Раил Нургалиев

Тикшерелгән мәкалә

Раил Ринат улы Нургалиев (рус. Раил Ринатович Нургалиев, 1986 елның 31 мае) ― профессиональ спортчы (көрәшче), Россиянең милли көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы (2020) һәм күп тапкырлар дөнья, Европа, Россия чемпионы, Россия Федерациясенең билбаулы көрәш буенча атказанган спорт остасы (2015), Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре[1].

undefined
undefined
undefined

Тәрҗемәи хәле

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылында туа. Югары Кибәхуҗа мәктәбендә укый. Сигез яшеннән көрәш белән шөгыльләнә башлый[2].

«Физик тәрбия педагогы» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының (2009 елдан Казан (Идел буе) федераль университеты составында) спорт бүлеген тәмамлый (2008).

Хезмәт юлы

Теләче районында милли көрәш буенча балалар тренеры булып эшли[3]. 2017 елдан Биектау районы «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесендә (Биектау, Үзәк урам, 11а) тренер-укытучы вазифаларын башкара[4].

Көрәштә җиңүләре

Авырлыгы 105 кг, буе 182 см. 100 килограммга кадәрге һәм аннан югары авырлык категориясендә башта Теләче районы, 2017 елдан Биектау районы өчен көрәшә.

Тренерлары: беренче тренеры ― Марсель Хатыйп улы Әсәдуллин, Вакыйф Тимерша улы Дәүләтшин.

Шыңар, Мамадыш районының Җөри авылы, Самара, Чуаш Республикасының Батыр районы авылында уздырылган Бөтенроссия Сабан туе, Чиләбе өлкәсендә үткән Бөтенроссия авыллары Сабан туе батыры, 2011, 2012 елларда Теләче районы Сабан туе Баш батыры.

2004 ел, декабрь — татарча көрәштән үсмерләрнең Ульяндагы Россия беренчелегендә I урын.

2006 ел, октябрь — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләгенә оештырылган бәйгедә III урын, 2008—2011, 2013 елда I урын, 2012 елда II урын.

2006—2008, 2010—2012 еллар, ноябрь — Татарстан чемпионатында I урын, 2013 елда III урын.

2006—2008, 2010—2012 еллар, декабрь — Россия чемпионатларында I урын.

2007, 2008, 2010—2013 ел, февраль — «Ватаным Татарстан» газеты герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә уздырылган бәйгеләрдә I урын.

2007 ел, апрель — Казан чемпионатында I урын.

2008 ел, март — билбаулы көрәштән Санкт-Петербург төньяк башкала мэры Валентина Матвиенко бүләгенә Россиякүләм ярышларда I урын.

2010 ел, апрель — Татарстан Рсепубликасының атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә Түбән Камада оештырылган Россиякүләм ярышларда I урын.

2011 ел, апрель — билбаулы көрәш осталарының Татарның беренче олимпия батыры Шәзам Сафин истәлегенә Мәскәү өлкәсендәге Подольск шәһәрендә оештырылган халыкара ярышларда I урын.

2011 ел, май — Литва Республикасының Шауляй шәһәрендә Аурупа чемпионатында I урын.

2011 ел, август — "Батырлар бәйге"сендә II урын.

2011 ел, сентябрь — билбаулы көрәштән Чиләбедәге Россия чемпионатында III урын.

2012 ел, февраль — Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының атказанган тренерлары Әсхәт Шәйхетдинов һәм Мәгаз Сәхәбетдинов исемендәге бүләкләренә Биектауда узган Россиякүләм бәйгедә I урын.

2012 ел, сентябрь — Билбаулы көрәш федерациясенең беренче президенты Риф Гайнанов истәлегенә Уфада уздырылган халыкара бәйгедә II урын.

2013 ел, октябрь — Башкортстан Республикасының Салават шәһәрендә узган дөнья чемпионатында I урын.

2013 — Федераль Сабан туеның (Төмән) абсолют батыры.

2014 — «Планетада иң көчле көрәшче».

2015 — Россиянең атказанган спорт мастеры[5].

2017 — Федераль Сабан туеның (Әстерхан өлкәсе) абсолют батыры.

2019 — XIX Федераль Сабан туеның (Новосибирск) абсолют батыры[6].

2022 — XII Бөтенроссия авыл Сабан туеның (Аксюн, Ләмбрә районы, Мордовия) абсолют батыры[7][8].

« Барысы да көрәште. Гадел, чиста көрәш барды.
Раил Нургалиев[9]
»

2022 — «Манзара» спорт-музыка премиясе, IV урын[10].

2023 — XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның (Җәмәле, Идел буе районы, Әстерхан өлкәсе) абсолют батыры[11]. Финалда Муса Галләмовны отып, Баш батыр исеменә лаек була. Баш батырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Лада Гранта» автомобиле бүләк ителә (бәйгеләрдә отып алган 38 нче машинасы)[12].

2024 — Казанның Тынычлык бистәсе Сабан туеның Баш батыры[13].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

2007 — Татарча көрәштә Татарстанның спорт остасы.

2011 — Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы.

2013 — Билбаулы көрәштән Россиянең спорт остасы.

2020 — Россиянең спорт мастеры.

Гаиләсе

Хатыны Чулпан, балалары: кызы, улы Бәхтияр.[14]

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Нургалиев Раиль Ринатович. Статистика и аналитика развития спорта в России [рус.]
  2. Энҗе Габдуллина. Көрәшче Раил Нургалиев: «Минем җиңүдән көнләшүчеләр бар». Интертат, 21.02.2020
  3. Борец из Тюлячей стал абсолютным батыром федерального Сабантуя. Бизнес-Онлайн, 3.08.2013 [рус.]
  4. Нургалиев Раиль Ринатович / МБУ «Спортивная школа» Высокогорского муниципального района РТ(үле сылтама)
  5. Раил Нургалиев — Россиянең атказанган спорт остасы. tulachi.ru
  6. Аяз Исмагилов. Абсолютным батыром федерального Сабантуя стал Раиль Нургалиев из Татарстана. Татар-информ, 9.06.2019
  7. Эльза Кузнецова. Раиль Нургалиев из Татарстана стал абсолютным батыром Всероссийского сельского Сабантуя. Татар-информ, 2.07.2022
  8. Никита Дымов. Главный батыр Сабантуя: «Здесь собрались сильнейшие борцы». Известия Мордовии, 3.07.2022 [рус.]
  9. [https://vk.com/wall-183169097_102574 Көрәшче Раил Нургалиев: «Көрәш гадел һәм чиста булды»
  10. Нишләдең син, Раил?
  11. Энҗе Габдуллина. Раил Нургалиев Әстерхан өлкәсендәге Бөтенроссия Сабан туеның абсолют батыры булды. Татар-информ, 27.05.2023
  12. Камилә Билалова, Энҗе Габдуллина. Бөтенроссия Сабан туеның абсолют батыры Раил Нургалиев: Бу минем 38нче машина. Татар-информ, 27.05.2023
  13. Көрәшче Раил Нургалиев Казан Сабан туенда 39 нчы машинасын отты
  14. «Мин татарча көрәшәм»: Татарстанның иң көчле көрәшчеләренең берсе Раил Нургалиев белән ачыктан-ачык әңгәмә.(үле сылтама) Биектау муниципаль районы, 2.06.2017

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә