Наил Нәбиуллин (1989)

Наил Нәбиуллин, Наил Әнәс улы Нәбиуллин (1989 елның 27 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Нурлат) - татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе, «Азатлык» Татар яшьләре берлеге ([1]) рәисе (2010 елдан). Coat of Arms of Kazan (Tatarstan) (2004).png Казанда татар теленә һәм аның Flag of Tatarstan.svg Татарстан Республикасында дәүләт теле статусына ихтирам ителүгә багышланучы яшь татар активистлары уздырган чараларны оештыручы һәм аларда актив катнашучы шәхес. Һәр елны уза торган "Хәтер көне" чараларының оештыручыларының берсе.

Тәрҗемәи хәле

1989 елның 27 июнендә Татарстан АССР Нурлат шәһәрендә туган. КФУның татар журналистикасы бүлеген тәмамлаган (2020 елда)[1].

Эшчәнлеге

2010 елдан«Азатлык» Татар яшьләре берлеге рәисе.

2015 елданрус һәм татар телләрендә нәшер ителүче «Төрки караш» (Тюркский взгляд) гәҗитенең нәшире һәм баш мөхәррире [2]. Газетаның 2020 елның 12нче санында беренче биттә «Азәрбайҗан, кардәшләребез! Безнең йөрәкләребез сезнең белән!» дигән баш язуы өчен Казан прокуратурасыннан «Экстремизмга каршы тору турында»гы законны бозуга юл куймау турында кисәтү алган[3].

Файл:Тюркский взгляд.jpg
Казан прокуратурасыннан кисәтү алган газетаның 2020 елгы 12нче саны белән

2020 елда Казанның Каюм Насыйри урамы, 10нчы йортта «Татар акчасы музее»н оештыручыларның берсе [4].

Гаиләсе

Гаиләсе белән Төркиядә яши [5].