Идмас Үтәгәнов

Идмас Хәмит улы Үтәгәнов (рус. Эдмас Хамитович Утяганов; 16 февраль 1932, Казан11 июль 2012, Казан) ― кинорежиссер, 1960—1991 елларда Казан телевидение студиясе һәм 1979—1991 елларда Казан кинохроника студиясе режиссеры, ТССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1990). Россиянең шәрәфле кинематографисты[1][2].

Тормыш юлы

1932 елның 16 февралендә Казанда туган. Әтисе ягыннан бабасы Казан сәүдәгәре, «Бертуган Үтәгәновларның сәүдә йорты» (рус. Торговый дом братьев Утягановых) хуҗасы була. Әтисе Хәмит театрда суфлёр, аннары режиссёр булып эшли. Әнисе Бибинур (Ситдыйкова) циркта, театрда, филармониядә администратор булып эшли. Улына Идмас («Искусство для масс» гыйбарәсеннән) исеме бирә.

Октябрь инкыйлабыннан соң Үтәгәновлар гаиләсе таркала. Сәүдәгәр бабасы Сәмәркандка китә. Әбисе аның белән китәргә өлгерә алмый, «халык дошманы» хатыны буларак төрмәгә ябыла. Идмасның әтисе репрессиягә эләгә: 1941 елда Әстерхан колониясенә озатыла, шунда вафат була.

Әтисез калгач, Идмас якын туганнары Камал Сәләхетдинов (Камал III) гаиләсендә тәрбияләнә. Башлангыч мәктәпне, 1943 елда столярлык һөнәренә өйрәтүче һөнәр училищесын тәмамлый. 16 яше тулмау сәбәпле, укыганда эшләп йөргән 22нче (авиация) заводына эшкә алмыйлар. Театр училищесына укырга керә, ләкин татарча чиста сөйләшмәгәч, аннан китәргә мәҗбүр була. Гармун фабрикасына столяр булып урнаша. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Идел-Дон каналы төзелешенә китә. 1958 елда Казанга әйләнеп кайта. Республика татар күчмә театрына эшкә урнаша: башта кечкенә рольләрдә уйный, режиссёрның (Кәшифә Тумашева) ярдәмчесе була[3].

Сәнгать өлкәсендә ныклы белем алу теләге белән Мәскәүгә китә. ГИТИСның театр белгечлеге факультетын тәмамлый. Диплом эшен Мохтар Мутинга багышлый. Ленинградта режиссёрлар курсын тәмамлап, 1960 елдан Казан телевидение студиясендә эшли башлый.

Казан телевидение студиясе

Казан телевидение студиясендә беренче чорда режиссёрлар җитмәү сәбәпле, аңа төрле редакцияләрдә: пропаганда, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, «Яңалыклар», балалар һәм яшьләр редакцияләрендә эшләргә туры килә. Телевидение тапшыруларын әзерләү белән бергә, И. Үтәгәнов документаль фильмнар да төшерә. Беренче фильмы — 1966 елда Мулланур Вахитовка багышлап төшерелгән «Халык комиссары турында хикәят» (рус. Рассказ о народном комиссаре, кинооператор Валерий Николаев). 1967 елда Хөсәен Ямашевка багышланган икенче фильмы чыга. ТАССРның 50 еллыгына «Совет Татарстаны» (рус. Советский Татарстан) фильмы төшерелә, анда Болгар чорыннан башлап татар халкы тарихы күрсәтелә. Татар театрының 70 еллыгына 1976 елда «Татар театры тарихы» фильмы чыга. Казан телевидение студиясе белән бер үк вакытта Казан кинохроника студиясендә дә эшли. Үзгәртеп кору чоры башлангач, исемнәре тыелган шәхесләр турында фильмнар төшерә: 1987 елда «Галимҗан Ибраһимов», 1996 елда Мирсәет Солтангалиев турында «Мин кем соң?» (рус. Кто же я?) фильмнары эшләнә[4].

Нәкый Исәнбәт әсәрләренә нигезләнеп, 12 сериядән торган 6 сәгатьлек «Мырау батыр» татар мюзиклын төшерә (музыка авторы Рәшит Абдуллин).

1991 елда пенсиягә чыга. Халык тарихының Болгар чорына кадәрге өлешен чагылдырган «Азат мәргән» фильмын иҗат итә. Бөек Җиңүнең 50 еллыгына Татарстанның 13 Советлар Союзы Герое турында 2 серияле фильм эшләнә. Сара Садыйковага багышланган 3 сәгатьлек «Моңсара» фильмы төшерелә. 40 фильмнан торган «Замандаш» телесериалына 3 ел гомерен багышлый: «Рәссам Илдар Ханов», «Композитор Софья Гобәйдуллина», «Академик Мансур Хәсәнов», «Шагыйрь Ренат Харис», «Салих Сәйдәшев» һ.б.[5].

И. Үтәгәнов тарафыннан 5 телесериал, 60 телефильм, 20 кинофильм, 60 тан артык «На Волге широкой», «Татарстан» журналлары номерлары дөньяга чыгарылган.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентларына кино теориясе һәм тарихы буенча дәресләр биргән[6].

2012 елның 11 июлендә вафат була, Казанда җирләнгән.

Фильмография (төп эшләре)

  • 1966 — «Халык комиссары турында хикәят» (Мулланур Вахитов турында);
  • 1967 — Хөсәен Ямашев турында фильм;
  • 1969 — «Совет Татарстаны» (ТАССРның 50 еллыгына; ике сериядә);
  • 1972 — «Йортыгызга тынычлык» («Мир вашему дому»);
  • 1976 — «Татар театры тарихы»;
  • 1988 — «Галимҗан Ибраһимов» фильмы;
  • 1989 — «Мырау батыр» (12 серияле мюзикл);
  • 1996 — «Мин кем соң?» (Мирсәет Солтангалиев турында);
  • 1991 — «Азат мәргән» (өч серияле);
  • 1995 — Бөек Җиңүнең 50 еллыгына 2 серияле фильм (Татарстан Геройлары турында);
  • 1996 — «Моңсара» (Сара Садыйковага багышланган) фильмы;
  • 2000-еллар — «Замандаш» телесериалы (40 фильм: Илдар Ханов, Софья Гобәйдуллина, Мансур Хәсәнов, Ренат Харис, Салих Сәйдәшев һ.б.).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Улы Сәйяр (1964–2021), математика укытучысы[7][8].

Кызы Ләйсән (1973), оныгы Софья (1997).

Искәрмәләр

  1. Утяганов Эдмас Хамитович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
  2. Утяганов Эдмас Хамитович // «Милләттәшләр» порталы
  3. Кинорежиссер Идмас Утяганов отмечает 50-летие творческий деятельности (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан (8 апрель 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
  4. Нәсим Акмал. Маршал Чуйковны чакыртып китергән Үтәгәнов. beznenmiras.ru (4 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
  5. Киноюбиляры. Централизованная библиотечная система, г. Набережные Челны [рус.]
  6. Идмас Утяганов отмечает 50-летие творческой деятельности. Татар-информ, 11.04.2008
  7. Павел Шмаков. Павел Шмаков: «Сайяр Идмасович просто влюблял детей в сумасшедше трудную математику» (рус.). БИЗНЕС Online (26 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
  8. Ушёл из жизни Сайяр Эмдасович Утяганов, выпускник кафедры теории относительности и гравитации Казанского университета. 2021 елның 27 ноябрь көнендә архивланган. Сайт КФУ, 21.01.2021 [рус.]

Әдәбият

Сылтамалар