Факиль Әмәк
Факиль Әмәк | |
---|---|
Факил Сафин | |
Тулы исеме | Факил Минңемөхәммәт улы Сафин |
Туган көне | 2 гыйнвар 1954 (70 яшь) |
Туган | СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Әмәкәй |
Ил | |
Эшчәнлеге | язучы, журналист |
Бүләк һәм премияләр |
Факил Минңемөхәммәт улы Сафин, әдәби тәхәллүсе Факил Әмәк (рус. Факиль Миннемухаметович Сафин) (1954 ел) – татар язучысы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004). Татарстанның Габдулла Тукай (2021), Г. Исхакый (1999), А. Алиш (2018), Илдар Юзеев (2022) исемендәге премияләре лауреаты. 2022 елның июненнән ― Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе [1][2].
Тәрҗемәи хәле
Факил Сафин Мөслим районының Әмәкәй авылында 1954 елның 2 гыйнварында туа. Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли. Минзәләдә машина йөртүчеләр курсын тәмамлый.
1972-1974 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Ерак Көнчыгыш, Кытай чигендә хезмәт иткәндә дә әдәбият өлкәсендә иҗади эшчәнлеген туктатмый. Армиядән кайту белән, районның иң зур хуҗалыгы – “Михайловка”га комсомол оешмасы секретаре итеп, соңыннан Иске Карамалы мәдәният йортына директор итеп билгеләнә.
Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Педагогик эшчәнлеген Ф.Сафин Октябрь авылында башлый. Өйләнгәч туган авылына кайта, монда әдәбият, тарих һәм башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен укыта башлый.
1981 елда Октябрь мәктәбенең укытучылар үтенече белән әлеге мәктәпкә директор итеп билгеләнә. 1984 елда язмыш аны Чаллы шәһәренә китерә. Ул КамАЗ автомобиль заводына слесарь булып эшкә урнаша – башта конвейерда җыючы, аннары бригадир, мастер итеп билгеләнә. Эшләү дәверендә 1 класслы мастер дәрәҗәсенә күтәрелә, “КамАЗ”ның мактау тактасына исеме кертелә.
1988 елда Автозаводның мәгариф бүлеге аны педагогик эшкә чакыра. Ул 24 нче һәм 18 нче мәктәпләрдә тарих фәне укыта. Шәһәр тарихында беренче тапкыр рус телле балаларга “Татар халкының тарихы, әдәбияты, мәдәнияте” фәне керә башлый. Тиздән аны «Таң йолдызы» газетасында баш редактор урынбасары булып эшли. 1991 елның февралендә “КамАЗ” радиосының татарча программалар редакциясенә күчә.
1991 елның августында, журналист һәм шагыйрь, милли хәрәкәтнең актив катнашучысы булган Факил Сафин, «Аргамак» журналының проза һәм поэзия бүлегенә редактор итеп чакырыла. Аның беренче санын чыгаруда һәм журналны саклап калуга зур көч куя.
1995 елның сентябрь аеннан шәһәр идарәсе тәкъдиме белән Чаллы педагогик колледжына әдәбият фәнен укытырга бара. Студентларның хөрмәтен һәм яратуын яулый. Яңалыкка омтылу, яңа технологияләрнең һәм укыту-тәрбия эшендә яңа төр методиклар барлыкка килү шәһәр җитәкчеләрен яңа фәнни-методик журнал ачуга этәрә. Бу эш нәкъ менә Факилгә йөкләнә. Аның кул астында 1996 елның октябреннән «Фән һәм мәктәп» журналы чыга башлый.
Әдәбиятка ул бай тормыш тәҗрибәсе белән килә. Аның “Соңгы көз”, “Гөлҗиһан” повестьлары, “Биек тауның башларында” романы, “Саташып аткан таң” трилогиясе, күп сандагы хикәяләре, Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Бәшәр, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һ.б. язучылар, шагыйрьләр турында язылган фәнни-тикшеренү, критик язмалары, публицистик мәкаләләре, шигырьләре, эпиграммалары, пародияләре дөнья күрә.
2000 елның көзендә Казанга «Казан утлары» журналы редакторы итеп чакырыла. Ләкин 2001 елда шәһәр администрациясе һәм язучылар берлеге җитәкчеләре Чаллы шәһәрендә яңа әдәби-нәфис журнал чыгару эшен Ф.Сафинга йөклиләр. Кыска гына вакыт эчендә «Мәйдан. Чаллы» исемле әдәби-нәфис журнал оештырыла.
“Җыен” фонды белән үзешчән композиторлар арасында үткән балалар җырлары конкурсында лауреат исемен ала. “Тургай” җыр фестивалендә оештыруда да катнаша ул һәм беренче урынны ала. Ул шулай ук балалар иҗаты түгәрәген оештыручыларның берсе булып та тора. Балалар иҗаты йортында җитәкче булып эшләү дәверендә ул «Көмеш кыңгырау» газетасын хасил итүдә катнаша.
1996 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы; Язучылар берлеге рәисенең урынбасары.
2016 елдан Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе. 2018―2021 елларда ― «Мәйдан» журналының баш мөхәррир урынбасары ― филиал җитәкчесе, журналның редакция советы рәисе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1999 ― Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби премиясе лауреаты
- 2004 ― Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2018 ― А. Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты
- 2021 ― Тукай премиясе — "Саташып аткан таң" роман-трилогиясе һәм "Гөлҗиһан" повесте өчен[3]
- 2022 ― Илдар Юзеев премиясе[4]
Искәрмәләр
- ↑ Факил Сафин Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе итеп сайланды. Татар-информ, 9.06.2022
- ↑ Ляля Гайфутдинова.Факиль Сафин возглавил местное отделение Всемирного конгресса татар. Челнинские известия, 9.06.2022
- ↑ Тукай бүләге комиссиясе быелгы лауретлар исемен атаган. Азатлык радиосы, 22.04.2021
- ↑ Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреатлары ачыкланды. Татарстан Язучылар берлеге
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 - 703 с., илл
- Мөслим районының рәсми-мәгълүмати сайты
- 2 гыйнвар көнне туганнар
- 1954 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Мөслим районында туганнар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча язучылар
- Әлифба буенча журналистлар
- Әлифба буенча шагыйрьләр
- Әлифба буенча тәрҗемәчеләр
- Әлифба буенча филологлар
- ССРБ язучылары
- ССРБ журналистлары
- ССРБ шагыйрьләре
- ССРБ тәрҗемәчеләре
- ССРБ филологлары
- Русия язучылары
- Русия журналистлары
- Русия шагыйрьләре
- Русия тәрҗемәчеләре
- Русия филологлары
- Татар язучылары
- Татар журналистлары
- Филология фәннәре кандидатлары
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Шәхесләр:КамАЗ
- Илдар Юзеев премиясе лауреатлары
- Абдулла Алиш премиясе лауреатлары
- Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары