Айдар Галимов
Айдар Гани улы Галимов (Айдар Галимов, рус. Галимов, Айдар Ганиевич, 23 февраль 1967, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы) – Россия җырчысы. Башкортстан Республикасының (1995) һәм Татарстан Республикасының (1996) атказанган артисты, Башкортстан Республикасының (2011) һәм Татарстан Республикасының (2008) халык артисты.
Тормыш юлы
Галимов Айдар Гани улы 1967 елның 23 февралендә Казакъ ССРның Целиноград өлкәсендәге Мәдәният авылында туа. Бер елдан гаилә Башкортстандагы Миякә районындагы Зур Кәркәле авылына кайта.
Белеме
Уфа автотранспорт техникумын тәмамлагач (1986), СССРның хәрби көчләрендә, Каунас һава-десант гаскәрләре дивизиясендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң Башкорт дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә һәм 1993 елда аны тәмамлый.
1996—2001 елларда Казан дәүләт педагогика университеты музыка факультетының вокал бүлегендә икенче югары белем ала.
Иҗат юлы
1989 елда Башкортстанның 70-еллыгына багышланган радиоконкурста җиңү яулый.
1990 елда Туймазы шәһәрендә «Татар җыры» дипломаты була.
1990–1993 елларда — «Авангард» мәдәният йорты һәм «Азамат» ВИА вокалисты.
1993 елда аның җитәкчелегендә «Айдар» эстрада студиясе оеша, соңрак ул «Айдар» театр-студиясе дип атала башлый.
Профессиональ сәхнәдә «Моңнар кайтсын авылга» (Р. Чурагулов, Р. Хакимов) җыры белән дебют ясый.
Гастроль эшчәнлеге 1993 елда башлана. Концертлары Казанда, Уфада, Татарстан һәм Башкортстанның төрле шәһәрләрендә һәм Россия Федерациясенең күпчелек төбәкләрендә уза. Беренче чит ил гастрольләре Үзбәкстанда (1995, 1996) була. Җырчы Финляндия (1997, 2003), Латвия (2003), Эстония (2003), АКШ (1998, 2001), Төркия (2005) һәм Казакстанда (2008) гастроль чыгышлары ясый. Аның гастроль турлары ел саен Көнбатыш Себер, Урал, Идел буе, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта уза.
2025 елда «Татар җыры» фестивалендә «Алтын барс» ота. Айдар Галимов фестивальнең төп бүләге ― 25 «Алтын барс» иясе[1][2].
Бүләкләре
- Татар һәм башкорт милли мәдәният өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен Айдар Галимовка Башкортстанның атказанган артисты (1995) һәм Татарстанның атказанган артисты (1996) исемнәре бирелә.
- 2008 елның 23 маенда Татарстан республикасы президенты Минтимер Шәймиев Айдар Галимовка Татарстанның халык артисты югары исеме белән бүләкләү турындагы указга кул куя, ә 2011 елда җырчы Башкортстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек була.
- 2017 елның 17 февралендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җырчыны, 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Халыклар дуслыгы ордены (ru) белән бүләкли[3][4].
- 2022 ― Салават Юлаев ордены ― сәнгатьтә күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге һәм Башкортстанның милли мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен [5].
- 2025 ― Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2025)[6][7].
Дискографиясе
Айдар Галимов репертуарында татар, башкорт, рус, инглиз, үзбәк, төрек телләрендә башкарылган 400дән артык җыр бар. Аларның унлаганнары татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергәннәр.
Айдар Галимовның хәзергә 12 җыентыгы язылган:
- 1996 — Туган көнең белән!
- 1998 — Абага чәчәге
- 1998 — Вакытларны булмый туктатып…
- 1999 — Айдар 2000
- 2000 — Сезнең белән 10 ел бергә
- 2001 — Бәхет бит ул
- 2002 — Яшәргә икән, яшәргә!
- 2004 — Дәрвиш юлы
- 2005 — Син — минем җанымның яртысы (CD/DVD)
- 2005 — Еллар. Юллар. Жырлар (Live)
- 2007 — Лучшие песни 1990—1995 (сборник)
- 2008 — Син булганда…
- 2008 — Моң артыннан моңлы сәяхәт (DVD)
- 2009 — Гомер буйлап барам
- 2010 — Безнең кино (DVD)
- 2010 — Алтын коллекция 1990—2000, Алтын коллекция 2000—2010 (МРЗ)
- 2011 — Сөю юлы (DVD)
- 2013 — Бер мизгел (DVD)
- 2014 — Язган язмышыбыз (СD)
- 2016 — Яңа сулыш (CD)
- 2016 — Рәхмәт сиңа, җырым-канатым! (DVD)
- 2017 — Яңа сулыш (DVD)
- 2017 — Ак хыяллар (MP3 сборник)
- 2017 — «50 яшь» юбилей концерты (DVD).
Шәхси тормышы
Тормыш иптәше Зилә Яласова белән Уфа автотранспорт техникумында укыганда танышканнар. Кызлары — Гүзәл белән Айгизә, улы Данияр, оныклары бар.
2025 елның 4 апрелендә җырчы әнисе Бибинур Галимованы соңгы юлга озатулары турында хәбәр итә. 2021 елда Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров Айдар Галимовның әти-әнисе Бибинур һәм Миңнегани Галимовларны «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бүләкләгән була[8].
Искәрмәләр
- ↑ Рамис Латыпов. 25-й фестиваль «Татар җыры»: Пафос ушёл, но песни остались. Итоги главного музыкального события года (рус.). www.dzen.ru (12 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
- ↑ «Татар җыры - 2023»: рекордсмен Айдар Галимов, первый “барс” в 60 лет и печальный Данир (рус.). Миллиард Татар (23 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
- ↑ БР Башлыгы рәсми сайтында (PDF), archived from the original (PDF) on 2017-04-29, retrieved 2017-02-27
- ↑ «Ирек мәйданы», 2017 ел, 22 февраль
- ↑ Азат Гиззатуллин. Айдар Галимов на свой 55-летний юбилей получил орден Салавата Юлаева из рук Главы Башкирии. ИА «Башинформ», 23.02.2022 [рус.]
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 14.11.2025 № 836 ∙ Официальное опубликование правовых актов (рус.). publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2025.
- ↑ Инсаф Хужабирганов. Владимир Путин наградил артиста из Башкирии Айдара Галимова высоким званием (рус.). ИА «Башинформ» (14 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 ноябрь 2025.
- ↑ Спи спокойно, мама…: Айдар Галимов о потере матери (рус.). dzen.ru (4 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.