Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (ТДГПУ, рус. Татарский государственный гуманитарно-педагогический университет) — Россиянең иң борынгы университетларның берсе. 2011 елдан башлап Казан (Идел буе) федераль университетының бер өлеше булып тора.

Факультетларда көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 14 меңнән артык студент белем ала.

Тарих

undefined

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Россиянең иң өлкән югары уку йортларының берсе булган Казан дәүләт педагогика университеты базасында ачыла. Педуниверситетның башлангычы – 1876 елда Мәскәү һәм Санкт-Петербургдан соң ачылган Казан укытучылар институты. Шуннан соң аның исеме үзгәреп тора:

  • Казан укытучылар институты (1918 ел);
  • Көнчыгыш педагогика институты (1922 ел);
  • Татар педагогика институты (1931 ел);
  • Казан дәүләт педагогика институты (1934 ел);
  • Казан дәүләт педагогика университеты (1994 ел);
  • Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (2005 ел).

Сылтамалар