Ләбиб Лерон
Ләбиб Лерон (тугандагы исеме: Ленарис Лерон улы Гыйльфанов яисә Лемон Лерон улы Леронов; рус. Ленарис Леронович Гильфанов; 11 ноябрь 1961, Түреш, Татарстан АССР) — Совет һәм Россия татар язучысы, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче. «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире (2013 елның декабреннән)[1]. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002). Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994), Абдулла Алиш исемендәге (2000), Муса Җәлил (2007), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт (2022) премияләре лауреаты.
Тормыш юлы
1961 елның 11 ноябрендә ТАССРның Мөслим районы, Түреш авылында туа[2][3][4], документларда туган авылы дип шул ук районның Иске Карамалы авылы күрсәтелгән[5][6].
Әти-әнисе — Шәргия һәм Лерон Гильфановлар, бергә озак яшәмичә, аерылышалар[7][8]. Беренче исеме — Ленарис, соңрак әтисе улының исемен Лемон дип үзгәрттерә, моны лимонның үзенчәлекле җимеш булуы, тәменең бер җимешнекенә дә охшамавы белән аңлата[7][9].
Әтисез үсә[10][9], бала чагы Актаныш районының Олы Имәндә, әнисенең туган авылында уза[2][7][4].
1969-1979 елларда Олы Имән башлангыч мәктәбендә, Югары Яхшый сигезьеллык мәктәбендә, Киров урта мәктәбендә белем ала[2][11][12]. Рәсем, музыка, әдәбият һәм ботаника түгәрәкләрендә шөгыльләнә, туган тел буенча олимпиадаларда, чаңгы ярышларында катнаша. «Тимур һәм аның командасы» фильмын караганнан соң, авыл малайларын җыеп, шундый ук команда төзи[13]. Әбисе артыннан җырлар һәм мәзәкләр язып ала, фольклор буенча берничә дәфтәр туплый, шулай ук ачык хатлар һәм фотосурәтләр җыя[14]. Үзе дә иҗат итә: язган шигырьләре, хикәяләре һәм әкиятләре «Ялкын», «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газет-журналларында басыла[13].
1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, соңрак журналистика бүлегенә күчә, аны 1984 елда тәмамлый[5][3]. Университет елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газеты редакциясендә эшли башлый.
1986-1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара[5]: әлеге вазифада язучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү[13], шулай ук Фонд архивларын тәртипкә китерү һәм өйрәнү белән шөгыльләнә[14]. Бер үк вакытта «Яшь ленинчы» газеты редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире (1988—1989), Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшли[5][11][6].
1989—2011 елларда — «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә[2][6].
2010 елдан — Татарстан Республикасы язучыларының әдәби фонды директоры[15][16]. Берүк вакытта «Казан утлары» журналының мөхәррире (2011—2012), «Шәһри Казан» газетасының мөхәррире (2012—2013) була[6][15].
2013 елның декабреннән — «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире[15][17].
2016 елдан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге каршындагы балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе[18][19].
2019 елда Актаныш районындагы 43 нче Ык буе бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка үз кандидатурасын тәкъдим итә[20][21]. Теркәлү өчен кирәкле 1,8 мең имза җыеп, максатын түбәндәгечә аңлата: «Мин халык өчен эшләргә барам. Мин үзем халыктан, партиясез. Якташларыма ярдәм итәсем килә. Мин Актаныш районында үстем, анда нинди проблемалар булуын күрәм. Үз авылымда мәдәният йорты юклыгын күрәм. Минем бурычым — язучы һәм шагыйрь буларак, халыкка ярдәм итү». Шуңа да карамастан, «Бердәм Россия» әгъзасы А. Хәбибуллинга оттырып, икенче урынны яулый[22].
Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» әгъзасы[23].
Иҗаты
Тәхәллүсе — Ләбиб Лерон[2][5]. Университет елларында Ленарис Леронов һәм Ләбиб Леронов исемнәре белән басыла. Туфан Миңнуллин тәкъдиме белән соңгысын төп тәхәллүс итеп ала[7][24][25]. Шулай ук «Ләбиб Азад» исеме белән дә билгеле[7][9]. Рабит Батулла аны, шаяртып, Лимон Грейпфрут улы Апельсинов дип атый[7][24]. СССР Язучылар берлеге, 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы[2][11]. Татар телендә яза[26]. Ркаил Зәйдулла аны, комбайн кебек эшләүче иң уңышлы язучы, дип атый[27].
Шагыйрь, язучы һәм драматург буларак билгеле. Әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза[2][3][28][29].
Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988) дигән шигырьләр җыентыгы, «Транзистор үч ала» (1989) дигән шаян хикәяләр, «Тәгәрмәчле чана, яки Әкият боткасы» (1993) дигән әкиятләр, «Шүрәле шаяруы», «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, «Кояшны кочкан малай» (2004) дигән шигырьләр, әкиятләр, мәзәкиятләр, җырлар, пьесалар җыентыгы, «Борчак шыттырам» (2006, өч томда), «Җил көймәсе» (2009), «Әкиятче малай» (2016) китаплары авторы. Аның «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары Әлмәт театры сәхнәсендә куела; «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә.
Өлкән яшьтәге укучылары аны шулай ук каләмдәшләренең иҗатларына карата сатирик һәм юмористик рухтагы эпиграммалары, пародияләре («Күрше тавыгы», 1999; «Чыктым аркылы күпер», 2006; «Сөяксез тел», 2008; «Юморкалар», 2015), лирик-публицистик шигырьләр («Сине генә сөям», 1997; «Мәхәббәтнең канат җиле», 2021), «Шайтан шаяруы», «Бәллүр төн» кебек көлкеле повесть-хикәяләр, «Бәхеткә биш минут кала» (2012) пьессалар җыентыгы авторы буларак та беләләр[5][2][6][25].
Ләбиб Лерон, «Ватаным Татарстан» газетасы һәм «Идел» журналы уздырган иҗади бәйгеләрдә катнашып, берничә мәртәбә призлы урыннар яулый. 1990 елда аның «Күрше тавыгы» китабы республикакүләм уздырылган «Елның иң яхшы китабы» бәйгесендә икенче урынга лаек була, «Ел китабы—93» бәйгесендә «Тәгәрмәчле чана» җыентыгы беренче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнә.
Ләбиб Леронның аерым әсәрләре рус, белорус, төрек, чуаш, кыргыз телләренә тәрҗемә ителгән[2][6]. 1987 елда Мәскәүнең «Современник» нәшрияты бастырып чыгарган «Середина земли родной» дигән күмәк җыентыкта Ләбиб Леронның да бер бәйләм шигырьләре урын алган[6].
Шулай ук Леронның «И ты люби меня» исемле шигырь тәрҗемәләре җыентыгы да билгеле (Г. Булатова тәрҗемәсе, 2018)[6][30]. Лерон үзе дә тәрҗемә эше белән шөгыльләнә: М. Ю. Лермонтов, А. А. Ахматова, Л. Н. Мартынов, А. А. Вознесенский, Н. М. Рубцов, Д. Н. Кугультинов, Ю. Н. Шесталов, К. Ш. Кулиев, А. О. Арипов, П. Неруда, П. Верлен, Г. Аполлинер, А. Рембо һәм башка авторларларның әсәрләрен тәрҗемә итә[29][6]. Лерон пьесалары Әлмәт, Әтнә, Буа, Минзәлә, Түбән Кама татар драма театрларында куела[6]. Кайбер шигырьләренә көй язылган[29][6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Дәүләт бүләкләре:
- 2002 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе[5];
- 2010 — «Казанның 1000 еллык истәлегенә» медале (2010)[6];
- 2011 — Казан шәһәре мэры Мактау кәгазе[6];
- 2017 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале — массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[31];
- 2021 — «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале — Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[32].
Премияләр:
- 1994 — Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе[33][2];
- 2000 — Абдулла Алиш исемендәге премия[34];
- 2006 — Фатих Хөсни премиясе[35];
- 2007 — Муса Җәлил премиясе — балалар өчен «Кояшны кочкан малай» китабы һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен[36];
- 2016 — Гамил Афзал премиясе[37][38];
- 2022 — Габдулла Тукай премиясе ― балалар өчен «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен[39][40].
Гаиләсе
Тормыш иптәше — Фидания, татар теле укытучысы, университетта укыганда танышалар, 1981 елда гаилә коралар[41][10]. Өч бала тәрбияләп үстерәләр: уллары Бәхтияр һәм кызлары — Айсылу белән Ләйлә[42][41][10], оныклары бар[24][9][17]. Социаль челтәрләрдә битләрен актив алып бара[43], кулинария белән кызыксына[41].
Библиография
- Яңгырның ял көне. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988. — 38 с. [тат.]
- Транзистор үч ала: шаян хикәяләр. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989. — 64 с. — ISBN 5298001688. [тат.]
- Күрше тавыгы: эпиграммалар, пародияләр һәм башкалар. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990. — 119 с. — ISBN 5298004164. [тат.]
- Тәгәрмәчле чана яки әкият боткасы: әкиятләр, мәзәкиятләр, әкият-пьеса. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1993. — 96 с. — ISBN 5298004008. [тат.]
- Сине генә сөям: шигъри бәйләмнәр, пародияләр, эпиграммалар. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1997. — 175 с. — ISBN 5298007112. [тат.]
- Таһир маҗаралары: комикслар. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2000. — 20 с. — ISBN 5298009581. [тат.]
- Кояшны кочкан малай: шигырьләр, җырлар, әкиятләр, мәзәкиятләр, шигъри әкиятләр, әкият-пьесалар. — Казан: Мәгариф, 2004. — 303 с. — ISBN 577611327x. [тат.]
- Борчак шыттырам. — Казан: Мәгариф, 2006. — 39 с. — ISBN 5776115701. [тат.]
- Борчак шыттырам: икенче борчак: шалтмылтфильмнар. — Казан: Мәгариф, 2006. — 35 с. [тат.]
- Борчак шыттырам: өченче борчак: шалтмылтфильмнар, әкиятләр. — Казан: Мәгариф, 2006. — 23 с. [тат.]
- Чыктым аркылы күпер: юмористик хикәяләр, пьесалар, парчалар, мәзәкләр. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2004. — 351 с. — ISBN 5298040691. [тат.]
- Сөяксез тел: пародияләр һәм эпиграммалар. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2008. — 206 с. — ISBN 9785298016728. [тат.]
- Җил көймәсе: шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 2009. — 39 с. — ISBN 9785776119736. [тат.]
- Бәхеткә биш минут кала: пьесалар. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012. — 431 с. — ISBN 9785298021852. [тат.]
- Юморкалар: җем-җем җөмләләр, шадра робагыйлар, сатирик шигырьләр, пародияләр, эпиграммалар, шаян хикәяләр, мәзәкиятләр, ләбибият. — Казан: Ихлас, 2015. — 255 с. — ISBN 9785906701401. [тат.]
- Әкиятче малай: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2016. — 25 с. — ISBN 9785298031493. [тат.]
- И ты люби меня: стихотворения и поэма. — Казань: Татарское книжное издательство, 2018. — 223 с. — ISBN 9785298036214. [рус.]
- Мәхәббәтнең канат җиле: шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2021. — 398 с. — ISBN 9785298041461. [тат.]
Искәрмәләр
- ↑ «Безнең мирас» журналының рәсми сайты. Безнең мирас. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Даутов, Рахмани, 2009
- ↑ 1 2 3 Закир, 2011
- ↑ 1 2 Марат Шакирзянов. Лябиб Лерон: «Поэзия – это высший пилотаж языка». Известия Татарстана (1 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Хасанов, 2006
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 Лерон Ләбиб. Союз писателей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 14 июнь 2021 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Лерон, 2011
- ↑ Гөлнара Җәлилова. «Мин тыштан — песи, эчтән — арыслан». «Шәһри Казан» газетасы (2 сентябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Фәнзилә Мостафина. «Татар теле белән кая барып була, дисәләр, „Әнә, Ләбиб Лерон“ дип кенә әйтәсе…» «Безнең гәҗит» (12 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 Гөлүсә Закирова. Лероннар гаиләсе: «Безнең Бәхтияр — бәхетсез түгел, ул башкалардан аз гына үзгәрәк». Гаилә һәм мәктәп (журнал) (25 ноябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 27 апрель 2022 года.
- ↑ 1 2 3 Фәйзуллина, 2011
- ↑ Синең бер тамчы караңа тулы кояш сыйган бит! Актаныш (газета) (29 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 21 гыйнвар 2021 года.
- ↑ 1 2 3 Ирек Нигъмәти. Өч исемле Лерон. Мәгариф (журнал) (20 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Гөлинә Гыймадова. Ләбиб Лерон: Бер-беребездән ерагаю упкынга китереп терәячәк. Ватаным Татарстан (11 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 17 ноябрь 2021 года.
- ↑ 1 2 3 Лерон Лябиб. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 26 апрель 2022 года.
- ↑ Хамидуллин Л. Х. Литературный фонд писателей РТ. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 26 апрель 2022 года.
- ↑ 1 2 Династии_ТМ (рус.). protatarstan.ru (21 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ Сегодня состоялось первое заседание Правления Союза писателей Татарстана. Министерство культуры Республики Татарстан (20 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ Рузиля Мухаметова. «Мы делили апельсин…»: как Союз писателей Татарстана присуждает литературные премии? Снег (23 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 6 декабрь 2021 года.
- ↑ Сведения о кандидатах, зарегистрированных по одномандатным избирательным округам на выборах депутатов Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва. Республика Татарстан (газета) (2 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 26 апрель 2022 года.
- ↑ Елена Чернобровкина, Валентина Шистерова. Финишная прямая на выборах в Госсовет РТ: к каким округам стоит присмотреться? Бизнес Online (6 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 26 апрель 2022 года.
- ↑ «Татарская фракция» в новом Госсовете: с какими планами идут в депутаты деятели национальной культуры? Снег (12 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ Нурия Фатхуллина, Альфред Мухаметрахимов, Галия Ягудина. Рустам Минниханов: «Василь Гаязович, ты не должен жить с мыслью, что все хорошо». Бизнес Online (2 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 Рәмис Латыйпов. Ләбиб Лерон: «Безнең нинди мәлебез?» Интертат (2 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Зилә Мөбәрәкшина. Язучы Ләбиб Леронның «Мәхәббәтнең канат җиле» шигырь китабы тәкъдим ителде. Татар-информ (16 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ Лябиб Лерон. «И ты люби меня». — Идел (журнал). — Казань, 2018. — № 11 (350). — С. 31—32. — 80 с.
- ↑ Ркаил Зәйдулла: «Ләбиб Лерон комбайн кебек ул…» Ватаным Татарстан (26 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ Хасанов, 1998
- ↑ 1 2 3 Мансуров, 2018
- ↑ Лерон Лябиб. Идел (журнал). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 2 март 2021 года.
- ↑ Признание заслуг. Республика Татарстан (газета) (18 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 26 апрель 2022 года.
- ↑ Признание заслуг. Республика Татарстан (газета) (14 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 26 апрель 2022 года.
- ↑ Премия имени Шайхи Маннура. Союз писателей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ Премия имени Абдуллы Алиша. Союз писателей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ Премия имени Фатиха Хусни. Союз писателей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 16 февраля 2007 г. № 44 «О присуждении Республиканской премии имени Мусы Джалиля». Электронный фонд правовых и нормативно-технических документов (16 февраль 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 12 ноябрь 2021 года.
- ↑ Ләбиб Леронга бүген Гамил Афзал премиясе тапшырылды. Татар-информ (16 декабрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ Гамил Афзал исемендәге премия. Союз писателей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан № УП-301 от 26 апреля 2022 года «О присуждении Государственных премий Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая в 2022 году». «Республика Татарстан» (26 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 1 май 2022 года.
- ↑ Рустам Минниханов вручил Государственные премии имени Габдуллы Тукая. Президент Республики Татарстан (26 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 Гөлнур Сафиуллина. Ләбиб Лерон: «Аның ышанычы миңа көч бирде». Сөембикә (журнал) (12 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ Гөлүсә Закирова. «Сәлам, канишны!», яки Ләбиб Лерон нигә шундый рәхәт кеше? Шәһри Казан (газета) (11 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ Рузиля Мухаметова. «Думаю, это будет скандальный съезд»: Союз писателей РТ готовится избрать нового председателя. Татмедиа (2 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 18 гыйнвар 2022 года.
Әдәбият
- Лерон Ләбиб // Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек / Р. Н. Даутов, Р. Ф. Рахмани. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009. — Т. 2: Л — Я. — С. 21—22. — 734 с. — ISBN 9785298018302. [тат.]
- Леронов Лемон Лерон улы (Ләбиб Лерон) — Леронов Лемон Леронович (Лябиб Лерон) // Татарстан язучылары — әдәби премия лауреатлары = Писатели Татарстана — лауреаты литературных премий / төз. һәм кереш сүз авт. Д. И. Фәйзуллина. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. — С. 127—128. — 287 с. — ISBN 9785298019927. [тат.] [рус.]
- Баттал Ф. Күпер аркылы чыкмыйлар. — Казань : Казан утлары, 2007. — № 5. — С. 110—115. — 192 с. [тат.]
- Закир М. Канатлы Ләбиб (Ләбиб Леронга 60 яшь). — Казань : Казан утлары, 2011. — № 11. — С. 155—157. — 192 с. [тат.]
- Лерон Л. Балакай Ләбиб (Лемон, Ленарис). — Казань : Казан утлары, 2011. — № 7 (1065). — С. 168—174. — 192 с. [тат.]
- Мансуров З. Җанны көйгә салу. — Казань : Казан утлары, 2018. — № 9. — С. 162—169. — 192 с. [тат.]
- Мингалим Р. Энем әйтсә – әйтә ул. — Казань : Казан утлары, 1989. — № 9. — С. 178. — 192 с. [тат.]
- Рәхим Г. Яшь әдип — яшь Ләбиб турында. — Казань : Казан утлары, 1988. — № 7. — С. 171. — 192 с. [тат.]
- Лерон Лябиб / гл. ред. М. Х. Хасанов. — Татарская энциклопедия. — Казань: Институт Татарской энциклопедии Академии наук Республики Татарстан, 2006. — Т. 3: К — Л. — С. 596—597. — 663 с. — ISBN 9785852470355. [рус.]