Алмаз Хәмзин
Алмаз Хәмзин — татар композиторы, артист.
Тәрҗемәи хәле
Ул 1947 елның 18 сентябрендә Түбән Кама районының Ташлык авылында туган. Алмазның җыр дөньясына кереп китүе – аның укытучысына бәйле. Зыятдин Билалович физика укытучысы булуына карамастан, бик оста музыкант-баянчы, шәп спортчы икәнен әйтеп торасы да юк, укучысына Салих Сәйдәшевның барлык җырларын да өйрәтеп бетергән кеше. Алмаз Хәмзин укып-ташлап өч институтны бетерә: Авыл хуҗалыгы институты, төзүчеләр институты, педагогика институты. Соңгысында музыка факультетын тәмамлау аңа берничә һөнәр үзләштерергә мөмкинчелек бирә: композитор, режиссер, редактор.
Алмаз Хәмзин үзен төрле эшләрдә сынап карый: заводларда, төзелешләрдә, мәктәптә укыта, 13 ел буе Рәфкать Гомәров җитәкчелегендәге “Саз” ансамблендә эштән соңгы буш вакытларда җырлап йөри, филармониядә режиссер булып эшли.
Язган әйберләре байтак: бер китаплык юморескалар, йөздән артык пьесалар, җырлар. Үзе язган күп җырларны ул, гадәттә, ничек башкарырга кирәклеген өйрәтеп бирә. Оста гына җырчылар тыңлап карыйлар да, аның кебек җырлый алмаганын аңлыйлар, шуңа күрә ул кайбер җырларны үзе башкара.
Гаиләле. Өч баласы бар. Әтисенең таланты балаларга да күчкән дияргә була, мәсәлән, кызы Алия Хәмзина татар эстрадасында хәзерге көндә иң популяр җырчылардан берсе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2008 ― Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе[1]
- 2019 ― Фәннур Сафин исемендәге премия [2]
Искәрмәләр
- ↑ Хамзин Алмаз Наилевич 2022 елның 7 декабрь көнендә архивланган.
- ↑ Фәннүр Сафин исемендәге премия. Татарстан Язучылар берлеге