Нәгыймә Балтачиева

Нәгыймә Балтачиева (Нәгыймә Вәли кызы Балтачиева, рус. Найма Валеевна Балтачеева) — балет артисты, педагог. РСФСР (1967), ТАССР (1965), БАССР (1955) атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле

1913 елның 23 февралендә (8 мартында) Петроградта туган.

Ленинград хореография укуханәсенә укырга килгән татар-башкорт яшьләренә (шул исәптән Рудольф Нуриевка) Н. В. Балтачиева, аның ире А. Л. Кумысников, энесе Таһир Балтачиев һәрвакыт ярдәм итәләр.[2]

Иҗаты

Балеттагы дебюты — Ленинград хореография укуханәсендә диплом спектакле — «Катерина» балетында (Адан-Рубинштейн, балетмейстер Л. Лавровский) төп партия (беренче башкаручы) (1935).[3]

Партияләре

Киров театрында (Ленинград)
  • «Йокыга талган гүзәл» балетында — Флер де Фарин
  • «Йокыга талган гүзәл» — Сапфирлар феясы
  • «Йокыга талган гүзәл» — Алтын феясы
  • «Йокыга талган гүзәл» — Көмеш феясы
  • «Йокыга талган гүзәл» — Җитезлек феясы
  • «Дон Кихот» — чәчәк сатучы кыз
  • «Корсар» — па-де-труа
  • «Бөкре ат» (рус. Конек-Горбунок) — фреска
  • «Аккош күле» (балетмейстер Агриппина Ваганова) — па-де-труа
  • «Аккош күле» — зур аккош
Татар опера һәм балет театрында

Шәкертләре

К. Тер-Степанова, Н. Янанис, Я. Кукс; М. Попова, Р. Симеон (Румыния); М. Дмитриева, Е. Кристова (Болгария), В. Х. Галимова, Ф. М. Нәфыйкова, Э. А. Сөләйманова, Э. М. Тимергазина[4]

Кызыклы факт

1941 елда Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Шүрәле» балетында (Л. Якобсон куелышында) Сөембикә партиясен — Нәгыймә Балтачиева, Гали-батыр партиясен аның ире — А. Л. Кумысников биергә әзерләнә, ләкин сугыш башлану сәбәпле, спектакль куелмый кала[5].

Әдәбият

  • Тридцатилетие творческой деятельности.— Театр. Ленинград, 1965, № 25;
  • Педагог-хореограф Н. В. Балтачеева.— Театр. Ленинград, 1967, № 31;
  • Прохорова В. Страницы календаря: Н. В. Балтачеева.— Советский балет. 1985, № 4.

Чыганаклар

  • Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
  • Балет: энциклопедия. / Баш ред. Ю. Н. Григорович.- М.: Советская энциклопедия, 1981.