Көмеш кыңгырау (гәҗит)
«Көмеш кыңгырау» — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 1993 елдан нәшер ителүче балалар һәм яшүсмерләр өчен татарча гәҗит. Татарстанда чыгып килүче бердәнбер республика балалар газетасы[1]. Атнага сигез битле 1 саны чыга. «Татмедиа» АҖ филиалы[2].
Тарих
1993 елның апрелендә «Шәһри Чаллы» балалар һәм яшүсмерләр өчен «Көмеш кыңгырау» кушымтасы белән чыга башлый. Балалар иҗаты йортында җитәкче булып эшләү дәверендә Факиль Әмәк «Көмеш кыңгырау» газетасын булдыруда турыдан-туры катнаша. 1996 елның 1 гыйнварыннан «Көмеш кыңгырау» мөстәкыйль газета булып чыга.
Индексы 31700.
Адресы: Яр Чаллы, Автозавод районы, 27/19.
Ш. Галиев премиясе
2019 елда газета мөхәррияте ТР Язучылар берлеге белән Шәүкәт Галиев исемендәге премия булдырган.
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Гәҗитнең рәсми сайты 2019 елның 6 май көнендә архивланган.
- «Көмеш кыңгырау»ның Вконтакте сәхифәсе
- Вконтакте сәхифәсе
- «Одноклассники» сәхифәсе
- Инстаграм
- my.mail.ru «Мой мир»дагы сәхифәсе 2019 елның 6 май көнендә архивланган.