Рәшидә Җиһаншина

Рәшидә Җиһаншина (рус. Рашида Абдуллазяновна Зиганшина; 17 октябрь 1917, Казан7 май 2003, Казан) — Совет һәм Россия театр актрисасы, җәмәгать эшлеклесе, драматург. Татарстан АССРның (1966) һәм РСФСРның (1981) халык артисты.

Тормыш юлы

1917 елның 17 октябрендә Казанда туа. 1936 елда Татар сәнгать техникумын тәмамлый[1].

1936 елдан башлап гомеренең ахырына кадәр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә чыгыш ясый. 65 елдан күбрәк вакытка сузылган театр карьерасы дәвамында 120 дән роль башкара. 1964—1975 елларда Камал театры директоры булып эшли. 1991 елның гыйнварында сәхнә ветераннарын берләштергән «Инсаният» («Мәрхәмәт») актёрлар труппасын оештыра.

1971—1988 елларда — Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе. 1942 елдан ВКП(б) әгъзасы.

«Мәхәббәт талисманы», «Уллар», «Көтелмәгән кунак», «Кодагый» исемле драма әсәрләре яза, бу буенча куелган спектакльләр республиканың күп театрларында барды.

Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге оешуның беренче елларыннан ук Р.Җиһаншина җитәкче вазифаларга сайлана. Башта Идарә әгъзасы, рәис урынбасары, соңрак егерме елга якын (19711988) җәмгыятьнең рәисе була. Бу еллар Актерлар йорты һәм Театр эшлеклеләре берлеге өчен иң гөрләп эшләгән, вакыйгаларга бай чор була. ТАССРның Югары Шурасы депутаты (19671975).

Гаиләсе

  • Әтисе — Габдуллаҗан Җиһаншин. Татар мәктәпләрендә рус теле укытучылары өчен педагогик курсларын, бухгалтерлар курсларын тәмамлап, бухгалтер, баш бухгалтер булып эшли[2].
  • Ире — Риза Фәхретдин улы Ишморат (Ишмуратов, 1903—1995) — татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе, публицист, режиссёр, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе.
    • Улы — Рафаил Риза улы Ишморатов.
      • Оныгы — композитор, дирижёр һәм кларнетчы Айрат Рафаил улы Ишморатов (1973 елда туган).
    • Улы — Рөстәм Риза улы Ишморатов.

Бүләкләре

  • Татарстан АССРның халык артисты;
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены (14.06.1957);
  • РСФСРның атказанган артисты (23.06.1970)[3];
  • РСФСРның халык артисты (13.05.1981);
  • Дуслык ордены (12.04.2000; дәүләт алдындагы казанышлары, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге, халыклар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур өлеше өчен)[4].

Театрдагы эшчәнлеге

  • «Без вины виноватые», А. Островский — Нина Павловна Коринкина;
  • «Таланты и поклонники», А. Островский — Смельская;
  • «Дәүләт Бәдриев», Г. Иделле — Нәфисә;
  • «Варвары», М. Горький — Надежда;
  • «Слуга двух господ», К. Гольдони — Беатриче;
  • «Женитьба Фигаро», П. Бомарше — Фаншетта;
  • «Ташкыннар», Т. Гыйззәт — Барбария;
  • «Ялгыз каен», М. Кәрим — Фәйрүзә;
  • «Вторая любовь», Е. Мальцева — Груня;
  • «За тех, кто в море», Б. Лавренёва — Горелова;
  • «Мәрьям», Н. Исәнбәт — Мәрьям;
  • «Югалган матурлык» Һ. Такташ — Зөбәрҗәт;
  • «Ташкыннар», Т. Гыйззәт — Гөлчирә;
  • «Миңнекамал», М. Әмир — Гайни;
  • «Таң атканда», Ш. Шаһгали — Зөһрә;
  • «Банкрот», Г. Камал — Туганым;
  • «Фатима Сабри», С. Җамал — Зәйнәб;
  • «Ай тотылган төндә», М. Кәрим — Тәңкәбикә;
  • «Эңгер-меңгер», А. Гыйләҗев — Зөһрә;
  • «Синең урыныңа кайттым», Р. Хәмид — Зәйнәб;
  • «Бәхтияр Канкаев», Т. Миңнуллин — Екатерина II;
  • «Әлдермештән Әлмәндәр», Т. Миңнуллин — Хәмдебану;
  • «Моңлы бер җыр», Т. Миңнуллин — Җәлилнең әнисе;
  • «Выходили бабки замуж», Ф. Бүләков — Фатыйма;
  • «Ретро», А. Галина — Диана Владимировна;
  • «Три сестры», А. Чехов — Ольга;
  • «Анджело», В. Гюго — Тизба;
  • «Враги», М. Горький — Надя;
  • «Человек с ружьём», Н. Погодин — Катерина;
  • «Зәңгәр шәл», К. Тинчурин — Заһирә;
  • «Тринадцатый председатель», А. Абдуллин — Сәүбан.

Исемен мәңгеләштерү

undefined

2026 елның 17 гыйнварында Рәшидә Җиһаншина хөрмәтенә мемориаль такта ачыла. Ул М. Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йорты бинасына эленә[5].

Искәрмәләр

  1. В День артиста откроется мемориальная доска в честь актрисы, драматурга, общественного деятеля, народной артистки РСФСР и ТАССР Рашиды Зиганшиной (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 гыйнвар 2026.
  2. В №10 журнала «Казань» - Рашида Зиганшина: честный путь (рус.). kazan-journal.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 гыйнвар 2026.
  3. Указ Президиума Верховного Совета РСФСР от 23 июня 1970
  4. Указ Президента Российской Федерации от 12 апреля 2000 года № 672 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2018. Архивировано 20 июль 2019 года.
  5. На Доме актера в Казани открыта мемориальная доска в честь Рашиды Зиганшиной (рус.). rt-online.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 гыйнвар 2026.