Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе
Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе (рус. Региональная общественная организация «Федерация корэш Республики Татарстан») — төбәк иҗтимагый оешмасы.
Тарихы
1998 елның 9 июнендә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре, Россиянең атказанган тренеры Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдиновның укучылары (барлыгы 55 кеше) Татарстан Республикасының спорт көрәше җәмгыятен төзү турында карар кабул итәләр. Җәмгыять төзелгәч, Татарстанның танылган көрәшчеләре хөрмәтенә билбау көрәше, ирекле һәм классик көрәш буенча ярышлар уздырыла.
2004 елның 30 апрелендә җәмгыятьнең исеме Татарстан Республикасы билбау көрәше федерациясе итеп үзгәртелә һәм аның эшче органнары сайлана. Федерация Президенты вазифалары Хәбир Сабир улы Хәбибуллин башкара. Бу федерацияне төзүдә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәрләре, Россиянең атказанган тренерлары Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдинов һәм Мәгаз Мөбарәкша улы Сәхәбетдинов, шулай ук Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин катнаша.
2004 елның 8 сентябрендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан теркәлә.
2011 елның 1 июлендә федерация Президенты итеп Марат Готыф улы Әхмәтов сайлана[1].
Озак еллар Көрәш федерациясенең башкарма директоры вазифаларын Хәбир Хәбибуллин[2], соңрак Равил Хәйруллин башкара. 2021 елда башкарма директоры итеп, милли көрәш буенча атказанган спорт остасы һәм авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марсель Таһиров билгеләнә[3].
2025 елның 15 февраленнән федерация рәисе итеп Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин билгеләнә[4].
Максаты
Билбаулы спорт көрәшен, сәламәт яшәү рәвешен үстерү һәм таныту.[5].
Эшчәнлек төрләре
Җитәкчеләр
- Президиум рәисе — Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин.
- Башкарма директор — Марсель Шәрифҗан улы Таһиров.
Федерация тарафыннан уздырылган халыкара һәм бөтендөнья ярышлар
2005, 2015, 2016, 2018—2020 еллардагы дөнья чемпионаты.
2015, 2018 — Россия чемпионаты.
2013—2014, 2017—2018 — дөнья беренчелеге.
2005, 2015, 2019 — Россия беренчелеге.
2006 — Россия Кубогы.
2009 елда Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы бүләгенә Бөтенроссия турниры.
Бүләкләр
«БРИКС илләре уеннары — 2024» оештыруга һәм уздыруга керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ О Федерации
- ↑ Федерация җитәкчелеге
- ↑ Татарстан көрәш федерациясенә яңа башкарма директор билгеләнде
- ↑ Зөлфия Шәвәлиева. Татарстан Көрәш федерациясенә яңа рәис сайланды. tatar-inform.tatar (15 февраль 2025).
- ↑ Устав