнең «Медина» командасы составында (һөҗүмче) футбол буенча чемпионатларда катнаша[9].

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Лилия Йосыпова. «Тәүге тапкыр 7 яшемдә чемпион калдым». Ирек мәйданы, 4.08.2022, № 30 (620), 10нчы бит.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә