Пензятка
Пензятка (рус. Пензятка) — Мордовиянең Ләмбрә районына керүче татар авылы. Щербак һәм Тарасполь авылларын керткән Пензятка авыл советы үзәге. Пензятка елгасы буенда урнашкан.
Авылны темников татарлары 1642 елда нигезли. Авыл атамасы мордвачадан "пеньзара, пеньсара" - сазлы елга тамагын аңлата.
Авылда 1869 елга 191 йорт булган. 1894 елда 285 йортта 2 057 кеше яшәгән; 2 мәчет, 2 мәктәп. 1913 елда - 2 татар мәктәбе, 3 икмәк кибете, 2 янгын сүндерү машинасы, 9 җил тегермәне, 2 май атлагыч гөбе, тимерчелек, 14 кибет.
2006 елга авылда 1190 кеше яши.
Пензяткада Советлар Союзы Герое Асыйм Баляев туып үскән.
Халык
Чыганаклар
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Численность и размещение населения Республики Мордовия (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-07-25, retrieved 2013-06-22
- ↑ 2002 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-06-22
Сылтамалар
- Пензятка сайты
- Многоликая Мордовия(үле сылтама)