Наилә Кумысникова

Наилә Кумысникова, Наилә Халит кызы Кумысникова (4 апрель 1958, Казан) ― рәссам, декоратив-гамәли сәнгать вәкиле, сценограф, педагог, Татарстанның халык рәссамы (2017), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2009), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2023). 1987 елдан СССР Рәссамнар берлеге[d] әгъзасы.

Наилә Кумысникова – бүгенге көндә күн мозаикасы өлкәсендә иң билгеле рәссамнарның берсе.[1]

Тәрҗемәи хәле

1958 елның 4 апрелендә Казанда туган. Әтисе – Халит Лотфулла улы Кумысников (1926―2008), театр белгече, профессор (1992), Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1986). Әнисе ― Асия Хәсән кызы Хәйруллина (1921―2004), актриса, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992), Тукай премиясе лауреаты (1958). Бертуган апасы Җәмилә (1950), театр белгече. [2][3] 2нче санлы балалар сәнгать мәктәбен,[4] Казан сәнгать училищесының театр-декорация бүлеген (1977, Канәфи Афзалетдин улы Нәфыйков классы), В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтының[d] рәсем сәнгате факультетының театр-декорация бүлеген (1983; Михаил Михайлович Курилко-Рюмин[d] остаханәсе) тәмамлаган. Диплом эше итеп С. С. Прокофьевның «Өч әфлисунга мәхәббәт» (рус. Любовь к трём апельсинам) спектакленә декорацияләр һәм костюмнар эскизларын әзерләгән. [5][2]

Мәскәүдә югары белем алганнан соң Казанга кайткач, һөнәре буенча эш табылмый һәм Әлмәткә барып, җирле татар театры белән хезмәттәшлек итә, төрле спектакльләр өчен берничә оригиналь декорация ясый, Татарстан китап нәшрияты заказы буенча китаплар иллюстрацияли, рәсем сәнгате белән шөгыльләнүен дә калдырмый. [2] Үзенең иҗади ниятләрен Минзәлә яки Бөгелмә кебек периферия театрларында гына тормышка ашыра ала, әмма аның эше театрлар өчен кирәк булып чыкмый.[6]

Казанга әйләнеп кайткач, педагогик эшкә игътибарын туплый. [2] 1983―1997 елларда Казан сәнгать училищесының театр-декорация бүлегендә рәсем сәнгате һәм композиция укытучысы булып эшли. [7][8] Эшләгән елларында берничә талантлы театр рәссамы әзерли, алар арасында С. Н. Рябинин, Е. С. Ермолина, А. А. Исмәгыйлева, Н. В. Граханцева, М. А. Покалёв. [5][9]

1987 елдан СССР Рәссамнар берлеге, шулай ук Татарстан Республикасында «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗат иҗтимагый оешмасының бүлекчәсе әгъзасы. [7] 1982 елдан республика, зона, Бөтенроссия, Бөтенсоюз, халыкара күргәзмәләрдә актив катнаша. [5][10] Шәхси күргәзмәләре Казанда 1993, 1996 (А. С. Федотов белән берлектә), 1998 (Ф. Ш. Хасьянова һәм А. А. Тимергалина белән берлектә), 2013, 2018, 2023 елларда узган.[11][12]

Кумысникованың әсәрләре Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее, Казан шәһәре музей комплексы, «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы коллекцияләрендә, шулай ук шәхси тупланмаларда саклана[11][13]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Ире Александр Сергеевич Федотов (1955―2021), рәссам, 1983 елда В. И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаганнан соң өйләнешкәннәр. Улы Җәмил (архитектор, дизайнер).[6]

Искәрмәләр

  1. 1 2 Рузилә Мөхәммәтова. Тукай премиясен тапшырдылар, ул җитми калганнарга халык шагыйре исемен өләш... бирделәр! Интертат, 26.04.2023
  2. 1 2 3 4 Валеева-Сулейманова, 2013
  3. Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова. Выросшая в шапке. Казань, 11.04.2021
  4. Сиразева, 2021
  5. 1 2 3 Султанова, 2002
  6. 1 2 Гузель Валеева-Сулейманова. Выросшая в шапке. Журнал «Казань» (11 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2023.
  7. 1 2 Валеева-Сулейманова, 2006
  8. Султанова, 2021
  9. Все параметры шаблона {{cite web}} должны иметь имя. Наиля Кумысникова. Группа номер 2. Чем уникален выпуск сценографов КХУ 1990 года выпуска. «Идел» журналы.|date=16 апреля 2021|accessdate=3 апреля 2023}}
  10. Конькова, 2013
  11. 1 2 Выставка «Кожаная мозаика Наили Кумысниковой». Государственный музей изобразительных искусств Республики Татарстан (29 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2023.
  12. В Выставочном зале «Манеж» состоялось открытие персональной выставки Наили Кумысниковой «Кожаная мозаика. Театр. Живопись». Министерство культуры Республики Татарстан (22 ноябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2023.
  13. Оксана Романова. «Хазинэ» представит кожаную мозаику Наили Кумысниковой – номинанта на премию Тукая. Татар-информ (28 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2023.
  14. Диляра Рахимова. Абрек Абзгильдин вновь избран председателем правления Союза художников Республики Татарстан. Татар-информ (12 ноябрь 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2023.
  15. Указ Президента Республики Татарстан № УП-336 от 27 апреля 2017 года «О присвоении почетного звания „Народный художник Республики Татарстан“». Президент Республики Татарстан (27 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2023.

Әдәбият

Сылтамалар