Шәүкәт Гаделша
Шәүкәт Гаделша Шәүкәт Сибгатуллин | |
---|---|
Файл:Ш.Гаделша.jpg | |
Тугач бирелгән исеме: | Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин |
Псевдонимнар: | Шәүкәт Гаделша |
Туу датасы: | 16.09.1949 |
Туу урыны: | СССР, РСФСР, Төмән өлкәсе, Түбән Тәүде районы, Киндерле |
Ватандашлык: | ![]() ![]() |
Эшчәнлек төре: | шагыйрь |
Иҗат итү еллары: | 1970—х. в. |
Юнәлеш: | поэзия |
Жанр: | шигырь |
Иҗат итү теле: | татар теле |
Дебют: | «Ярык мөгез» (1997) |
Премияләр: | ![]() Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк |
Шәүкәт Гаделша, Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин (1949 елның 16 сентябре, СССР, РСФСР, Төмән өлкәсе, Түбән Тәүде районы, Киндерле) ― шагыйрь, 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2023).
Тәрҗемәи хәле
1949 елның 16 сентябрендә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы Киндерле авылында гаиләдә алты баланың иң өлкәне булып туган. Әтисе ― Гаделша Гишам улы, әнисе ― Фәрхия Алим кызы. Киндерле сигезьеллык мәктәбен, Ялутор шәһәре һөнәр училищесын (1967) тәмамлаган. Ике ел Киндерледә электромонтер булып эшли, аннары, Ямал ярымутравына китеп, Ямал-Ненец автономияле округы башкаласы Салехард шәһәренең балык комбинатында хезмәт итә. Кичке урта мәктәптә укый. Мәскәүгә М. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга чакырыла, ләкин кулында урта мәктәп тәмамлау турында документ булмау сәбәпле, институтка кабул ителми.
1972 елның көзендә Татарстанга, КамАЗ төзелешенә килә, төрле объектларда электромонтер булып эшли, кичке мәктәптә бер ел укып, кулына өлгергәнлек аттестаты ала. 1973 елда Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында университетның «Әллүки» әдәби берләшмәсен җитәкли. 1970-еллар ахырыннан башлап хезмәт урыннарын алмаштырып тора: Төмән өлкәсендә яки Казанда үз һөнәре буенча һәм башка төрле эшләрдә эшли. Татарстан өлкә комитеты карамагындагы «Агитатор блокноты» редакциясендә әдәби хезмәткәр, төзелеш трестларында электромонтер, инженер-энергетик һәм үзе оештырган шәхси фирма җитәкчесе вазифаларын башкара.
Иҗаты
Туган авылы Киндерле сигезьеллык мәктәбендә укыганда ук шигырьләр яза башлаган, Түбән Тәүде районында русча чыга торган газета битләрендә кыска лирик парчаларын, хәбәрче язмаларын бастырган. Ямал-Ненец автономияле округында эшләгән чорда төбәк газетасына актив языша. 1970 елда шигырьләреннән кечкенә бер җыентык төзеп һәм юлга-юл рус теленә тәрҗемә итеп, Мәскәүгә М. Горький исемендәге Әдәбият институтына конкурска җибәрә. Конкурста шигырьләре уңай бәя ала. Татарстанда көндәлек матбугатта еш басылган шигырьләре аша таныла.
Беренче китабы 1997 елда дөнья күрә. Шәүкәт Гаделша ― «Ярык мөгез», 1997; «Ядрә тигән», 1998; «Сөмән кадыйм», 2000; «Җилгә моң дыңгычлыйм», 2003; «Аучы җыры», 2004; «Чоңгыл», 2006 һ. б. шигырь китаплары авторы. [1]
Шәүкәт Гаделша шигырьләрендә Көнбатыш Себер татар тормышын һәм табигатен гәүдәләндерә, татар поэзиясен яңа образлар, сурәтләр белән баета. Иҗаты Себернең гүзәл табигатенә – урманнарына, үсемлекләр дөньясына, хайваннарга, табигать күренешләренә, Себер халкының гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә багышланган.
2023 елда Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе советы Төмән дәүләт университетының[d] тюркология үзәге үтенече белән Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) кандидатурасын Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итә. [2]
Иҗаты буенча ике кандидатлык һәм бер докторлык диссертацияләре якланган. 2019 елда Төмәндә 70 яшьлек юбилеена багышланган «Шаукат Гадельша - певец родной земли, гордость татарского народа» исемле китап бастырылган. [3] 2008 елда Казанда галимә Лилия Харис кызы Фәизованың шагыйрьнең барлык әсәрләренә тирәнтен анализ ясаучы «Язмышының дәръясы – Казан-Төмән арасы» фәнни китабы дөнья күрә. [4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк [5]
- 2023 ― Габдулла Тукай премиясе ― «Аучы җыры»; «Чоңгыл»; «Иман капка ачканда»; «Себерем – үз җирем» шигырь җыентыклары өчен. [6]
Гаиләсе
Хатыны Наилә Михайловна, кызы Мәдинә Сибгатуллина, биология фәннәре кандидаты. [7]
Кызыклы факт
Шәүкәт Гаделша ― Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Иртеш таңнары» романы өчен 2002 елда 84 яшендә Тукай премиясен алган Якуб Зәнкиевтан соң Себердә туган язучыларның әлеге премияне алган икенче вәкиле.[6]
Искәрмәләр
- ↑ Гаделша. Туган якта – ук атканда. Казан утлары, №6, 2005
- ↑ Шәүкәт Гаделша - Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат
- ↑ library.utmn.ru
- ↑ Хәнисә Алишина. Шагыйрь Шәүкәт Гаделша (Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин) туган телне һәм әдәбиятны саклау эшенә, яшьләрне эстетик һәм патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Яңарыш, 27.02.2023
- ↑ Шәүкәт Гаделша: Күрми калдым Себер татарының Ничәмә төмәнлек угланын... Мәдәни Җомга, 15.09.2009
- ↑ 1 2 Рузилә Мөхәммәтова. Тукай премиясен тапшырдылар, ул җитми калганнарга халык шагыйре исемен өләш... бирделәр! Интертат, 26.04.2023
- ↑ Әтиемнең тормыш юлы. «Яңарыш», 27.02.2023
Сылтамалар
- Гаделша Шәүкәт. Татарстан Язучылар берлеге
- Гаделша Шәүкәт. Казан утлары