Җиңү көне (Бөек Ватан сугышы)
Җиңү көне (рус. День Побе́ды) — Совет халкының Бөек Ватан сугышында нацист Германиясен җиңүе бәйрәме. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 8 маендагы Указы нигезендә барлыкка килә һәм ел саен 9 майда билгеләп үтелә[5]. 1945–1947 елларда һәм 1965 елдан алып эшләми торган бәйрәм көне булып санала[6].
9 Май — Россия Хәрби даны көннәренең берсе.
Россиянең күп кенә шәһәрләрендә хәрби парадлар оештырыла һәм бәйрәм салютлары бирелә, Мәскәүдә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салу һәм тантаналы йөреш, зур шәһәрләрдә бәйрәм йөрешләре үткәрелә һәм фейерверклар аттырыла.
Бу көн шулай ук якын һәм ерак чит илләрнең дистәләгән дәүләтендә билгеләп үтелә, кайбер җирләрдә дәүләт бәйрәме булып тора.
2010 елларда ветераннар портретлары белән «Үлемсез полк» йөреше киң тарала.
Сугышның соңгы көннәре
Берлин һөҗүм операциясе
1945 елның апрелендә Кызыл Армия Берлинга якынлаша. Операция башланганчы Совет гаскәрләрендә 149 укчы һәм 12 кавалерия дивизиясе, 13 танк һәм 7 механикалаштырылган корпус, 15 аерым танк һәм үзйөрешле бригада исәпләнә, аларның гомуми саны 1 900 000 кешедән артып китә. Операциядә катнашкан Польша гаскәрләренең 1 нче һәм 2 нче армияләрендә 10 җәяүле һәм 1 танк дивизиясе, шулай ук 1 аерым кавалерия бригадасында 155 900 кеше була. Операциядә барлыгы 2 миллионнан артык солдат һәм офицер[7], 6250 танк һәм үзйөрешле орудие, 41 600 орудие һәм миномёт, 7500 очкыч катнаша.
Алман гаскәрләре Одер һәм Нейсе елгаларының көнбатыш ярлары буйлап оборонаны били. Берлин янәшәсендә һәм шәһәрнең үзендә составында 62 (шул исәптләрән 48 пехота, 4 танк һәм 10 моторлаштырылган) дивизия, 37 аерым җәяүлеләр полкы, якынча 100 аерым җәяүле батальоны, шулай ук шактый сандагы артиллерия частьлары һәм подразделениеләре булган гаскәр группировкасы туплана. Бу төркемдә миллионга якын кеше, 1500 танк, 10 400 орудие һәм миномёт, 3300 хәрби очкыч исәпләнә[8]. Берлин үзе дә көчле ныгытылган районга әверелә һәм урам сугышларын алып баруга әзерләнә. Берлин тирәсендә өч оборона боҗрасы корыла, шәһәр эче гарнизоннында бер меңгә якын кешелек 400дән артык тимер-бетон даими ут ноктасы төзелә. Гарнизон составында 200 000гә якын кеше исәпләнә.
Берлин операциясе барышында Кызыл Армиянең 78 291 хәрбие вафат була һәм санитар югалтулар 274 184 кешене тәшкил итә[7], тәүлегенә 15 000нән артык солдат һәм офицер сафтан чыга. Шулай ук Польша гаскәрләре 8892 кешесен югалта, бу саннарның 2825е — кире кайтарылмаслык югалту була.
Алман оборонасын өзүдә һәм шәһәрдәге сугышларда танклар киң кулланыла. Шәһәр шартларында алар үзләренең барлык мөмкинлекләрен файдалана алмый һәм еш кына алманнарның танкларга каршы чаралары өчен уңайлы мишеньгә әверелә. Бу шулай ук зур югалтуларга китерә: ике атна барган бәрелешләрдә Кызыл Армия Берлин операциясендә катнашкан танкларының һәм үзйөрешле артиллерия җайланмаларының өчтән берен югалта, ул барлыгы 1997 берәмлеккә тиң. 2108 орудие һәм миномёт, 917 хәрби очкыч юкка чыгарылуга карамастан, Совет гаскәрләре операциянең төп бурычын тулысынча үтәүгә ирешә: дошманның 70 җәяүле, 12 танк һәм 11 моторлаштырылган дивизиясе тар-мар ителә, 480 меңләп кешене әсирлеккә алына[9], Германиянең башкаласы кулга төшерелә һәм шул рәвешле ул капитуляцияләнергә мәҗбүр була.
1945 елның 1 маенда, Рейхстагны штурмлау вакытында, кече лейтенант А. П. Берест җитәкчелегендә, сержант Михаил Егоров һәм кече сержант Мелитон Кантария Рейхстаг бинасы түбәсенә Җиңү Байрагын беркетә[10].
Капитуляциягә кул кую
1945 елның 1 маенда төнге 3 тулып 50 минутта 8 нче гвардия армиясенең команда пунктына вермахтның коры җир көчләре генераль штабы начальнигы — җәяүле гаскәр генералы Кребс китерелә һәм килешү турында сөйләшүләр алып барырга вәкаләтле булуын белдерә. Әмма Сталин каршылыксыз капитуляциядән кала башка сөйләшүләр алып бармаска боера. Алман командованиесе сәгать 10га кадәр каршылыксыз капитуляциягә ризалык бирмәгән очракта Совет гаскәрләре җимергеч һөҗүм ясаячак дигән шарт куела. Җавап алынмагач, Совет гаскәрләре 10 тулып 40 минутта Берлин үзәгендәге оборона калдыкларына таба көчле ут ача. Кичке алтыда капитуляция турындагы таләпләрнең кире кагылуы билгеле була. Шуннан соң шәһәрнең Империя канцеляриясе урнашкан үзәк өлешенә соңгы һөҗүм башлана. Канцелярия өчен сугышлар 1–2 май төне дәвамында бара. Иртән барлык бөтен биналар Совет солдатлары тарафынан биләп алына.
2 май төнендә 1 тулып 50 минутта радио аша «Парламентёрларны Бисмарк-штрассе күперенә җибәрәбез. Сугыш хәрәкәтләрен туктатабыз» дигән хәбәр җиткерелә. Соңрак пропаганда министры урынбасары доктор Фриче Совет командованиесеннән радио аша чыгыш ясарга рөхсәт алып, Берлин гарнизонының алман гаскәрләренә каршылык күрсәтүне туктатырга боерып мөрәҗәгать итә. Көндезге өчтә Берлин гарнизонында калган гаскәр — аның составындагы 134 меңнән артык кеше әсирлеккә бирелә.
7 майда Реймста Үзәк Европа вакыты буенча сәгать 2 тулып 41 минутта, 8 майда төнге 11 тулып 1 минутта (Мәскәү вакыты белән 9 майда төнге 12 тулып 1 минутта) үз көченә кергән «Германиянең шартсыз капитуляциясе турындагы акт» документы имзалана. Алман Башкомандованиесе исеменнән беркетмәгә генерал Уолтер Смит (союздаш экспедицион көчләр исеменнән), Совет Башкомандованиесе исеменнән генерал Иван Суслопаров, шулай ук актны шаһит буларак имзалаган француз армиясе генералы Франсуа Севез алдында генерал Йодль кул куя. Әмма генерал Суслопаровның Германиянең капитуляциясе турындагы актны имзалау өчен Мәскәүдән рөхсәте булмый, Советлар Союзы башка актны раслауны таләп итә.
8 майда Үзәк Европа вакыты белән 22 сәгать 43 минутта (Мәскәү вакыты белән 9 майда төнге 12 тулып 43 минутта) Карл Дёницның тиешле вәкаләтләренә ия вермахт генерал-фельдмаршалы Вильгельм Кейтель, шулай ук Люфтваффе генерал-полковнигы Ганс-Юрген Штумпф һәм Кригсмарине адмиралы Ганс Георг фон Фридебург 9 майда Мәскәү вакыты буенча төнге 12 тулып 1 минутта үз көченә керәчәк капитуляция турындагы тагын бер актка кул куя.
Капитуляцияне кабул итеп, Советлар Союзы Германия белән солых төземи, ягъни алар белән сугыш хәлендә кала. Бу каршылык СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан тиешле карар кабул ителү белән, 1955 елның 25 гыйнварында рәсми рәвештә тәмамлана.
Германия ставкасының соңгы хәбәре
9 майда Совет гаскәрләре басып алган Цоссеннан киткән Германия ставкасы үзенең соңгы хәбәрен бастыра:
| Гросс-адмирал Дёниц ставкасыннан
Кораллы көчләрнең югары Башкомандованиесе хәбәр итә: Көнчыгыш Пруссиядә Германия гаскәрләре сишәмбе көнне Висла тамагын һәм Фрише Нерунг борынының көнбатыш өлешен соңгы мөмкинлеккә кадәр биләде. Бигрәк тә 7 нче пехота дивизиясе аерылып торды. Аның үрнәк гамәлләре өчен дивизия командиры генерал фон Заукен кылычлы имән яфраклары һәм Тимер хач рыцарь тәресе бриллиантлары белән бүләкләнде.
Ике ай дәвамында барлык Совет һөҗүмнәрен кире каккан Бреслау саклаучылары, геройларча каршылык күрсәткәннән соң, соңгы мизгелдә дошман өстенлегенә юл куйды. Көньяк-Көнчыгыш һәм Көнчыгыш фронтларда төп берләшмәләрнең Дрезденга кадәр барлык штаблары утны туктату турында боерык алды. Чехлар күтәрелешләре бөтен Богемия һәм Моравиядә диярлек капитуляция шартларын үтәүгә һәм бу райондагы элемтәләребезгә комачауларга мөмкин ачты. Югары Башкомандование штабы әлегә кадәр Лёр, Рендулич һәм Шернер армия төркемнәре турында мәгълүмат алмаган иде. Фатерландтан читтә сугышкан Атлантик океан яр буендагы терәк пунктларын саклаучылар, Норвегиядәге гаскәрләр һәм Эгей диңгезе утрауларындагы гарнизоннар, буйсыну һәм тәртип саклап, Германия солдатының намусын яклады. Шулай итеп, төн уртасыннан башлап барлык фронтларда корал тавышы тынды. Гросс-адмирал боерыгы буенча, вермахт мәгънәсезгә әйләнгән сугышны туктатты. Шуның белән алты ел диярлек дәвам иткән героик көрәш тәмамланды. Ул безгә бөек җиңүләр дә, авыр җиңелүләр дә китерде. Германия вермахты ахыдан дошманның гаять зур көченә хөрмәт белән биреште. Антына тугры калган Герман солдаты, ахыргача үзен халкына багышлап, гасырлар дәвамында онытылмаслык каһарманлык башкарды. Тыл, авыр югалтулар кичеп, соңгы мизгелгә кадәр бөтен көченә ярдәм итте. Фронтның һәм тылның кабатланмас казанышлары тарихның гадел хөкемендә үзенең ахыргы бәясен алачак. Хәтта дошман да Герман солдатларының җирдәге, судагы һәм һавадагы данлы гамәлләрен, югалтуларын ихтирам итүдән баш тарта алмаячак. Шунлыктан һәр солдат коралын намус, горурлык белән сала һәм тарихыбызның бу авыр сәгатьләрендә халкыбызның мәңгелек тормышы хакына батырлык, ышаныч белән хезмәткә мөрәҗәгать итә ала. Бу сәгатьтә вермахт үзенең вафат солдатларын искә ала. Һәлак булучылар безнең өчен күпсанлы яраларыннан кан саркыган Ватаныбызга карата тугрылыкка, буйсынуга һәм дисциплинага өндәү үрнәге булып тора. |
Каршылык күрсәтүнең соңгы нокталары
Капитуляциягә кадәр алманнар Франциянең Атлантик яры буендагы терәк пунктларны (Дюнкерк, Ла-Рошель, Лорьян), Гернси, Джерси һәм берничә башка утрауны, Германиянең төньяк өлешен, Үзәк Европадагы территорияне (Көньяк Германиянең, Австриянең, Чехословакиянең бер өлешен), Данцигтан көнчыгыштарак — Висла тамагында урнашкан Путцигер-Нерунг борыны һәм Латвия ССРның Курляндия плацдармнарын, Греция архипелагы утрауларын, Дания һәм Норвегиянең күп җирләрен, Голландиянең яр буе территорияләренең бер өлешен били. Үзәк Европада Совет фронты каршында торган алман гаскәрләре капитуляция турындагы боерыкка буйсынмыйлар һәм, Англия–Америка оккупация зонасына күчәргә омтылып, Көнбатышка таба чигенә башлыйлар.
10 майда Совет гаскәрләре Хель шәһәре белән Путцигер-Нерунг борынындагы плацдармны ала, 11 майда Курляндия аларның контроленә күчә. 14 майга Үзәк Европада Көнбатышка чигенгән алман гаскәрләрен эзәрлекләү тәмамлана. 9 майдан 14 майга кадәр барлык фронтларда Совет гаскәрләре тарафыннан 1 миллион 230 меңнән артык алман солдаты һәм офицеры, 101 генерал әсирлеккә алына. 15 майда Совет мәгълүмат бюросы барлык фронтларда әсирләрне кабул итүнең тәмамлану турында игълан итә[11].
Бәйрәм тарихы
Җиңү көнен 9 майда бәйрәм итү СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 8 маендагы Указы нигезендә кабул ителә һәм ул ял көне буларак санала[12].
1945 елның 9 мае
9 май иртәсендә Югары Башкомандующийның (И. В. Сталинның) 369 номерлы боерыгы чыга[13]:
| Югары Башкомандующийдан Кызыл Армия гаскәрләренә БОЕРЫК 1945 елның 8 маенда Берлинда Германиянең югары командованиесе вәкилләре тарафыннан алман кораллы көчләренең шартсыз капитуляциясе турындагы акты имзаланды. Совет халкының алман-фашист илбасарларына каршы алып барган Бөек Ватан сугышы Җиңү белән тәмамланды, Германия тулысынча тар-мар ителде. Иптәш кызылармиячеләр, кызылфлотчылар, сержантлар, старшиналар, армия һәм флот офицерлары, генераллар, адмираллар һәм маршаллар, сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү белән котлыйм! Германияне тулысынча җиңеп чыгу уңаеннан, бүген, 9 майда — Җиңү көнендә, 22 сәгатьтә Ватаныбызның башкаласы Мәскәү, Ватан исеменнән, шушы искиткеч Җиңүне яулаган Кызыл Армиянең батыр гаскәрләре, корабльләр һәм Хәрби-Диңгез Флоты частьлары хөрмәтенә мең орудиедан торган утыз артиллерия залпы белән салют бирә. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышта һәлак булган каһарманнарга мәңгелек дан! Яшәсен җиңү яулаган Кызыл Армия һәм Хәрби-Диңгез Флоты! Советлар Союзы Югары Башкомандующие Маршал И. Сталин,
1945 елның 9 мае
|
Моннан тыш, бу көнне СССР Югары Советы Президиумы «„1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен“ медален гамәлгә кую турында» Указ чыгара[13].
1945 елның 9 маенда узган беренче бәйрәм зур салют белән тәмамлана. Совет кешеләренең хәтерендә ул озакка уелып кала. 1945 елның 24 июнендә узган парад Германияне Җиңүне бәйрәм итүнең финал аккорды була[13].
1945–1964 елларда бәйрәм чаралары
1945–1947 елларда Җиңү көне ял булып санала[5], әмма СССР Югары Советы Президиумының 1947 елның 23 декабрендәге Указы нигезендә Җиңү көне — эш көне, аның урынына Яңа ел ял көне итеп үзгәртелә[14]. Бары тик 17 елдан соң, Брежнев вакытында, 1965 елда Җиңү көне яңадан эшләми торган көн була[15][16].
Хәзерге бәйрәмнең гадәти атрибутлары бер көн эчендә генә барлыкка килми. Мисал өчен, сугыштан соңгы беренче 20 ел эчендә Җиңү хөрмәтенә парад бер генә мәртәбә — 1945 елның 24 июнендә уздырыла. 20 ел дәвамында бәйрәм чаралары нигездә салют белән генә чикләнә, әмма бөтен ил, эш көне булмауга карамастан, узган сугышның ветераннары белән бергә Җиңү көнен билгеләп үтә[17].
Сталин вакытында да, Хрущёв заманында да бәйрәмне үткәрүнең «сценарие» бер була: үзәк газеталарда бәйрәм мәкаләләре чыга, тантаналы кичәләр үткәрелә, СССРның барлык зур шәһәрләрендә 30 артиллерия залпыннан торган салют бирелә. Хрущёв вакытындагы бәйрәмнәрдә Сталин да, узган сугышның полководецлары да макталмый, чөнки аларның күбесе белән Хрущёв сүзгә килгән була[17].
Аерым алганда, Җиңүнең беренче юбилеенда — 1955 елның 9 маенда илнең шәһәрләрендә тантаналы җыелышлар үткәрелсә дә, хәрби парадлар уздырылмый, ул гадәти эш көне була. Шулай ук мәйданнарда һәм паркларда оештыралган концертларны һәм массакүләм халык күңел ачуларын билгеләп үтәргә мөмкин. Моннан тыш, Мәскәүдә, союздаш республикаларның башкалаларында һәм герой-шәһәрләрдә 30 артиллерия залпы белән салют бирелә[18].
1958 елдан СССРның бер генә дәүләт бәйрәмендә дә Кызыл мәйдан күгендә һава парадлары уздырылмый[19].
1948–1964 еллар аралыгында Җиңү көне рәсми рәвештә билгеләп үтелми[20].
1965–1991 елларда бәйрәм чаралары
Совет чорында — 1965, 1975, 1985 елларда Җиңү көне 9 майда Кызыл мәйданда билгеләп үтелә.
Җиңү көне Германиянең тар-мар ителүенең 20 еллык юбилеена гына әһәмиятлелеге буенча Бөек Октябрь социалистик инкыйлабы тантаналарыннан соң икенче милли бәйрәмгә әверелә. Брежнев Җиңү көнен бәйрәм итү ритуалына җитди төзәтмәләр кертә, алар хәзерге вакытта да дәвам иттерелә[17]:
- Кызыл мәйданда хәрби парад уздырыла һәм Кремльнең съездлар сараенда кабул итү оештырыла;
- Җиңү көне яңадан ял итеп үзгәртелә.
1965 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган икенче Парад уздырыла[19].
Шуннан бирле тантаналарның масштабы үсә бара. 1967 елдагы Җиңү көнендә Брежнев шәхсән үзе Билгесез солдат кабере мемориаль комплексын ачуда катнаша. 1975 елның 9 маендагы юбилей чаралары үз эченә Ленин мавзолеена һәм Билгесез солдат каберенә (35 минут) чәчәкләр салуны, көндезге 1дә — Кызыл мәйданда Мәскәү яшьләренең тантаналы манифестациясен (45 минут эчендә)[21] , өчтә — бәйрәм кабул итүен, кичке 6 тулып 50 минутта — бер минут тынлыкны ала, 21:00 сәгатьтә бәйрәм салюты уза[17]. Моннан тыш, 1960 еллардан башлап 9 майда СССРның күп шәһәрләрендә хәрби парадлар үткәрелә башлый. Бу көнне хәрби частьләр һәм хәрби училищелар марш белән шәһәр урамнары буйлап хәрби мемориалларга, һәлак булган сугышчылар һәйкәлләренә бара, анда митинглар һәм чәчәкләр салу үткәрелә[17].
1985 елның 9 маенда Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан өченче Парад уза[20]. 1990 елның 9 маенда дүртенче парад оештырыла, Бөек Ватан сугышы хәрби техникасы җәлеп ителә[20].
Хәзерге Россиядә бәйрәм чаралары
СССР таркалганнан соң 1995 елга кадәр Кызыл мәйданда 9 май хәрби парадлары үткәрелми.
Ул вакытта Мәскәүдә Кызыл мәйданда җәяүле саф һәм Поклонная тавында гаскәрләр, сугыш техникасы катнашында парад уза. Шуннан бирле Кызыл мәйданда парадлар ел саен үткәрелә башлый, әмма беренче вакытта хәрби техникасыз уза.
9 май — Бөек Ватан сугышы тәмамланган көн, Россиянең Хәрби дан көннәренең берсе[22].
1997 елдан ил хакимнәре парадны кабул итү өчен мавзолейга менүдән туктый, моны аның каршында төзелә торган вакытлы күтәртмәләрдән башкара.
2005 елдан Ленин мавзолеен парадлар вакытында фанера белән каплыйлар, шул вакыттан алып ил җитәкчелеге парадны аның фонында кабул итә. Бу елда Мәскәүдәге парадта АКШ президенты Джордж Буш, Франция президенты Жак Ширак, КХР Рәисе Ху Цзиньтао, Италия премьер-министры Сильвио Берлускони, шулай ук Германия канцлеры Герхард Шредер кебек югары дәрәҗәле чит ил кунаклары катнаша.
2006 елда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә «Хәрби дан шәһәре» дигән мактаулы исем булдырыла.
2007 елдан бәйрәм итүдә халык бердәмлеге, бәйрәм, ветераннарны хәтерләү һәм хөрмәт итү символы буларак Георгий тасмалары киң кулланыла башлый[23].
2008 елдан парад яңадан хәрби техника, шул исәптән хәрби авиация катнашында үткәрелә.
2010 елның Мәскәүдә узган парады Франциядән, Англиядән, АКШтан һәм Польшадан Гитлерга каршы коалиция буенча Россиянең союздаш илләре гаскәрләренең катнашуы белән истәлекле. Бу елда Җиңү Парады бер үк вакытта Россиянең 72 шәһәрендә уза.
Җиңү көненә багышланган бәйрәм йөрешләре барлык герой-шәһәрләрдә, хәрби округларда, Россиянең һәм БДБ илләренең кайбер зур шәһәрләрендә уза. Бу көнне гадәттәгечә фронтовиклар очраша, Билгесез солдат каберенә, дан һәм хәрби батырлык һәйкәлләренә чәчәкләр салына, бәйрәм салюты яңгырый.
2012 елда Томскта беренче тапкыр «Үлемсез полк» акциясе уздырыла, анда катнашучылар колонна артыннан сугышта катнашкан ата-аналарының, бабаларының һәм бабаларының аталары портретларын күтәреп бара[24].
2013 елдан башлап, бу традиция бөтен Россиягә һәм аннан читкә тарала, елдан-ел күбрәк шәһәр һәм илләрне колачлый[25]. 2015 елда акция Россия буенча йөрештә катнашкан 12 миллионга якын кешене туплый. Мәскәүдә генә дә акциягә 500 мең катнашучы[26], шул исәптән Россия Президенты В. В. Путин да кушыла[27].
Мәскәүдә Җиңү Парады
- 1995 — Җиңүнең 50 еллыгы. Поклонная тавында мемориаль комплекс һәм Манеж мәйданында маршал Г. К. Жуковка һәйкәл ачу. Кызыл мәйданда ветераннарның җәяүле һәм Поклонная тавында хәрби техника парады;
- 2000 — Җиңүнең 55 еллыгы. Кызыл мәйданда ветераннарның соңгы җәяүле парады уза;
- 2005 — Җиңүнең 60 еллыгы. Парад тарихи һәм заманча өлешләрдән тора. Аның кульминациясе — 2600 ветеранның «полуторка»ларда узуы. «Георгий тасмасы» акциясе старт ала;
- 2008 — Җиңүнең 63 еллыгы. Парад вакытында хәзерге Россия тарихында беренче тапкыр Кызыл мәйданда авыр хәрби техника кулланыла[28];
- 2009 — Җиңүнең 64 еллыгы[29];
- 2010 ел — Җиңүнең 65 еллыгы. Парадта Россия Кораллы Көчләренең 11 335 хәрбие, шулай ук 13 чит ил хәрбие, 161 берәмлек хәрби техника, 127 очкыч һәм вертолёт катнаша[30];
- 2011 — Җиңүнең 66 еллыгы. Парадта РФ Кораллы Көчләренең шәхси составыннан тыш 106 берәмлек бронетехника катнаша[31];
- 2012 — Җиңүнең 67 еллыгы. Парадта 14 мең хәрби хезмәткәр, хәрби техника һәм очкычлар катнаша[32];
- 2013 — Җиңүнең 68 еллыгы. Тантаналы йөрештә 11 мең хәрби хезмәткәр, күпсанлы хәрби техника, шулай ук 68 очкыч һәм вертолёт катнаша[33];
- 2014 — Җиңүнең 69 еллыгы. Хәрби парадта барлыгы 11 мең хәрби хезмәткәр, 151 берәмлек хәрби техника, 69 очкыч һәм вертолёт катнаша[34];
- 2015 — Җиңүнең 70 еллыгы. Кызыл мәйдандагы парадта 15 меңнән артык хәрби хезмәткәр, 194 берәмлек коры җир хәрби техникасы, шул исәптән өр-яңа «Армата» танкы, 143 очкыч һәм вертолёт катнаша[35];
- 2016 — Җиңүнең 71 еллыгы. Парадта 10 меңгә якын кеше һәм 130 берәмлек хәрби техника катнаша[36];
- 2017 — Җиңүнең 72 еллыгы. Парадта 10 меңнән артык кеше һәм 114 берәмлек техника, шул исәптән «Тайфун-К» һәм «Тайфун-М» бронеавтомобильләре катнаша[37];
- 2018 — Җиңүнең 73 еллыгы. Кызыл мәйдан буйлап 13 меңнән артык кеше һәм 150 хәрби техника үрнәге уза. Һавада 75 очкыч һәм вертолёт оча. Парадта беренче тапкыр «Терминатор» хәрби машинасы, «Уран» роботлары, «Катран» һәм «Корсар» пилотсыз очкычлары катнаша[38];
- 2019 — Җиңүнең 74 еллыгы. Парадта 13 мең кеше һәм 130 берәмлек хәрби техника катнаша. Техник яңалыклардан — «Aurus» автомобильләре, шулай ук күптән түгел кораллануга кабул ителгән «АК-12» автоматлары була. Мәскәүдә Җиңү Парадының һавадагы өлеше табигать шартлары сәбәпле үткәрелми кала[39];
- 2020 — Җиңүнең 75 еллыгы. COVID-19 эпидемиясе таралу сәбәпле, 9 майда парадның һавадагы өлеше генә уздырыла, калган вакыйгалар 24 июньгә күчерелә. Хәрби парадта 14 меңнән артык хәрби хезмәткәр, 200дән берәмлектән артык хәрби техника, 75 очкыч һәм вертолёт катнаша[40];
- 2021— Җиңүнең 76 еллыгы. Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы парадта 12 мең солдат һәм офицер, 191 хәрби машина, шулай ук 76 очкыч һәм вертолёт катнаша[41];
- 2022 — Җиңүнең 77 еллыгы. Кызыл мәйдандагы парадта 11 мең хәрби хезмәткәр һәм 131 берәмлек заманча корал һәм хәрби техника катнаша[42].
Галерея
Элеккеге СССР илләрендә бәйрәм чаралары
Җиңү көне БДБның бөтен территориясендә диярлек — Азәрбайҗанда, Әрмәнстанда, Белоруссиядә, Казахстанда, Кыргызстанда, Молдавиядә, Россиядә, Таҗикстанда, Төрекмәнстанда[3][4], Үзбәкстанда, шулай ук өлешчә танылган Абхазиядә[43], Көньяк Осетиядә[44], танылмаган Днестр буенда бәйрәм ителә һәм ял көне булып санала. Ел саен Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык вәкиллекләре ярдәмендә чит илләрдә Җиңү көне масштаблы бәйрәм буларак үткәрелә. Ел саен дөньяның төрле почмакларында бу көнгә багышланган чаралар уза.
Азәрбайҗан
Азәрбайҗанда 9 Майга һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар бирелә. Азәрбайҗан Президенты Һейдәр Алиев карары буенча, 1994 елдан башлап, 9 май Азәрбайҗанда ел саен Җиңү көне буларак билгеләп үтелә һәм ял көне санала. Гадәттәгечә 9 майда Азәрбайҗан Президенты Илһам Әлиев сугыш ветераннары белән ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Гази Асланов кабере янәшәсендәге һәйкәл янында очраша[прим. 1][45], һәйкәлгә чәчәкләр сала һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган Азәрбайҗан сугышчыларын искә ала[46][47].
2016 елдан Бакуда ел саен Азәрбайҗан казаклары якташлыгы ярдәмендә «Үлемсез полк» акциясе оештырыла. Акция барышында катнашучылар Бакуның Нариман районында урнашкан Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Азат итүче сугышчыларның туганнар кабере мемориалы янына җыелалар, чәчәкләр салалар һәм фашизмны җиңүгә гомерләрен биргән батырларны искә алалар[прим. 2][45][48][49].
Әрмәнстан
Хәзерге Әрмәнстанда Бөек Ватан сугышы геройлары һәм корбаннары турындагы истәлек кагылгысыз булып кала, Җиңү көне «Әрмән халкының батырлыгы һәм яңарышы көне» буларак үз әһәмиятен саклый[50].
Җиңү бәйрәме алдыннан ел саен зур шәһәрләрдә «Георгий тасмасы» патриотик акциясе үткәрелә[51][52][53][54]. 2016 елдан башлап «Әрмәнстанның Үлемсез полкы» иҗтимагый патриотик оешмасы ел саен Ереванда һәм Гюмрида «Үлемсез полк», «Хәтер юлы» акцияләрен уздыра[55][56][57]. 2020 елда шулай ук «Минем героем тарихы» онлайн акциясе башланып китә, анда илнең һәр кешесе үзенең сугышта катнашкан туганы турында сөйли ала[58].
Үз чиратында, Әрмәнстанның югары дәүләт эшлеклеләре нацист Германиясенә каршы көрәштә Совет халкының төп роленең тарихи хәтере әһәмиятен ассызыклый һәм аны бозып күрсәтү омтылышларын кисәтә[50].
Үзбәкстан
Үзбәкстанда 1999 елдан 9 май — милли бәйрәм — Хәтер һәм хөрмәт көне буларак билгеләп үтелә[59].
Украина
1991–2015 елларда Украинада Җиңү көне рәсми рәвештә «Бөек Ватан сугышында Җиңү көне» буларак билгеләп үтелә. 2015 елның 9 апрелендә Украина Югары Радасы «1939–1945 еллардагы Икенче бөтендөнья сугышында нацизмны җиңүне мәңгеләштерү турында» закон кабул итә[60], 9 майда президент тарафыннан имзалана һәм 21 майда үз көченә керә[61][прим. 3].
Рәсми рәвештә Хәтер һәм татулашу көне (8 май) һәм Икенче бөтендөнья сугышында нацизмны Җиңү көне (9 май) билгеләп үтелә[61][62]. Шулай ук 2015 елдан Украинада илне коммунизмсызлашу кысаларында Совет символикасы[63], шул исәптән Җиңү Байрагы тыела[64].
Бәйрәмне үзгәртүгә карамастан, Җиңү көнен аның классик вариантында рәсми булмаган рәвештә бәйрәм итүне дәвам итәләр. Аерым алганда, 2017 елда Украинаның кайбер өлкә үзәкләрендә «Үлемсез полк» йөрешләре уздырыла, бу чаралар катнашучыларның һәм милләтчелек оешмалары вәкилләренең үзара бәрелешләре белән тәмамлана[65].
2018 елда бу акция кысаларындагы йөреш Киевта сугышулар белән дәвам итә[66]. Моннан тыш, Украинада Җиңү көнен бәйрәм итү тыелган символиканы кулланган өчен кулга алулар белән билгеле (тулаем ил буенча 14 кеше тоткарлана)[67].
Бөек Ватан сугышы символикасы
СССРда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең төп символлары булып Мәңгелек ут, герой шәһәрләрдәге мемориаллар, Ватан сугышы ордены, гвардия тасмасы, кызыл канәфер, йолдызчыклы солдат пилоткасы һәм башкалар санала. Соңрак аларга Россия Фелерациясендәге «Георгий тасмасы» акциясе һәм аның БДБ илләрендәге аналоглары өстәлә.
Элеккеге СССР илләреннән читтә бәйрәм чаралары
Израильдә Җиңү көнен билгеләп үтелә[68]. Бу илдә 9 май 2000 елда Икенче бөтендөнья сугышы ветераннары һәм блокадачылар турында закон кабул ителү нәтиҗәсендә дәүләт бәйрәме санала, аны СССРдан (ул таркалганчы һәм аннан соң) дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм итеп күтәрүгә ирешкән репатриантлар алып килә[69]. Бәйрәм парадлары Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында уза, аларның Германияне тар-мар итүдәге әһәмиятле роле Израиль дәүләте тарафыннан таныла[69][прим. 4][70]. 2017 елның июлендә Израиль парламенты 9 майда нацист Германиясен Җиңү көнен бәйрәм итү турында закон кабул итә[71][72].
9 май — Сербиядә дәүләт бәйрәме булып санала.
Германия 8 майны рәсми рәвештә Азат ителү көне буларак билгеләп үтә. Бу көн дәүләт бәйрәме булмаса да, бөтен ил буенча, аеруча түгәрәк даталарда, төрле истәлекле чаралар үткәрелә. Моннан тыш, 9 майда Берлинның Трептов паркында истәлекле чаралар уза, Азат итүче сугышчы һәйкәленә чәчәкләр куела һәм халык күңел ачулары оештырыла, аларда, беренче чиратта, рус телле халык катнаша[73].
2007 елдан башлап Лондонда (Бөекбритания) Җиңү көне бәйрәм итеп үткәрелә. Игътибар үзәгендә төп роль уйнаганучыларның берсе Бөекбритания булган Төньяк конвойлар тора. Бәйрәм 9 майда Британия һәм Россия ветераннары, Британия Короле гаиләсе әгъзалары, Россия һәм Британия дипломатлары катнашында «Белфаст» крейсеры бортында (Темзаның көньяк ярында урнашкан музей) уза. 2012 елдан бәйрәм итү Король филармония оркестрының ачык чыгышы белән баетыла, программага П. И. Чайковскийның «1812 ел» увертюрасын кертелә, крейсердан туп тавышлары яңгыратыла.
1945–1989 елларда Болгария Халык Республикасы Җиңү көнен ел саен бәйрәм итә. 1989 елның 10 ноябреннән соң Җиңү көне илдәге рәсми дәүләт бәйрәмнәре исемлегеннән төшереп калдырыла. Болгарлар — русофил оешмалар, сәяси сул партияләр әгъзалары, шулай ук алга киткән православие һәм славян үзаңы булган халык. Алар ел саен Җиңү көнен билгеләп үтәләр[74]. 2005 елдан Җиңү көнен бәйрәм итүче болгарлар символик Георгий тасмаларын тагып йөриләр[75].
Словакиядә Кызыл Армиянең Икенче бөтендөнья сугышы елларында Чехословакияне һәм Көнчыгыш Европаны азат итүдәге ролен дәүләт дәрәҗәсендә югары бәялиләр. Словакияне азат итүдә 63 мең Совет сугышчысы гомерен бирә. Нацизмны Җиңү көне илдә дәүләт бәйрәме булып санала һәм 8 майда билгеләп үтелә, президент белән премьер-министр бу көнне гадәттәгечә хәрби мемориалларга бара һәм Азат итүче сугышчылар һәйкәлләренә чәчәкләр сала. Словакияне азат итүчеләр турындагы хәтерне ныгытуга үз чыгышларында популяр словак сәясәтчесе, күп тапкырлар премьер-министр булган Роберт Фицо зур өлеш кертә[76][77].
Җиңү көненә багышланган бүләкләр
СССРда
| «Җиңү» ордены | |
| «Берлинны алган өчен» медале | |
| «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале | |
| «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә егерме ел» юбилей медале | |
| «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 25 ел» күкрәк билгесе | |
| «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә утыз ел» юбилей медале | |
| «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә кырык ел» юбилей медале |
Болгариядә
| «1944–1945 еллардагы Ватан сугышы» медале | |
| «Фашистларга каршы көрәштә катнашкан өчен» медале | |
| «Фашист Германиясен Җиңүгә 30 ел» медале | |
| «Фашизмны Җиңүгә 40 ел» медале |
Югославиядә
| 1941 елгы партизан истәлек билгесе | |
| «Фашизмны Җиңүгә 30 ел» медале | |
| «Фашизмга — үлем, халыкка — ирек» медале |
Россиядә
Белоруссиядә
Украинада
Казахстанда
| «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 60 ел» медале | |
| «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел» медале |
Төрекмәнстан
- «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 60 ел» юбилей медале
- «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медале
Җиңү көне мәдәнияттә
Музыкада
- «День Победы» җыры
Телевидениедә
- «Салют победы» (СССР үзәк телевидениесенең 7 концерт программасы, режиссёры Виктор Черкасов, 1983–1985)
- «9 мая. Личное отношение» (телевизион әлманах, 2008–2010)
Кинода
- «День Победы» (документаль фильм, авторы Сергей Лозница, 2018)
Филателиядә
Рус православие чиркәвендә Җиңү көне
1945 елгы Пасха юлламасында Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Алексий I түбәндәгеләрне яза[78]:
|
Христосның Яңадан терелү Пасха шатлыгы дөреслек һәм яктылыкның Германия фашизмы ялганын һәм караңгылыгын тиздән җиңәчәк дигән якты өмет белән кушыла, ул инде безнең күз алдыбызда батыр сугышчыларыбыз һәм союздашларыбызның гаскәрләренең уртак көче ярдәмендә җимерелеп бара. Христосның яктылыгына һәм көченә фашизмның караңгы көчләре каршы тора һәм киртә була алмады, Алланың бөтен кодрәте кешелек көченнән өстен чыкты. |
Гыйбадәт кылу үзенчәлекләре
| 26 апрель (9 май) — Җиңү көнендә рус православие чиркәве һәлак булган сугышчыларны искә алу йоласын үткәрә, бу — вафатларны аеруча искә ала торган теркәлгән даталы бердәнбер көн[79]. 1994 елда рус православие чиркәвенең Архиерей соборы тарафыннан Җиңү көнендә ел саен «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында үз гомерләрен биргән һәм газап чигеп һәлак булган сугышчыларны» искә алу гыйбадәте нигезләнә[80]. |
2010 елда Җиңү көне алдыннан Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл бу бәйрәмдә рус православие чиркәвенең барлык гыйбадәтханәләрендә «халкыбызны коточкыч, үлемгә китерүче дошманнан, Ватаныбызны бөтен тарихы дәвамында белмәгән куркынычтан коткару истәлегенә дога кылырга» фатихасын бирә. Патриарх, рус армиясенең Наполеонны җиңүе хөрмәтенә язылган изге Филарет Московский догасын нигез итеп алып, бу гыйбадәт өчен аерым дога төзи[81].
Вакыйганы бәяләү
Җиңү темасын дәвам итеп, Патриарх Кирилл аңа «Алла ярдәме белән ирешүне» истә тотарга чакыра, аның сүзләренчә, сугыш — тәүбә итеп кабул кылынырга тиешле сынау[81]:
Җавап итеп Алла Мәскәүне, илебезне, бөтен Европаны коткару могҗизасын кылган кебек, могҗизалар тудырыр.— Интерфакс. Патриарх Кирилл написал специальную молитву для Дня Победы[81]
Патриарх Кирилл сүзләренчә, Мәскәү Филареты вакытында, ягъни XIX гасырда, рус чиркәве Наполеон армиясенең һөҗүмен бөтен халык «гөнаһы өчен җәза» дип кабул итә. Ул бер ел элек — 2009 елда нәкъ шулай ук Җиңүне халыкның гөнаһлары белән бәйле авыр сынаудан соң Ходайның кешелеккә иңгән рәхим-шәфкате итеп кабул итәргә өнди, күп кенә журналистларның бу тезиска тәнкыйть белән караулары белән бәйле рәвештә, дөньяви матбугатның реакциясенә гаҗәпләнүен яшерми[81].
Хәер, Бөек Ватан сугышы халыкның гөнаһы өчен «Алла ризалыгы белән» бирелгән дигән бәяләүләр элегрәк тә әйтелә. Аерым алганда, архимандрит[прим. 5] Кириллның (Павлов) 1990 еллар уртасында әйтелгән сүзләренчә, бөек коточкыч Ватан сугышы — кыйбласыз яшәргә, динне бетерергә һәм тулы атеизмны расларга омтылган өчен Алланың бу вакыйгаларга юл куюы нәтиҗәсе була[82][83].
Алла дошманның планнарын белгәнлектән, аларның тормышка ашуын булдырмас өчен, сугышка юл куйды. Очраклы түгел.
— Архимандрит Кирилл (Павлов). «Я шёл с Евангелием и не боялся…»[82][83]
Бөек Ватан сугышы белән бәйле «Җиңү көне» термины тарихы
Рус әдәбиятында Җиңү көне сүзтезмәсенең беренче кулланылышы Мәскәү өчен сугыш барышында, Кызыл Армиянең беренче тапкыр кискен контрһөҗүмгә күчүенә бер атна узгач барлыкка килә. 1941 елның 12 декабрендә язучы Илья Эренбургның «Московский железнодорожник» газетасында корыч магистраль эшчеләренә багышлап язылган «Судьба Победы» мәкаләсендә мондый юллар бар[84][85]:
«Тимер юллар — илнең кан тамырлары. Алар буйлап — снарядлар, икмәк, бомба һәм нефть китерелә. Кызыл Армия тимер юлчыларга ышаныч белән карый. Алар корал кардәшләре — берсе ата, икенчесе патрон ташый. Безнең тимер юлчылар үзләрен батыр сугышчылар итеп күрсәттеләр. Очучылар, танчылар, артиллериячеләр, диңгезчеләр белән беррәттән, Җиңү өчен барысын да эшлиләр. Мин Брянскта тимер юлчыларның ут астында ничек хезмәт иткәннәрен күрдем. Бомбалар төшә, ләкин кыю кешеләр сугыш кирәк-яраклары төялгән вагоннарны тыныч кына ычкындыралар... Җиңү көне җиткәч, безнең сугышчылар беренче булып тимер юлчыларны искә төшерәчәк[84][86]...»
Искәрмәләр
- Шәрехләүләр
- ↑ 2020 елдан COVID-19 пандемиясе һәм бу авыруның 65 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен аеруча куркыныч булуы сәбәпле, мондый форматтагы чара үткәрелми.
- ↑ 2021 елда COVID-19 пандемиясе сәбәпле акция онлайн-форматта уза.
- ↑ Украина президентының 1997 елның 10 июнендәге 503/97 номерлы «Норматив-хокукый актларны рәсми рәвештә халыкка җиткерү һәм аларның үз көченә керү тәртибе турындагы» Указы нигезендә закон басылып чыкканнан соң икенче көнне үз көченә керә.
- ↑ Аерым алганда, Израильнең абсорбция министры Софа Ландвер 2013 елда билгеләп үткәнчә: «Израильдә Гитлер Германиясен тар-мар итүдә бу кешеләр уйнаган рольдән башка, мөгаен, безнең яһүд дәүләте дә булмас иде дигән фикерне хәзер аңлыйлар»
- ↑ Кайбер чыганакларда схиархимандрит буларак телгә алына.
- Чыганаклар
- ↑ Парламент Израиля утвердил празднование Дня Победы 9 мая. www.ria.ru (26 июль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Президент Словакии отметила роль Красной армии в освобождении Восточной Европы. www.tass.ru (8 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Национальные праздники Туркмении. www.infoabad.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 В Туркменистане утверждён новый перечень праздничных и памятных дат. www.web.archive.org (11 октябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Указ Президиума Верховного Совета СССР от 8 мая 1945 г. «Об объявлении 9 мая праздником победы». Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 17 июль 2019 года.
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР от 26 апреля 1965 г. «Об объявлении 9 мая нерабочим днём». Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 21 август 2017 года.
- ↑ 1 2 Россия и СССР в войнах XX века. Потери вооружённых сил. www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Берлинская операция 1945. www.bse.sci-lib.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Последний бой — он трудный самый... www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Шулай ук Рейхстаг өстенә Совет байрагын күтәргән шәхесләр турында альтернатив фаразлар да бар.
- ↑ Сводка Совинформбюро за 15 мая 1945. www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР от 8 мая 1945 г. «Об объявлении 9 мая праздником победы». Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 18 гыйнвар 2012 года.
- ↑ 1 2 3 Воронцова Т. Юбилеи Победы. www.web.archive.org (26 май 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ 70-летие Великой Победы. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 20 май 2018 года.
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР от 26 апреля 1965 г. № 3478-VI «Об объявлении 9 мая нерабочим днём». Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 23 ноябрь 2015 года.
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР от 26 апреля 1965 г. № 3479-VI «О признании утратившей силу статьи 1 Указа Президиума Верховного Совета СССР от 23 декабря 1947 г.» Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 22 май 2015 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 Бабиченко Д. Эти дни Победы. www.web.archive.org (10 май 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ «Этот День Победы»: когда 9 мая стало выходным и как отмечали праздник в СССР и России. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 17 март 2025 года.
- ↑ 1 2 История парадов Победы на Красной площади. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 10 гыйнвар 2021 года.
- ↑ 1 2 3 История парадов Победы на Красной площади. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 2 декабрь 2025 года.
- ↑ «Этот День Победы»: когда 9 мая стало выходным и как отмечали праздник в СССР и России. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 13 май 2021 года.
- ↑ Федеральный закон от 13 марта 1995 г. № 32-ФЗ «О днях воинской славы и памятных датах России» (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 26 ноябрь 2021 года.
- ↑ "Георгиевская ленточка": история акции. www.ria.ru (7 июнь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ О движении. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 16 апрель 2015 года.
- ↑ Акция "Бессмертный полк" пройдет 9 мая в 800 городах 12 стран мира. www.ria.ru (2 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Лепехин В. Что увидел и чего не увидел Запад в День Победы. www.ria.ru (12 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Путин с портретом отца-фронтовика присоединился к шествию "Бессмертного полка". www.tass.ru (9 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Военный парад в честь 63-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 2 май 2022 года.
- ↑ Военный парад на Красной площади. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 2 май 2022 года.
- ↑ На Красной площади состоялся парад в честь 65-й годовщины Великой Победы. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 2 май 2022 года.
- ↑ Военный парад на Красной площади. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 2 декабрь 2025 года.
- ↑ Военный парад в честь 67-й годовщины Великой Победы. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 2 май 2022 года.
- ↑ Военный парад в честь 68-й годовщины Великой Победы. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 2 май 2022 года.
- ↑ Парад Победы на Красной площади. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 2 май 2022 года.
- ↑ Парад в честь 70-летия Великой Победы. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 2 май 2022 года.
- ↑ Военный парад на Красной площади. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 2 май 2022 года.
- ↑ Военный парад на Красной площади. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 2 май 2022 года.
- ↑ Военный парад на Красной площади. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 2 май 2022 года.
- ↑ Парад Победы — 2019. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 9 май 2021 года.
- ↑ Парад в честь 75-летия Великой Победы. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 8 апрель 2022 года.
- ↑ Чем запомнился Парад Победы 2021 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 31 декабрь 2021 года.
- ↑ Парад военной техники и авиации 9 мая. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 10 май 2022 года.
- ↑ Государственные праздники Республики Абхазия. www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ В Южной Осетии утверждён календарь праздничных дней и памятных дат. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 30 ноябрь 2012 года.
- ↑ 1 2 В России и Азербайджане отмечают 76-ю годовщину Победы в Великой Отечественной войне. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 18 июнь 2021 года.
- ↑ Ильхам Алиев и Мехрибан Алиева посетили могилу Ази Асланова. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 10 май 2022 года.
- ↑ Ильхам Алиев посетил могилу Ази Асланова. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 10 май 2022 года.
- ↑ Победа объединяет: акция «Бессмертный полк» прошла в Баку. www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Мы их помним, значит, они живут вечно: как в Баку отметили День Победы — фото (9 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Енокян А.В. Историческая память о Великой Отечественной войне в Армении // Постсоветские исследования. — 2020. — Т. 3, № 5. — С. 403—408.
- ↑ В Ереване стартовала акция "Георгиевская ленточка". РИА Новости (28 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 28 апрель 2022 года.
- ↑ В Армении прошла акция «Георгиевская ленточка» с участием военнослужащих ЮВО и юнармейцев. www.russia-armenia.info (6 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ В Ереване дан старт акции «Георгиевская ленточка» (1 сентябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ В Армении стартовала акция "Георгиевская лента". www.am.sputniknews.ru (27 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ К шествию «Бессмертный полк» в Ереване присоединился и президент Армении Армен Саркисян. www.web.archive.org (26 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Бессмертный полк Армении пройдет по Еревану в четвёртый раз. www.rusarminfo.ru (9 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 12 апрель 2021 года.
- ↑ Безмолвная акция «Бессмертный полк» прошла в Ереване. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 10 май 2022 года.
- ↑ Армения: «Бессмертный полк Армении» запускает онлайн акцию «История моего героя». www.checheninfo.ru (24 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ День Памяти и Почестей в Узбекистане – как он возник. www.nuz.uz (8 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Про увічнення перемоги над нацизмом у Другій світовій війні 1939-1945 років. www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 «Про увічнення перемоги над нацизмом у Другій світовій війні 1939—1945 років» // Голос України: газета Верховної Ради України. — 2015. — 20 травня (№ 87).
- ↑ В Украине отменили «Великую Отечественную войну». www.web.archive.org (17 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Порошенко велел отказаться от понятия «Великая Отечественная война». www.vz.ru (15 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Подгорный Н. День без Победы. Как Киев борется с праздником 9 Мая. www.lenta.ru (8 май 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Провокации, драки и потасовки: как в Украине проходит День Победы. www.web.archive.org (9 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ На акции "Бессмертный полк" в Киеве затеяли драку: эксклюзивные фото. www.web.archive.org (9 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Массовые акции в Украине по случаю Дня Победы: названо число задержанных. www.web.archive.org (9 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ В Израиле отмечают День Победы. www.web.archive.org (9 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Котлер Э. Израиль отмечает День Победы над нацистской Германией. www.web.archive.org (9 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Котлер Э. Израиль отмечает День Победы над нацистской Германией. www.web.archive.org (9 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Парламент Израиля утвердил празднование Дня Победы 9 мая. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025. Архивировано 26 июль 2017 года.
- ↑ Закон о Дне Победы над нацистской Германией (2017). www.fs.knesset.gov.il. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Tausende Menschen am Ehrenmal in Treptow. www.web.archive.org (9 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Росица Младенова. 9 Май - ден на победата, ден на почит към загиналите за Отечеството. www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Мирослав Ганчев. Георгиевска лента – символ на Победата (болг.). www.rusofili.bg (4 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Партия «пророссийского» экс-премьера победила на выборах в Словакии. www.rbc.ru (01 окт 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Президент Словакии отметила роль Красной армии в освобождении Восточной Европы. www.tass.ru (8 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Божиею милостию смиренный Алексий, Патриарх Московский и всея Руси преосвященным архипастырям, пастырям и верным чадам Православной Русской церкви // «Журнал Московской Патриархии». — 1945. — № 5, май.
- ↑ Елизавета Киктенко. Родительские субботы. www.foma.ru (2 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Месяцеслов. www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 3 4 Патриарх Кирилл написал специальную молитву для Дня Победы. www.web.archive.org (6 май 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Печерский А. Проповеди архимандрита Кирилла (Павлова). www.azbyka.ru (1995). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Архимандрит Кирилл (Павлов). Проповеди. Я шёл с Евангелием и не боялся... www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Харланович И. В. Они везли победу на запад! // Евразия Вести : журнал. — 2005. — IV. Апрель. Архивировано 1 апрель 2019 года.
- ↑ Провидение Эренбурга. Гудок (8 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Московская железная дорога: 55 лет движения вперёд / Под ред. В. В. Мягкова. — М., 2014. — С. 19—20.
Әдәбият
"Здесь был в День Победы...": надписи советских солдат на стенах Рейхстага, 1945: [фотоальбом] / фот. П. А. Киселева ; сост.: Президентская б-ка им. Б.Н. Ельцина. — М., 2010. — 103 с.
Дунаев В. А. Великая Отечественная. Предвестники победы : [сборник] / В. Дунаев. — Санкт-Петербург, 2010. — 368 с.
Лица нашей Победы: сборник статей о родных и близких, сделавших все для Победы в годы Второй Мировой войны / Краевое государственное бюджетное общеобразовательное учреждение Хабаровского края Центр психолого-педагогической, медицинской и социальной помощи. — Хабаровск, 2017. — 64 с.
Сылтамалар
- Официальный сайт празднования 70-летия Победы
- Государственные архивы, хранящие фотодокументы о Великой Отечественной войне