Сыртланова урамы (Казан)
Сыртланова урамы, Мәгубә Сыртланова урамы (рус. улица Сыртлановой, улица Магубы Сыртлановой) – Казанның Идел буе районындагы (Горки-1 микрорайоны) урам. Җиңү проспекты белән киселештә башлана. Х. Мәүлүтов урамы белән киселештә тәмамлана. Гарифҗанов урамы белән кисешә. ССРБ Каһарманы
хәрби очучы Мәгубә Сыртланова (1912-1971) исемен йөртә.
Тарих
1972 елның 30 маенда Казан хезмәт ияләре депутатларының шәһәр шурасы карары белән Казанның Идел буе районындагы урамга Советлар Союзы Герое (1946), хәрби очучы Мәгубә Сыртланова (1912-1971) истәлегенә аның исеме бирелгән. М.Х. Сыртланова 1947-1971 елларда Казанда яшәгән, 1971 елның 1 октябрендә Казанның Татар зиратында җирләнгән.
Игътибарга лаек объектлар
- Балалар скверы[2]
- 6нчы йорт – Гимнастика буенча федераль үзәк
- 21нче йорт – 10нчы балалар поликлиникасы
- 52 нче гимназия (Гарифҗанов урамы). М. Сыртланова музее эшли[3].
Галерея
Сыртланова урамы
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 https://www.pochta.ru/indexes/05562e0e-2087-47ee-9c07-fb77780564b8
- ↑ Парк на Сыртлановой. Выбирай.ру, 13.07.2015
- ↑ 52нче гимназия сайтында М. Сыртланова музее, archived from the original on 2020-08-08, retrieved 2017-08-24