Аксюн

Аксеново (рус. Аксеново) — Мордовиянең Ләмбрә районына керүче татар авылы. Саранск-Сембер автомобиль юлы өстенә урнашкан. Күрше Инят авылы белән Аксюн авыл советын тәшкил итә.

Авыл исеме, аны нигезләүче йомышлы татарлар Аксеновлар фамилиясеннән килә. 1869 елгы Атемар дисәтинәсендә Сөнбәй Аксенов искә алына.

1869 елда авылда 83 йорт булган.

Урта мәктәп, ике мәчет бар.

Халык

2002[1] 2010[1]
1573 1496

Милли состав (2002): татарлар – 97,0%, руслар — 2,0%.[2]

Танылган шәхесләр

Искәрмәләр

  1. 1 2 Численность и размещение населения Республики Мордовия (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-07-25, retrieved 2013-06-22 
  2. 2002 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-06-22 

Чыганаклар

Тема буенча өстәмә