Рәфкать Гомәров
Рәфгать Гомәров | |
---|---|
Файл:Р.Ә.Гомәров.jpg | |
Төп мәгълүмат | |
Тулы исеме | Рәфгать Габделәхәт улы Гомәров |
Туу көне | 20.01.1942 |
Туу урыны | ССРБ, РСФСР, ТАССР Чирмешән районы Кара Чишмә |
Вафат булу көне | 15.03.1996 |
Вафат булу урыны | Казан |
Эшчәнлек еллары | 1958—1996 |
Дәүләт |
ССРБ→ РФ |
Һөнәрләр | баянчы, педагог |
Кораллар | баян |
Жанрлар | җыр |
Коллективлар | «Саз» вокаль ансамбле |
Хезмәттәшлек | Татар дәүләт филармониясе |
Бүләкләр | Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре |
Милләт | татар |
IMDb | p345 |
Рәфкать Гомәров, Рәфкать (Рифкать) Габделәхәт улы Гомәров (1942 елның 20 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Кара Чишмә — 1996 елның 15 марты, РФ, ТР, Казан) — баянчы, җырлар авторы, «Саз» вокаль ансамбле җитәкчесе (1967 елдан), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле
1942 елның 20 гыйнварында ТАССР Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туган. Әтисе Әхәт Бөек Ватан сугышында һәлак була. Биш яшендә тулы ятим кала. Әнисенең энесе янында тәрбияләнә. Күршеләреннән тальян гармун табып, үзлегеннән уйнарга өйрәнә. Әзәл Яһүдинга авыл халкы: «Рәфкатьне укытырга кирәк, ярдәм итсәгез иде», дип мөрәҗәгать итә. Авыл халкы, акча җыеп, Рәфкатьне Казанга укырга озата.
Казанда
1956 елда Казан музыка училищесында укый башлый. Баяны булмау сәбәпле, училище директоры Ильяс Әүхәдиев Рәфкатьне Мөбарәк Батталовның гобой классына урнаштыра. Ләкин ул анда озак укымый. Матди ягы кысан булу сәбәпле, музыка училищесын ташлап, һөнәр училищесына күчә, слесарь-җыючы белгечлеге алып чыга. Һөнәр училищесында укыган елларда, «Спартак» аяк киемнәре берләшмәсенең М. Горький исемендәге клубына йөреп, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Баян буенча дәресләрне Виктор Яковлевтан ала. Тиздән баянда уйнавына һөнәри җырчылар да игътибар итә башлый. Зифа Басыйрова яшь баянчыны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә алып килә. 1958 елдан филармониядә (директоры М.Ф. Боголюбов) Әлфия Афзалова бригадасында эшли башлый. Яшьләр бригадасы (җырчылар Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, сүз остасы Рафаэль Галиев, 16 яшьлек яшь баянчы Рәфкать Гомәров) Советлар Берлеге буйлап гастрольләрен башлый.
армиядә хезмәт итеп, янәдән филармониягә эшкә кайта.
Абсолют ишетү сәләтенә ия булса да[1], Казан музыка училищесын (Г.Д. Шароновның баян классы, 1971), Казан дәүләт мәдәният институтының культурология факультетында хор дирижеры бүлеген (1976) тәмамлый.
- 1959-1962 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәләт филармониясенең халык коллективлары бүлеге аккомпаниаторы.
- 1986 елдан Казанның 2нче санлы педагогия училищесында укыта.
«Саз» вокаль ансамбле
1967 елда «Тасма» сәнәгать берләшмәсенең клубында күп тавышка җырлый торган «Саз» кызлар вокаль ансамбле оештыра. Институтны тәмамлагач, клубта ансамбль белән эшләвен дәвам итә, клуб директоры вазифасын да башкара. Ансамбльгә җырчы кызларны мәктәпләрдән, техник училищелардан җыя.
«Саз» ансамблендә беренче адымнарын ясаган сәнгать осталары: Венера Ганиева, Алмаз Хәмзин, 15 вокаль ансамбльның булачак җитәкчеләре һ. б.
Гастрольләре: Вьетнам (1959), Кытай (1959), Төньяк Корея (1959), Алмания (1972), Румыния, Болгария, Маҗарстан, Чехословакия[2].
Дискография
Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров белән 9 пластинка-гигант яздыра[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Әдәбият
- Татар баянчылары (төзүчеләре Нияз Акмал, Кирам Сатиев). Казан: «Мәгариф», 1996. ISBN 5-7761-0446-7
Сылтамалар
- Р.Г. Гомәров Татар дәүләт филармониясе сайтында(үле сылтама)
- И.А. Кыямов "Моңлы "саз" моңлы гомер"
Искәрмәләр
- ↑ Гармунчылар форумында
- ↑ Песни Рифката Гумарова из Черного Ключа слушали и немцы.(үле сылтама) «Наш Черемшан», 24.12.2013(рус.)
- ↑ Каталог советских пластинок
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чирмешән районында туганнар
- Казанда вафатлар
- Рувики:Страницы с использованием параметра «подпись» в шаблоне «Карточка»
- Ансамбль җитәкчеләре
- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар
- Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар
- Баянчылар
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре