Үлемсез полк
Б.Н. Ельцин исемендәге китапханә материаллары


«Үлемсез полк» гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте | |
---|---|
![]() | |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 30 сентябрь 2015 |
Төр | иҗтимагый оешма[d] |
«Россиянең Үлемсез полкы» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитет җитәкчесе һәм Үзәк штабы рәистәшләре |
Шадрина Наталья Владимировна Макаров Сергей Афанасьевич Иванов Геннадий Кириллович Цунаева Елена Моисеевна |
Үзәк | Мәскәү |
Сайт | polkrf.ru |
Үлемсез полк (рус. «Бессмертный полк») — Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә халык хәрәкәте, шулай ук нацизмны җиңгән геройлар истәлегенә ел саен уздырыла торган йөреш[1]. Чарада катнашучылар Җиңү көнендә шәһәр урамнарыннан, колонна булып, үзләренең якыннарының — Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, яшерен оешма әгъзаларының, каршылык хәрәкәтендә катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең, концлагерь тоткыннарының, блокадачыларның, сугыш чоры балаларының[2] — фотосурәтләрен күтәреп узалар һәм алар турындагы гаилә тарихын халык елъязмасына язып куялар[3].
Алтарих
«Үлемсез полк» акциясе барлыкка килгәнче үк, охшаш чаралар СССРның күп шәһәрләрендә оештырылган була. 1965 елда Новосибирскның 121 нче мәктәбе укучылары шәһәр урамнары буйлап җиңүче бабаларының фотосурәтләре белән узалар[4]. 1981 елда Ростов өлкәсенең Тацинская станицасында Революция көрәшчеләре мәйданында тантаналы митинг уздырыла, анда катнашкан кешеләр фронтовикларның портретлары белән киләләр[5]. Пермь краенда 1985 елда туганнары Соликамск урамнары буйлап ветераннарның фотоларыбелән узалар. Липецк өлкәсенең Конь-Колодезь авылында 1985 елдан бирле укучылар ел саен үзәк Ленин урамы буйлап Бөек Ватан сугышы геройларының фотосурәтләре белән йөреш уздыралар.
Иң яңа тарих
Совет чорыннан соң мондый чаралар Россиядә дә, башка дәүләтләрдә дә уздырыла. 2006 елда Ухтада Җиңү көнендә яшүсмерләр Мәңгелек ут янына солдат портретлары белән киләләр. 2004 – 2006 елларда маршлар Кузбасста (Новокузнецкһәм Прокопьевск шәһәрләрендә), ә 2007 елда — Төмәндә уза.
2007 елның 8 маенда «Тюменские известия» газетасы аша Эчке эшләр органнары ветераннарының өлкә советы рәисе Геннадий Иванов Җиңү көнендә якташларын фронтовик туганнарының портретлары белән шәһәр урамнарына чыгарга чакыра[6]. Төмән башлангычы Россиянең башка төбәкләрендә дә хуплау таба, ике елдан «Җиңүчеләр парады» Россия Федерациясенең 20 муниципаль берәмлегендә уздырыла.
2009 елда «Җиңүчеләр парады» Казанда, Кемеровода, Новосибирскта һәм башка төбәкләрдә уза. «Сафта сезне алыштырабыз!» («Заменим вас в строю!») буыннар маршы 2009 елда Севастопольдә оештырыла.
2010 елда ветераннарның фотосурәтләре белән йөреш Поклонная тавында уздырыла.
2013 елда чара Россиянең 120 шәһәрендә һәм авылларында уздырыла[7], 2014 елда дөньяның 7 илендә һәм 500 шәһәрендә билгеләп үтелә[7].
2015 елда «Үлемсез полк» чарасы 15 илдә уза, Мәскәүдәге чарада 500 мең артык кеше катнаша, бөтенроссия күләмендә бу сан 15 миллионга җитә. 2015 елның 9 маенда «Үлемсез полк» акциясе, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәрби парадтан соң, Кызыл мәйдан буйлап уза[8]. 500 меңнән артык кеше катнаша, алар арасында Россия Президенты Владимир Путин да була. Колонна Белоруссия мәйданыннан Кремльгә кадәр уза һәм Мәскәү яр буенда йөрешне тәмамлый[9].
2015 елдан башлап «Үлемсез полк» акциясе Россиядә һәм чит илләрдә Җиңү көнен бәйрәм итүнең иң мөһим элементларының берсе булып тора. 2015 елда «Үлемсез полк» 17 илдә уза (Австрия, Азәрбайҗан, Белоруссия, Алмания, Израил, Ирландия, Казакъстан, Кыргызстан, Монголия, Норвегия, АКШ, Украина һ.б.), ә 2016 елда бу сан инде 42 гә җитә[10].
2015 елда гражданнар инициативасы белән «Россиянең Үлемсез полкы» Гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте оештырыла, аңа 89 төбәк бүлеге һәм 200дән артык халыкара координатор керә[11].
Оешманың төп бурычы — Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгын мәңгеләштерү, халыкның батырлыгы һәм фидакарҗлеге турындагы хәтерне саклау, каһарман ата-бабалар тәҗрибәсенә төшенү, буыннар дәвамчанлыгын торгызу.
«Россиянең Үлемсез полкы» Гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте үзәк штабының беренче Рәистәшләреннән берсе — СССРның халык артисты, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое Василий Лановой була[12][13].
2015 елда Татарстанда «Үлемсез полк» чарасында 50 меңнән артык кеше, шул исәптән 35 мең укучы һәм студент, катнаша[14].
2024 елның декабрендә билгеле булганча, 2025 елда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, «Үлемсез полк» «Беларусь хәтерли» йөреше белән бер вакытта узыр дип көтелә[15].
Иҗтимагый хәрәкәт
- Россия Банкы тарафыннан 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүенә 75 ел тулуга багышлап 2019 елда чыгарылган тәңкәләр
Акция уза торган илләр
«Үлемсез полк» акциясе 80 нән артык дәүләтне колачлый:
|
|
|
2019 елның 6 маенда «Үлемсез полк» акциясе беренче тапкыр Аляскада Анкоридж шәһәрендә уза. Йөрештә 100 гә якын кеше катнаша[18].
2020 – 2021 елларда узган акцияләрнең формат үзенчәлеге
2020 елның 9 маенда Россиядә коронавирус инфекциясе пандемиясе сәбәпле «Үлемсез полк» маршлары туктатыла. Аның урынына онлайн-акция үткәрелә: теләгән һәркем ветеранның фотосын һәм аның турында мәгълүматны махсус сайтка урнаштыра ала[19]. Барлыгы якынча 2,7 млн гариза кергән[20]. Трансляция 9 майда башлана һәм 20 көн дәвам итә, аны бөтен дөньядан 25 миллионга якын кеше карый[21].
«Үлемсез полк» акциясе шулай ук Испаниядә һәм Андорада онлайн-режимда оештырыла[22].
2021 елда «Үлемсез полк» яңадан онлайн-форматта уза. Әмма, 2020 елдан аермалы буларак, һәр төбәк халкы якташларын күрә алсын өчен, трансляцияләр РФ субъектлары буенча аерым алып барыла һәм чара бер көндә уза[23].
2022 елгы йөрешләр һәм чаралар
2022 ел башына коронавирус пандемиясе кими һәм йөрешләр уздыруга рөхсәт бирелә[24]. Бу юлы, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре портретлары белән беррәттән, катнашучылар Украинадагы махсус хәрби операция барышында һәлак булган сугышчыларның фотосурәтләрен дә күтәреп баралар[24].
«Үлемсез полк» маршлары 2022 елда дөньяның 90 илендә оештырыла[25], шул исәптән беренче тапкыр Венесуэлада да. СССРның Гитлерга каршы коалиция союздашлары АКШ һәм Бөекбритания, шулай ук Ирландия үз территорияләрендә йөрешләрне тыялар[26].
2023 елда чаралар
2023 елда куркынычсызлык максатларыннан массакүләм йөрешләр үткәрелми. «Россиянең Үлемсез полкы» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Үзәк штабы вәкилләре башка форматларны кулланырга тәкъдим итәләр. Җиңүчеләрнең балалары, оныклары Һәм оныкчыклары үз геройларының портретларын шәхси, хезмәт һәм җәмәгать транспортында, киемнәрдә, фатир тәрәзәләрендә урнаштыралар.
Россиянең күпчелек шәһәрләрендә авто– һәм мотоузышлар, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретлары төшерелгән су һәм һава парадлары уза. Волгоградта «Үлемсез полк елгасы» акциясе уздырыла: Идел буйлап Сталинград сугышында катнашкан 150 кешенең фотосурәтләре төшерелгән теплоходлар эскадрасы уза. Үлемсез полк тарихында беренче мәртәбә елга трамвайлары һәм Идел акваториясе дә кулланыла. Моннан 80 ел элек фашистлар бу акваторияне кичүгә ирешә алмыйлар.
Россиянең Үлемсез полкы символикасы белән алты «Як» һәм бер «Ан-2» очкычы, үз бортларында Ватанны саклаганда хәбәрсез югалган, һәлак булган һәм Җиңү белән кайткан Бөек Ватан сугышчыларының мең ярым портретын алып, Нижневартовск, Мегион, Лангепас, Сургут, Нефтеюганск, Ханты-Мансийск өстеннән «йолдыз» һәм «пеленг» пилотаж сафларында очып узалар[27].
2024 ел чаралары
23 апрельдә «Россиянең Үлемсез полкы» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Үзәк штабы рәистәше һәм Дәүләт Думасы депутаты Елена Цунаева, 2024 елда, куркынычсызлык максатларыннан, Россиядә «Үлемсез полк» йөреше көндезге форматта үткәрелмәячәк, дип белдерә[28].
Үлемсез полк акцияләре яңа форматта 2024 елның 1–12 маенда уза. Җиңүчеләрнең балалары, оныклары Һәм оныкчыклары гаилә геройларының портретларын гомуми белем бирү учреждениеләрендә, предприятиеләрдә, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, шәхси, хезмәт һәм җәмәгать транспортында, шул исәптән су һәм һава судноларында, җилкәнле регаталарда урнаштыралар. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар бөтен ил буйлап үз аватарларын ветераннар фотосурәтенә алыштыралар, шул исәптән истәлекләрен гаиләләрдә саклыйлар, шулай ук аларның батырлыклары турында #нашБессмертныйполк хэштегы белән постларда язалар.
2024 елда Халыкара «Үлемсез полк» акцияләре дөньяның 115 илендә уза.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Бессмертный полк - официальный сайт движения . polkrf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2024.
- ↑ И. Огилько. На "Бессмертный полк онлайн" зарегистрировались более 150 тысяч участников . Российская газета (30 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2020. Архивировано 19 сентябрь 2020 года.
- ↑ Найти солдата по фамилии на сайте Бессмертный полк . polkrf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2024.
- ↑ Акция «Бессмертный полк» родилась 49 лет назад в Новосибирске, а не в Томске Архивная копия от 18 май 2015 на Wayback Machine // «Академия новостей».
- ↑ АиФ- Ростов. Бессмертный полк. Впервые портреты фронтовиков пронесли на Дону в 1981-м . www.rostov.aif.ru (17 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2019. Архивировано 2 май 2019 года.
- ↑ Семейный альбом — Парламентская газета «Тюменские известия» . old.t-i.ru (8 май 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2024.
- ↑ 1 2 Ирландия присоединится к всероссийской акции «Бессмертный полк» . // ТАСС (4 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2015. Архивировано 7 апрель 2015 года.
- ↑ Акцию «Бессмертный полк» в Москве хотят провести на Красной площади Архивная копия от 17 гыйнвар 2019 на Wayback Machine // ИА REGNUM. 30 Марта 2015.
- ↑ Вести-Москва. 9 Мая по столице пройдёт «Бессмертный полк» . // Вести.Ru (7 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2015. Архивировано 18 май 2015 года.
- ↑ Бессмертный полк в мире . polkrf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2024.
- ↑ Более 1 млн человек собрала акция "Бессмертный полк" в Санкт-Петербурге . ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 май 2019. Архивировано 11 май 2019 года.
- ↑ Банк России выпускает в обращение памятные монеты из драгоценных и недрагоценного металлов . cbr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2021-6-3. Архивировано 3 июнь 2021 года.
- ↑ [1]
- ↑ http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/426781.htm 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- ↑ "Бессмертный полк" в 2025 году пройдет вместе с шествиями "Беларусь помнит". 6 декабрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Бельгия – Immortal Regiment of the World (Бессмертный полк мира) . Immortal Regiment of the World (Бессмертный полк мира). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2018. Архивировано 25 август 2018 года.
- ↑ В Ашхабаде прошло шествие «Бессмертного полка» . Мөрәҗәгать итү датасы: 8 май 2021. Архивировано 8 май 2021 года.
- ↑ "Бессмертный полк" впервые состоялся на Аляске . ТАСС (6 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2019. Архивировано 6 май 2019 года.
- ↑ Е. Слободян. Как стать участником акции «Бессмертный полк онлайн»? Аргументы и Факты (28 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2020. Архивировано 28 апрель 2020 года.
- ↑ Я. Костенко. Герои в нашем сердце: как проходит онлайн-шествие «Бессмертного полка» . Известия (9 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 май 2020. Архивировано 10 май 2020 года.
- ↑ И. Огилько. Завершился марш "Бессмертного полка онлайн" . Российская Газета (29 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2020. Архивировано 27 ноябрь 2020 года.
- ↑ В Испании и Андорре пройдет «Бессмертный полк онлайн» . Известия (2 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2020. Архивировано 4 май 2020 года.
- ↑ "Бессмертный полк" 9 мая пройдет в онлайн-формате. Организаторы планируют провести акцию в традиционном формате 24 июня . ТАСС (19 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 апрель 2021. Архивировано 19 апрель 2021 года.
- ↑ 1 2 М. Лисицына. В «Бессмертном полку» предложили нести фото погибших на Украине военных . РБК (22 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2022. Архивировано 22 апрель 2022 года.
- ↑ Шествие "Бессмертного полка" пройдет в 88 странах . Вести.ру (6 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2022. Архивировано 6 май 2022 года.
- ↑ США и Великобритания запретили проведение "Бессмертного полка" . РИА Новости (28 апрель 2022). — ещё сообщалось о запрете в Казахстане, но это ошибка: просто шествие там пройдёт под другим названием. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2022. Архивировано 28 апрель 2022 года.
- ↑ Акция "Бессмертный полк" в России 9 Мая пройдет в смешанном формате . ТАСС (18 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 апрель 2023.
- ↑ Парады и шествия "Бессмертного полка" не будут проводить в шести субъектах России - Родина. 19 апрель 2024 тикшерелде.