Лилия Гыйбадуллина
Лилия Гыйбадуллина (тулы исеме: Лилия Фәис кызы Гыйбадуллина (Сираева), рус. Лилия Фаисовна Гибадуллина; 22 март 1987, Әҗмәт, Актаныш районы, Татарстан АССР, СССР) ― Россия шагыйрәсе һәм язучысы[1], «Мәйдан» журналының җаваплы сәркатибе. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы (2021 елдан)[2]. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2026)
Тәрҗемәи хәле
Лилия Фәис кызы Гыйбадуллина 1987 елның 22 мартында Татарстан АССРның Актаныш районы, Әҗмәт авылында туа[3]. 2004 елда Такталачык урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә[4].
Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсендә, «Халкым минем» газетында редактор булып эшли. Хәзерге вакытта «Мәйдан» журналының җаваплы сәркатибе вазифасын башкара.
2021 елда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Идарәсе составына сайлана.
2026 елның июнендә шагыйрә Псков өлкәсендә узган Пушкин шигърияте һәм рус мәдәнияте көннәрендә катнаша[5].
Әсәрләре
Ул — берничә шигъри җыентык һәм проза китабы авторы:
- «Мин бәхетне күрәм!..» — 2004;
- «Тынлык кайтавазы» — 2010;
- «Кайту» — 2018;
- «Сөрән» — 2021;
- «Идегей. Игра ханов» (балалар өчен уен китабы) — 2024[6];
- «Әлиф ләм мим» (татар "Әлифба"сын төзүче Салих Вагыйзовның тормышы турында повесть) — 2025.
Автор әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән тамашалар куела. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Дәвамы бар» исемле шигъри-музыкаль кичә уза. 2025 елда Минзәлә үзәк китапханәсендә «Идегәй» китабы буенча инсценировка тәкъдим ителә[7].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең Гран-прие (2003);
- «Белла» Россия-Италия әдәби премиясе («Касание Казани» номинациясендә; 2014 ел) — «Мин җавапсыз калмам» шигыре өчен[8];
- Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия — «Кайту» шигырьләр җыентыгы өчен (2021);
- Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (2026) — «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен[9].
Гаиләсе
Әтисе — урманчы, әнисе хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли.
Кияүдә. Улы Ильяс Сираев — «Кайнар» проекты авторы[10].
Искәрмәләр
- ↑ Союз писателей Республики Татарстан — Гибадуллина Лилия Фаисовна. sptatar.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ Руководство Союза писателей Республики Татарстан. sptatar.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ Татарская писательница Лилия Гибадуллина отмечает день рождения. Всемирный конгресс татар. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ Презентация книги Лилии Гибадуллиной «Алиф-лям-мим» 2025, Арский район — дата и место проведения, программа мероприятия.. 30 апрель 2026 тикшерелде.
- ↑ Татарская поэтесса станет участницей Дней пушкинской поэзии и русской культуры (рус.). informpskov.ru (1 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ Лилия Гибадуллина: «Когда я слышу разговоры о том, что татарский язык исчезает...» Миллиард.Татар. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ Поэтесса Лилия Гибадуллина посетила Мензелинскую центральную библиотеку. Menzela.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
- ↑ Объявлены лауреаты премии «Белла». Год Литературы (20 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
- ↑ О присуждении Государственных премий Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая в 2026 году (рус.). rais.tatarstan.ru (25 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ Проект «Кайнар»: школьник из Челнов решил сам учить сверстников татарскому (рус.). milliard.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
Чыганаклар
- Йосыф Хуҗин. Җирлегебез көзгесе (Мәгълүмат чаралары тарихы). Сарапул, 2015, 175—176 битләр.