Сәхнә (журнал)

«Сәхнә» («Сәхнә» журналы) — Казанда татар телендә нәшер ителүче, татар сәнгатен һәм төрки дөньяның мәдәни тормышын яктыртучы театр һәм эстрада журналы, айлык басма. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2022) [1].
Басманың директоры - баш мөхәррире – Зиннур Хөснияр (Зиннур Хөснетдинов).

Тарих

undefined

2002 елдан чыга. Беренче елында төсле тышлы аклы-каралы, төсле вкладышлы газета буларак нәшер ителгән. Басманы башлангыч чорында Туфан Миңнуллин җитәкли.

Бүлекләре

Татар композиторлары Сәхнәләрдә ниләр бар
Бу - тарих Алкышлар
Интервью Премьера
Афәрин Вакыйга
Кадерле кадр Бәйрәм
Респект Сәяхәт
Киңәш казаны Мә, мәзәк[2]

Тематика

Татарстанның, төрки дөньяның театр һәм мәдәни тормышын яктыртучы айлык төсле журнал.

Аудитория

Журнал киң катлам укучыга юнәлдерелгән. Һөнәри театр һәм эстрада сәнгате вәкилләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар арасында аеруча популяр. Андагы язмалар өлкән, урта буын вәкилләре өчен дә, яшьләр өчен дә кызыклы[3].

Таратылу

Татарстанда һәм татарлар яшәгән Россия төбәкләрендә.

Таратылу чаралары

  • Язылу, ирекле сату.

Искәрмәләр

  1. Премия им.Д.Сиразиева. 2022 елның 29 март көнендә архивланган. Министерство культуры Республики Татарстан, 28.03.2022
  2. Сәхифәләр саннан-санга үзгәреп торырга мөмкин
  3. Журналның рәсми сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-07-14 

Сылтамалар