Хәмдүнә Тимергалиева
Хәмдүнә Тимергалиева (24 май 1949, Котлыяр — 14 сентябрь 2020, Казан) — танылган җырчы (меццо-сопрано), ТАССРның атказанган (1987), Татарстан АССРның (1991) һәм Башкортстанның (2020) халык артисты.
Тормыш юлы
Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елны Башкортстан АССРның Борай районы Котлыяр исемле кечкенә татар авылында колхоз рәисе гаиләсендә дөньяга килгән.[1]
Мәктәп тәмамлагач, Уфа телефон элемтәсе станциясендә 4-нче разрядлы монтажчы булып эшли.[1]
Уфа сәнгать училищесын тәмамлый.[1]
1976-1987 елларда Казанда Татар дәүләт филармониясендә эшли. Эмиль Җәләлетдинов төркемендә «Гармун моңнары» дигән җырны беренче тапкыр башкара. Шулай ук, Габдулла Рахимкулов, Илһам Шакиров төркемнәрендә эшләргә туры килә.
Репертуарында 1000 ләп җыр бар, шулардан 200-е татар халык җырлары.
2020 елның 14 сентябрендә Казанда вафат. Казан шәһәренең «Курган» зиратында җирләнгән[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1987 — Татарстан АССР атказанган артисты;
- 1991 — Татарстан АССР халык артисты;
- 2020 — Башкортстанның халык артисты (Дәрәҗәле исем бирү турындагы Указга Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров 2020 елның 10 февралендә кул куйган)[3][4].
Хәтер
- 2018 елда Татар филармониясе скверында «Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә» чыршы утыртылган.[5][6].
- 2020 елда Борай районы үзәге Борай авылындагы урамнарның берсенә аның исемен бирү планы турында игълан ителгән[7]
- 2020 елда Казанның «Ак Бүре» нәшриятында «Хәмдүнә Тимергалиева: истәлек-очерклар, интервьюлар» әдәби-нәфис басмасы дөнья күргән.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Хәмдүнә Тимергалиева: «Рухи яктан көчсез булсам, күптән үлә идем»
- ↑ Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар.(үле сылтама) Татар-информ, 15.09.2020
- ↑ Тимергалиевой присвоено звание народной артистки Башкирии. Татар-информ, 14.09.2020
- ↑ Тимергалиевага вафатыннан соң Башкортстанның халык артисты исеме тапшырылды.(үле сылтама) Татар-информ, 15.09.2020
- ↑ В сквере Татарской государственной филармонии будет посажено дерево от имени легендарной татарской певицы, народной артистки Республики Татарстан Хамдуны Тимергалиевой. Министерство культуры Республики Татарстан (5 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2020.
- ↑ В сквере Татгосфилармонии появится «именное» дерево певицы Хамдуны Тимергалиевой. Татар-информ?! (7 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2020. Архивировано 2 декабрь 2020 года.
- ↑ Вчера в Казани проводили в последний путь народную артистку Татарстана и Башкортостана. Администрация Бураевского района (16 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2020. Архивировано 24 ноябрь 2020 года.