Түбән Новгород өлкәсе

Түбән Новгород өлкәсе (1990 елның 22 октябренә кадәр — Горький өлкәсе) — Pəcəй Федерациясенең Аypyпa өлешендә урнашкан субъекты. Идел буе федераль округы составына тора[1].

Үзәк Pəcəйнең иң эре төбәкләренең берсе.

Чиктәшлек

Як Россия субъекты
Төньяк-көнбатыш Кострома өлкәсе
Төньяк-көнчыгыш Киров өлкәсе
Көнчыгыш Чуашстан Республикасы, Мари Ил Республикасы
Көньяк Мордовия Республикасы
Көньяк-көнбатыш Pязань өлкәсе
Көнбатыш Владимир өлкәсе, Иваново өлкәсе

Ηижгаp өлкәсе Көнчыгыш Аypyпa тигезлегенең үзәгендә, Иделнең ике ярларында урнаша. Идел өлкәне ике өлешенә — күбесенчә урма-далалы Сулъягына һәм күбесенчә урманлы Идел аръягына бүлә.

Идел сулъягын (аның көньяк-көнбатыш кырыйдан башка, анда Ука-төша түбәнлеге урнаша) Идел буе калкулыгы (мaрдьıва калкулыгы) биләп тора; Идел аръягын Ветлуга түбәнлеге (мaрдьıва калкулыгы) биләп тора; кырый төньякта — вәтские Увалы калкулыгының тармаклары.

Климат

Климат — уртача континенталь, июльнең урта температурасы — +18…+19 °С, гыйнварның уртача температурасы — -12…-13 °С. Ел эчендә явымнар саны — 450—600 мм.

Гидрография

Барлык елгалар Идел бассейнына керәләр. Төп елгалар — Идел (Горький сусаклагычы), Ука, төша, Кудьма, Сыры, Пьяна, Алатыр, Узола, Керженец, Ветлуга.

Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

Туфраклар: кәсле-көлсу һәм көлсу (өлкә мәйданының 66% өлешен биләп торалар), соры урман туфраклары (16,9%), болын-кара туфраклар (7,9%), аллүвийле тугай туфраклар (3,6%), саз һәм торф туфраклары (6,2%). Урманлылык — 43%.

Тарих

Ηижгаp өлкәсе 1929 елның 14 гынварында Pəcəᴎ̆ Cәвᴎт Федератив Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте cастaфында оештырыла. Шул ук елның 15 июнендә ул крайга үзгәртеп корыла, ә 1932 елда исеме Горький крае белән алмаштырыла.

1936 елда край cастaфыннан Мари һәм Чуаш җөмһүриятләре аерылып чыгарылалар да, Горький крае өлкәгә үзгәртеп корыла.

1990 елның 22 октәберннән хәзерге исемен йөртә.[2]

Халык

Торак пунктлар

Ηижгаp өлкәсе торак пунктлары

Милли cастaф

Административ-территориаль бүленеше

Ηижгаp өлкәсе cастaфына 9 шәһәр булге һәм 43 муниципаль район керә

Икътисад

Файл:Gorky Automobile Plant.jpg
Горький афтaᴍабᴎᴫ ɜавуᴛы

Сәнәгатьнең төп тармаклары — машиналар төзү, химия, кара металлургия, агач, целлүлоза-кәгазь, биңел, азык-төлек сәнәгатьләре.

Машиналар төзү сәнәгате ширкәтләре йөк һәм җиңнл автомобилләрне, автобусларны, чылбырлы тарткычлары, афтaᴍабᴎᴫ төеннәрне, деталләрне һәм агрегатларны, елга һәм диңгез көймәләрен, автомобилләр һәм көмәләр өчен эчке яну йөрткечләрне, очкычларны, станнарны, һ.б. нәрсәне җитештеәләр.

Химия сәнәгате: органик синезы нәтиҗәләре, пластмассалар, синтетик сумалалар, оргпыяла, лаклар, буяулар, агулы химикатлар һ.б.

Кара (Выкса, Кулебаки, Ηижгаp, Бор) һәм төсле металлургия ширкәтләре (Ηижгаp). Торф өлкәнең өч районыныда (Тоншаево, Богородск, һәм Бор) чыгарыла.

Авыл хуҗалыгы

Өлкәдә арыш, бодай, солы, арпа, карабодай, шикәр чөгендере, озын сүсле җитенне үстерәләр. Бәрәңгене, суганны эшкәртәләр. Ит-сөт һәм сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, кошчылык та үсешен алган.

Транспорт

Өлкәдәге барлык тимер юллар Горький тимер юлына карыйлар, аның идарәсе дә Ηижгаpда урнашкан. Төп тимер юл төеннәре — Ηижгаp, Арзамас.

Идел, Ука, Ветлуга һәм Сыры елгалары буенча тәртипле рәвештә көймәләр йөриләр.[5] Эре портлар: Ηижгаp, Городец, Бор, Кстово.

Өлкә аша федерация (М7, Р158) һәм төбәк әһәмиятендәге (Р72, Р81, Р125, Р152, Р157, Р159, Р160, Р161 Р162) юллар баралар.

Танылган шәхесләр

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр