Рәмис Аймәт
Рәмис Кыям улы Аймәтев — татар шагыйре, җырчы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2001 елдан). Һ. Такташ (2012) һәм М. Җәлил (2017) исемендәге әдәби премияләр лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2019).
Тәрҗемәи хәле
Ул 1968 елның 4 октябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Мунчалы авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Бала чактан ук шигырьгә-җырга мавыгып үсә. Урта мәктәпне 1986 елда тәмамлагач, ул Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында ук шигъри иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлый, көндәлек матбугатта беренче шигырьләрен бастыра. «Казан утлары», «Идел» кебек абруйлы журналларда шигъри цикллары дөнья күреп, әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә тарта. 2000 елда аның «Шомырт салкыннары» исемле беренче җыентыгы басылып чыга һәм көндәлек матбугатта югары бәя ала (Лена Шагыйрьҗан, Рафаэль Мостафин, Флера Гыйззәтуллина мәкаләләре). 2005 елда Рәмис Аймәтнең «Мәгариф» нәшриятында «Айның аръягында» исемле шигъри җыентыгы басылып чыга.
Университетны тәмамлаганнан соң, Рәмис Аймәт биш-алты ел чамасы газета редакцияләрендә («Мәгърифәт», «Шәһри Казан») хәбәрче, мәдәният бүлеге, әдәбият бүлеге мөдире, җаваплы сәркәтип вазифаларын башкара, 1995—1998 елларда Татарстан язучылар берлегендә рәис ярдәмчесе сыйфатында да берникадәр вакыт эшләп ала. 1998—2004 елларда Рәмис Аймәт — Шәриф Камал музееның директоры. Бу эштә үзен оста оештыручы итеп таныта, әдәби кичәләр, язучыларның укучылар белән очрашуларын, юбилейларын уздыруны төп мәдәни чараларның берсенә әйләндерә, музейның бинасын ремонтлау, мәйданын киңәйтү юнәлешендә нәтиҗәле эшләр башкара. 2004 елдан ул — Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее мөдире. 2013 елдан Татарстан язучылар берлегендә рәис урынбасары булып эшли.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2012 — Һади Такташ премиясе [1][2]
- 2017 — Хүсәйн Байкара[d] исемендәге премия (Төркия Язучылар берлеге)[3][4]
- 2017 — Муса Җәлил премиясе — «иҗади яшьләр белән күпьеллык уңышлы эшчәнлеге өчен[5]
- 2019 — ТР атказанган сәнгать эшлеклесе[6]
Искәрмәләр
- ↑ Премия имени Хади Такташа. ТР Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 2022 елның 24 октябре.
- ↑ Рәмис Аймәт: Һади Такташ һәйкәле янында Шигърият бәйрәмен үткәрүне традициягә кертәсе иде. Татар-информ, 18.06.2023
- ↑ Поэт Рамис Аймет удостоен литературной премии XII Международного фестиваля тюркской поэзии. ТР мәдәният министрлыгы (2017 елның 26 декабре). Мөрәҗәгать итү датасы: 2022 елның 24 октябре.
- ↑ «Türkçe'nin 12. Uluslararası Şiir Şöleni» Türkistan'da gerçekleştirildi. Төркия Язучылар берлеге[tr] (2017 елның 24 декабре). Мөрәҗәгать итү датасы: 2022 елның 25 октябре.
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 420 23.06.2017 (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-04-13, retrieved 2017-07-04
- ↑ Шагыйрь Рәмис Аймәт "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" исеменә лаек булган.(үле сылтама) Татар-информ, 5.05.2019
Чыганаклар
- Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
- Татар язучылары порталы
Сылтамалар
- Татар электрон китапханәсе 2012 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган.
- РӘМИС АЙМӘТ: «ВАКЫТЛЫЧА ОЧРАШКАНДА ХАТЫН-КЫЗ ТАБЫШМАК БУЛЫП КАЛА»