Җиңүгә 75 ел
Татарстан
2020 елның 20 июнендә Татарстан Республикасының Казан шәһәре Ирек мәйданында Казан горнизоны гаскәрләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга багышланган тантаналы парады узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм башкалар катнашты. Җиңү Парады “ТНВ” каналында трансляцияләнде. Парадны уздыру көне, 1945 елның 24 июнендә Кызыл мәйданда узган тарихи Җиңүчеләр Парадына туры китереп сайлана. Чара Җиңү Байрагы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимнары яңгыратуга илнең һәм республиканың флагларын чыгарудан башлана.
Парад узгач Рөстәм Миңнеханов анда катнашкан хәрбиләр белән очраша һәм аларга истәлекле сәгатьләр һәм китаплар тапшыра.
Мәскәү
Мәскәүдә Кызыл мәйдандагы хәрби Парад трансляцияләнә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Җиңүнең 75 еллыгы белән котлый.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
Тышкы сылтамалар
Бу мәкалә авторлык хокукларын бозу очрагы була ала, әмма чыганак күрсәтелмәгәндә бу мәсьәлә ап-ачык билгеләнә алмый.
|