Мәгубә Сыртланова

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы


Мәгубә Сыртланова
Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова
Памятник Магубе Сыртлановой в Белогорске (2018).jpg
Туган көне 15 июль 1912(1912-07-15)
Туган
Вафат көне 1 октябрь 1971(1971-10-01) (59 яшь)
Вафат булган җире
Ил
Эшчәнлеге лётчица
Бүләк һәм премияләр
Советлар Союзы Герое
Ленин ордены Кызыл Байрак ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены В.И.Ленинның 100 еллыгы уңаеннан мидәл медаль «За оборону Кавказа» «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» мидәле юбилейная медаль «Двадцать лет Победы в Великой Отечественной войне 1941—1945 гг.» медаль «За освобождение Варшавы» юбилейная медаль «50 лет Вооружённых Сил СССР»

Мәргубә Хөсәен кызы Сыртланова (рус. Магуба Гусейновна Сыртланова) — гвардиянең өлкән лейтенанты — очучы, Советлар Союзы Герое.

Тәрҗемәи хәл

Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова 1912 елның 15 июлендә Уфа губернасының (хәзер Башкортстан Республикасы), Бәләбәй шәһәрендә крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул 1929 елдан Ташкәнттә телеграфист булып эшли, аннары гражданнар авиациясенең Урта Азия идарәсендә һава линияләре технигы вазифасын башкара. Мәгубә Тбилисида аэроклуб һәм Үзәк планер мәктәбен тәмамлый.

1941 елның июленнән М.Сыртланова Совет армиясендә звено командиры булып санитар авиация отрядында оча. 1942 елның декабреннән ул Бөек Ватан сугышы фронтларында – 4 нче һава армиясенә караган 325 нче төнге бомбардировщиклар авиациясе дивизиясенең 46 нчы гвардия полкында эскадрилья командиры урынбасары була. Очучы 2 нче Белоруссия фронты авиациясе составында Кавказ (1942-43 еллар), Тамань ярымутравы (1943), Кырым (1944), Илбау-Сандомир (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (икесе дә 1945 ел) юнәлешендәге һөҗүм сугышларында катнаша. Гвардия өлкән лейтенанты М.Сыртланова 1945 елның маена кадәр 780 сугышчан очыш ясый һәм дошманның күп кенә гаскәри көчләрен һәм техникасын юк итә.

М.Сыртланова Ленин, ике Кызыл Байрак, II нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1946 елның 15 маенда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң М.Сыртланова запаска чыга. Казан шәһәрендә яши, заводта эшли. М.Х.Сыртланова 1971 елның 1 октябрендә вафат була.

Аның исеме Казан һәм Бәләбәй шәһәрләренең урамнарына, Казанның 52 нче мәктәбенә һәм Бәләбәйнең 2 нче мәктәбенә бирелгән. Бәләбәйдә М.Сыртланова музее ачылган, Благовещенск шәһәрендә (Башкортстан) Геройның бюсты куелган.

Шулай ук карагыз

  • «төнге сихерче»

Чыганаклар

Сылтамалар