Эмиль Талипов
Эмиль Мансур улы Талипов (рус. Эмиль Мансурович Талипов; 27 гыйнвар 1984, Кадыш, Биектау районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. Татарстанның атказанган артисты (2018). Муса Җәлил исемендәге (2013), «Тантана» (2021) һәм Габдулла Тукай исемендәге (2026) премияләр лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
1984 елның 27 гыйнварында Татарстан АССРның Биектау районы, Кадыш авылында (1998 елдан Казанның Авиатөзелеш районы составындагы бистә булып тора) туа.
Ул кечкенәдән үк вокал бәйгеләрендә катнашып, еш кына беренче урыннарны яулый. Фёдор Шаляпин исемендәге малайлар хор гимназиясен (музыка мәктәбен) тәмамлый. Казанга театр училищесының музыкаль комедия бүлегенә җырчы булырга хыялланып килсә дә, аңа актёрлык һөнәренә укырга тәкъдим итәләр.
Казан театр училищесын (2005, укытучылары — Әмир Камалиев, Ришат Хаҗиәхмәтов), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актёрлык (2008, укытучысы — Фәрит Бикчәнтәев) һәм режиссёрлык (2008) бүлекләрен тәмамлый.
Иҗаты
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 2008 елдан бирле эшли. Режиссёрлык осталыгын да камилләштерә: Камал театры сәхнәсендә Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә — адәм баласы» спектаклен куя, Илгиз Зәйниевның «Бәби» спектаклендә режиссёр ассистенты вазифасын башкара.
Пародияләр ясау остасы. Иң беренче пародиясен Минтимер Шәймиевка багышлый, соңрак Айдар Галимов, Айдар Фәйзрахманов, Салават Фәтхетдинов, Илдар Хәйруллин, Равил Шәрәфиев, Хәмдүнә Тимергалиева кебек танылган шәхесләргә дә пародияләр иҗат итә.
Киноактёр буларак та билгеле. «Дилемма» (режиссёр Рамил Төхфәтуллин, 2007), «Ерактагы йолдызым», «Ялан аяклы кыз — 2», «Реальная сказка» (режиссёр Андрей Мармонтов, 2011), «Братья» (Ринат Кәримовның диплом эше, 2016) фильмнарында уйный. «Поэт на все времена» документаль фильмында Такташ ролен башкара.
2025 елда «Особняк Демидов» театр резиденциясендә режиссёр Айдар Җаббаров Михаил Шолоховның «Судьба человека» («Кеше язмышы») әсәре буенча спектакль куя. Эмиль Талипов премьерада төп образны гәүдәләндерә.
2026 елның апрелендә Галиәсгар Камал театрында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең яңа версиясе сәхнәләштерелә. Яңа куелышта Әҗәл ролен Эмиль Талипов башкара[1].
Башкарган кайбер рольләре
- Ильяс (төп роль) — «Мәхәббәт FM», Илгиз Зәйниев;
- Миркәй — «Миркәй белән Айсылу», Нәкый Исәнбәт;
- Ялкын — «Бәби», Илгиз Зәйниев;
- Исмәгыйль — «Җилкәнсезләр», Кәрим Тинчурин;
- Әбүталип — «Мәңгелек буран», Чыңгыз Айтматов;
- Әсфәндияр — «Мулла», Туфан Миңнуллин;
- Бишпот Хәйбулла — «Арбалы хатыннар», Зәки Зәйнуллин;
- Рафаэль — «Искән җилләр көенә», Зөлфәт Хәким;
- Корбанов — «Үлеп яратты», Ркаил Зәйдулла;
- Зәйтин — «Минем исемем Кызыл», Орхан Памук;
- Архиепископ — «Ричард III», Уильям Шекспир;
- Исмәгыйль — «Галиябану, сылуым-иркәм», Мирхәйдәр Фәйзи, Туфан Миңнуллин һәм башкалар;
- Андрей Соколов — «Судьба человека», Михаил Шолохов;
- Әҗәл — «Әлдермештән Әлмәндәр», Туфан Миңнуллин.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Муса Җәлил премиясе (2013) — Корбанов («Үлеп яратты», Ркаил Зәйдулла), Әсфәндияр («Мулла», Туфан Миңнуллин) рольләрен башкарган өчен[2];
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы (2015)[3];
- Татарстанның атказанган артисты (2018)[4];
- «Тантана» премиясе, «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясе (2021) — Камал театрында куелган «Хуш авылым» документаль спектаклендәге роле өчен[5];
- «Тантана» премиясе, «Иң яхшы ир-ат роле» номинацииясе (2025) — Камал театрында сәхнәләштерелгән «Тукайның кайтуы» спектаклендә Габдулла Тукай ролен башкарган өчен[6];
- Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (2026 ел) — «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен.
Гаиләсе
Әтисе — Татарстанның атказанган укытучысы, җырчы Мансур Талипов, әнисе — Әлфия. Алар чыгышлары белән Мамадыш районының Яңа Комазан һәм Ташлы авылларыннан. Аның ике игезәк апасы бар.
Өйләнгән. Хатыны — Илсөяр Талипова, табибә[7].
Эмиль Талипов гармунда һәм гитарада уйный.
Искәрмәләр
- ↑ Радиф Кашапов. Ильгиз Зайниев, Рамиль Тухватуллин, Эмиль Талипов вернули «Старика из деревни Альдермыш». realnoevremya.ru (11 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2026.
- ↑ “Шәһәрчеләр” – Эмиль Талипов: “Без күпне кичергән милләт, аңа зыян сала торган проектларда катнашасым килми”. 5 май 2026 тикшерелде.
- ↑ Талипов Эмиль Мансурович (рус.). kamalteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
- ↑ Эмиль Талипов һәм Ләйсән Фәйзуллина - атказанган артистлар! (там.). kamalteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
- ↑ Камаловцы стали лауреатами премии "тантана" в 3 номинациях (рус.). kamalteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
- ↑ Во Всемирный день театра объявили победителей Ежегодной театральной премии Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана» (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
- ↑ Эмиль Талипов: «Гаиләдә бер-береңнең кимчелекләрен күрмәскә кирәк». yashel-uzan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2026.
Сылтамалар
- Эмиль Талипов. Камал театры сайты