Нәбиуллин
Нәбиуллин ― фамилия. Гарәп теленнән кергән Нәбиулла («Аллаһының пәйгамбәре») исеменнән ясалган.
- Альберт Нәбиуллин (Армандо Диамантэ, 1972), «Мастеровые» театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2023).
- Газиз Нәбиуллин (1920―1986), язучы.
- Вәли Нәбиуллин (1914―1982), БАССР Югары шурасы (1939―1947), БАССР МШ (1951―1962) рәисе.
- Илмир Нәбиуллин (1995), футболчы.
- Илсур Нәбиуллин (1960), спортчы (көрәшче). Милли төрдән Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының спорт остасы (1991).
- Мансур Нәбиуллин (1922―), Бөек Ватан сугышында катнашучы.
- Наил Нәбиуллин:
- Наил Нәбиуллин (1939), шагыйрь, композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Наил Нәбиуллин (1989), журналист, мөхәррир. «Азатлык» Татар яшьләре берлеге рәисе (2010 елдан).
- Илүсә Нәбиуллина (1958), укытучы, журналист, язучы.
- Эльвира Нәбиуллина (1963), Россия Үзәк банкы рәисе (2013 елдан).