Горький крае

Горький крае (рус. Горьковский край) — 19261936 елларда булган РСФСР составында административ-территориаль берәмлеге.

Административ үзәгеГорький (1932 елга кадәр — Түбән Новгород) шәһәре.

Тарих

Түбән Новгород крае 1929 елда Түбән Новгород өлкәсен, Мари һәм Вәтәк автономияле өлкәләрен һәм Чуаш АССР-ын берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Башта край 2 автономияле өлкәгә һәм 7 бүлгегә бүленгән; алар, үз чиратта, районнарга бүленгәннәр. 1930 елда бүлгеләр юкка чыгарыла, ә районнар край хакимиятенең туры буйсынуга күчерелә.

1932 елның 7 октябрендә Түбән Новгородның Горькийга исемен алмаштыру аркасында Түбән Новгород крае Горький крае исемен ала.

1934 елда Горький краеның төньяк-көнчыгыштагы районнарыннан һәм Свердловск өлкәсенең көнбатыштагы районнардан Киров крае оештырыла; Киров крае составына Удмурт автономияле өлкәсе кертелә.

1936 елда Горький крае Горький өлкәсенә, Мари АССР-ына һәм Чуаш АССР-ына бүленә.

Административ бүленеш

Шулай ук карагыз

Тышкы сылтамалар

Төркемнәр