Фоат Әбүбәкеров

Фоат Хәмит улы Әбүбәкеров (рус.  Фуат Хамитович Абубакиров; 2 ноябрь 1944, Нәмәнгән) — музыкант (скрипкачы), Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының музыка бүлеге җитәкчесе, театр оркестры дирижеры (1973―2021 елларда). ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1986), Татарстанның халык артисты (1996). «Тантана» премиясе лауреаты (2018).

Тормыш юлы

1944 елның 2 ноябрендә Үзбәк ССРның Нәманган шәһәрендә виолончелист Хәмит Әбүбәкеров гаиләсендә туган[1].

Казан дәүләт консерваториясен (Натан Брауде классы) кызыл дипломга тәмамлый. Әтисе белән бергә Мәскәүдә укыган Нәҗип Җиһанов тәкъдиме белән, консерваториядә укырга калдырыла һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына эшкә билгеләнә. 1969 елдан Камал театры директоры Рәшидә Җиһаншина чакыруы буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестрында уйный. 1973—2021 елларда — театрның музыка бүлеге җитәкчесе, театр оркестры дирижеры. 2021 елның мартыннан — Камал театрының музыка бүлеге җитәкчесенең киңәшчесе[2].

Иҗаты

Камал театрында эшләү дәверендә җырлар яза («Мине танырсыңмы?», Т. Миңнуллин сүзләре; «Зәңгәр кыңгыраулар», Әхсән Баян сүзләре; «Ап-ак ромашкалар — мәхәббәтем», Аманулла сүзләре), 155 спектакльгә музыка иҗат итә, 60 ка якын спектакльне музыка ягыннан бизи («Көйсез кияү», Кәрим Тинчурин; «Качаклар», «Портфельле кияү», «Мулланур Вахитов», Нәкый Исәнбәт; «Илгизәр+Вера», «Гөргөри кияүләре», «Шәҗәрә», Туфан Миңнуллин; «Кияү белән кәләш», «Баскетболчы», М. Гыйләҗев; «Люстра», Илгиз Зәйниев; «Күрәзәче», «Ява карлар, ява карлар…», З. Хәким; «Асылъяр», М. Фәйзи; «Мирас», Г. Каюмов; «Гаугалы гаилә», Эдуардо де Филиппо һ. б.)[3].

Марсель Сәлимҗанов куйган спектакльләрдә («Бирнәсез кыз»да чегән оркестры җитәкчесе ролендә) актер-музыкант булып катнаша. Берничә спектакльдә («Гөлҗамал», «Go, Баламишкин» һ. б.) сәхнәдә оркестр дирижеры буларак чыгыш ясый.

2024 елның 1 декабрендә Камал театрында 80 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе уза[4].

Гаиләсе

Әтисе — виолончелист Хәмит Әбүбәкеров, Нәманганда җирләнгән. Әнисе Хәлимә Казанда җирләнгән. Энесе, дүрт сеңлесе бар.

Тормыш иптәше Татьяна Кононирова — виолончелист. Улы Руслан, Казан консерваториясен тәмамлаган пианист, Камал театры оркестры музыканты, аранжировкалар ясаучы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. 1 2 Абубакиров Фуат Хамитович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
  2. Радиф Кашапов. «Если есть оркестр, он должен звучать, играть и иногда выползать из ямы» (рус.). Реальное время (15 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
  3. Миләүшә Галиуллина. Спектакльгә җан өрүче. «Сәхнә», 11.11.2014
  4. Фуат Абубактров отметил 80-летний юбилей и принимал поздравления. (рус.). info-ant.ru (1 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
  5. Рузилә Мөхәммәтова. «60 ел чокырда», яки Фуат Әбүбәкеровның юбилей кичәсе. Интертат (4 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.