Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү
Лого 80 лет Победы.jpg
Дата 2024–2025 еллар
Урыны Россия байрагы Россия
Сайт may9.ru

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы (Җиңүнең 80 еллыгы; рус. Пра́зднование 80-ле́тия Побе́ды в Вели́кой Оте́чественной войне́) — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөтен Россия һәм чит илләрдә оештырылган масштаблы программа. Аның кысаларында 2024–2025 елларда 170 тән артык чара каралган[1].

Оештыру чаралары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның 31 июлендә Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү турындагы указга кул куя. Хөкүмәткә «Җиңү» оештыру комитеты белән берлектә мөһим сугышлар уңаеннан чаралар әзерләү һәм уздыру планын, чит ил дәүләтләре лидерлары катнашында чараларны әзерләү һәм раслау йөкләнә. РФ Тышкы эшләр министрлыгына бәйрәмне үткәрүдә сәяси-дипломатик ярдәм күрсәтү, ә федераль һәм төбәк органнарына программаны әзерләүдә катнашу, ветераннарга ярдәм күрсәтү һәм җирле хакимиятләргә хәрби каберлекләрне тәртипкә китерүдә ярдәм итү йөкләнгән[2].

2023 елның августында президент Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча Оештыру комитеты төзү турындагы указга кул куя[3].

2024 елның 18 маенда РФ Хөкүмәте Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча чаралар планын раслады[4].

2024 елның 19 ноябрендә актер һәм җәмәгать эшлеклесе Владимир Машков Мәскәүдә Җиңү музеенда Җиңүнең 80 еллык юбилееның рәсми логотибын тәкъдим итә. «1942 елның 19 ноябрендә, 82 ел элек, иртәнге җидедә артиллерия уты һәм «Катюша» залплары белән Кызыл Армия «Уран» операциясен башлый. Операция Сталинград янындагы сугышта немец гаскәрләрен тар-мар итүгә башлангыч бирә, бу Бөек Ватан сугышының борылыш вакыты була», – дип искә төшерә Машков презентациядә[5]. Логотипта Евгений Вучетичның «Ватан-Ана чакыра!» скульптурасы сурәтләнгән, ул Волгоградтагы Мамай курганында Сталинград сугышы геройларына һәйкәл-ансамбленең үзәк элементы булып тора[6].

Клип к 80-летию Победы в Великой Отечественной войне

Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү буенча төп 171 чара планлаштырылган. Алар арасында традицион Бөтенроссия акцияләреннән:

Шулай ук концертлар, театраль чыгышлар һәм башка чаралар булыр дип көтелә.

Акция бөтен Россия буйлап уза[7].

Чараларны әзерләүдә һәм уздыруда «Җиңү волонтерлары», «Росмолодежь», «Беренчеләр хәрәкәте», Россия «Белем» җәмгыяте һәм башка бик күп волонтерлар һәм ветераннар оешмалары катнаша. 2025 ел дәвамында алар балалар һәм яшьләр өчен агарту акцияләре һәм чаралар оештырачаклар[8].

Татарстанда шулай ук Җиңү юбилеен билгеләп узу чараларының планы төзелгән[9], оештыру комитеты билгеләнгән[10].

Бәйрәм чаралары планына 32 пункт кергән. Алар 2024–2025 елларда гамәлгә ашырыла, ел саен уздырыла торган чаралар да бар[11][12]: ветераннарга еллык диспансеризация үткәрү; ветераннарның медицина күрсәткечләре буенча чираттан тыш госпитализацияләү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә түләүсез дәвалану хокукын гамәлгә ашыру; ветераннарның, һәлак булучыларның гаилә әгъзаларының яшәү шартларын тикшерү; мохтаҗ ялгыз ветераннарның һәм һәлак булганнарның ялгыз гаилә әгъзаларының фатирларында һәм йортларында тиешле төзәтү эшләре үткәрү; сугыш ветераннарына ярдәм күрсәтү өчен хәйрия акцияләре уздыру; ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә өстәмә социаль ярдәм күрсәтү, шулай ук урын өстендәге сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен өйләренә килеп котлау һ.б.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Казанда парад, «Үлемсез полк» һәм «Георгий тасмасы» акцияләрен үткәрү, интерактив стендлар кую, хәрби фильмнарның фотокүргәзмәләрен һәм күрсәтүләрен оештыру, ә Бауман урамында сугыш чорының тарихи атмосферасын торгызу планлаштырыла. Яшьләр өчен ел дәвамында 20 меңнән артык чара әзерләнгән. Шәһәрне тематик бизәүгә аерым игътибар бирелә[13]. Казан шәһәр вакыйгалар «Җиңү даны. Казан горурлыгы» шигаре астында уза. Бәйрәм парады Казан Кремле диварлары янында, Меңьеллык мәйданында уза, шулай ук Җиңү паркы территориясендә һәм шәһәрнең башка иҗтимагый киңлекләрендә дә оештырыла. Мәңгелек ут янында, «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стелаларында, шәһәр зиратларында – чәчәкләр салу була. Иҗади коллективлар ветераннарны һәм сугышта катнашучыларны турыдан-туры аларның ишегалларында котлар дип көтелә[13].

Балалар һәм яшьләр өчен ел дәвамында 20 меңнән артык чара планлаштырыла. Бу иҗади бәйгеләр, квестлар, строй һәм җыр смотрлары, байрак төркемнәре бәйгеләре, солдатларга ачык хатлар җибәрү, уку җыеннары, ветераннар белән очрашулар, концертлар һәм сыйныф сәгатьләре. Уку оешмалары «Үлемсез полк», «Георгий тасмасы», «Хәтер бакчасы», «Җиңү проспекты», «Җиңү тәрәзәсе», «Хәтер вахтасы», «Җиңү уты» һәм «Җиңү вальсы» бөтенроссия акцияләренә актив кушыла. «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлеге, Казан шәһәре белән берлектә, «Патриотлар шәһәре» бәйгесен уздыра.

Язгы каникуллар вакытында 28 меңнән артык укучы «Зарница 2.0» хәрби-патриотик уенында катнаша, ә өстәмә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче биш мең кеше «Җиңү варислары» иҗади проектына кушыла[13].

«Каһарманнар шәһәре» акциясе кысаларында медиафасадларда һәм шәһәрнең цифрлы өслекләрендә ясалма интеллект ярдәмендә Татарстанның 80 каһарманын «җанландыру» каралган, ә «Хәтер бакчасы» акциясе барышында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә алма бакчасы утыртыла. «Горводзеленхоз» хезмәткәрләре көче белән Казан Кремле диварлары янында чәчәкләрдән тематик арт-объект урнаштыру планлаштырыла[13].

2025 елның 15 гыйнварында, юбилей чаралары кысаларында, Яшел Үзән шәһәренә, шәһәр халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә ирешүгә, сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итүгә зур өлеш кертүләре һәм шул ук вакытта массакүләм хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, «Хезмәт даны шәһәре» мактаулы исем бирелә[14].

Чит ил кунаклары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүгә Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә уздырыла торган парадка 20 дән артык дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары килер дип көтелә[15]. Рәсми чакыруларны Белоруссия президенты Александр Лукашенко, КХР Рәисе Си Цзиньпин, Словакия премьер-министры Роберт Фицо[16], Сербия президенты Александр Вучич[17], Бразилия Президенты Луис Инасиу Лула да Силва, Босния һәм Герцеговина составындагы Серб Республикасы башлыгы Милорад Додик һәм башкалар кабул итә[18].

Чит илләрдә бәйрәм итү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиңүнең 80 еллыгын БДБ илләрендә киң билгеләп үтү планлаштырыла. РФ Президенты 2023 елның декабрендә БДБ хөкүмәтләре башлыклары Советы утырышында катнашучыларга видеомөрәҗәгатьтә белдергәнчә, Россия «безнең уртак үткәнебез турында хәтерне саклау, тарихны фальсификацияләү һәм нацизмны геройлаштыру омтылышлары белән көрәш мәсьәләләре буенча иң тыгыз хезмәттәшлекне дәвам итүгә карарлы»[19].

РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, «Үлемсез полк» халыкара хәрәкәте эгидасы астындагы акцияләр һәм йөрешләр аерым әһәмияткә ия[20].

Юбилей елында хәрби каберлекләрне, шул исәптән чит илләрдә дә, төзекләндерү планлаштырыла[21].

«Россотрудничество» оешмасы, Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, 200 гә якын чара әзерли, алар дөньяның төрле илләрендә, шул исәптән Россиягә дустанә булмаган илләрдә дә узыр дип көтелә. Акцент ватандашларның Бөек Җиңүгә керткән өлешенә һәм Каршылык хәрәкәтенә[ru] багышлана, әлеге чаралар сериясе «Кешеләр һәм язмышлар» дип атала[22].

Җиңүнең 80 еллыгына истәлек тамгалары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Президенты Указы нигезендә «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале булдырыла.

Истәлек тәңкәләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2025 елның 9 апрелендә Россия Банкы «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңү юбилее» сериясендәге истәлекле тәңкәләрнең биш төрен чыгара. Болар — 3 һәм 100 сумлык көмеш тәңкәләр, 50 һәм 10 мең сумлык алтын тәңкәләр, 50 шәр сумлык кыйммәтле булмаган металлардан ясалган тәңкәләр[23].

Бөек Ватан сугышы ветераннарына түләүләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2025 елның 15 гыйнварында «Җиңү» оештыру комитеты утырышы барышында Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарына, аларның тол хатыннарына һәм кечкенә яшьтәге концлагерь тоткыннарына бер тапкыр бирелә торган 80 мең сум түләү турындагы указга кул куюы турында игълан итә. Тыл хезмәтчәннәре, блокададагы Ленинградта яшәүчеләр, концлагерь тоткыннары, оборона корылмаларын төзүчеләр һәм Һава һөҗүменнән саклану объектларында, диңгез һәм авиабазаларда эшләүчеләр, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә, 55әр мең сум алачак[24].

Өстәмә мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2025 елның 12 февралендә билгеле булганча, фракция башлыгы Геннадий Зюганов җитәкчелегендәге Дәүләт Думасының КПРФ депутатлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан амнистия игълан итү турындагы карар проектын Думага кертә. Зур булмаган яисә уртача авырлыктагы аңлы җинаятьләр өчен беренче тапкыр хөкем ителгән, СССР һәм РФ Кораллы көчләре катнашында чит дәүләтләр территориясендә Ватанны саклау буенча хәрби хәрәкәтләрдә һәм локаль конфликтларда катнашкан затларны, шулай ук тыл хезмәтчәннәрен азат итәргә тәкъдим ителә[25].

2025 елның 6 апрелендә билгеле булганча, Мәскәү 9 Май парадында Белоруссия армиясен тәкъдим итүче хәрбиләр өчен китель, галстук, күлмәк-чалбардан торган яңа форма тегелә[26].

2025 елның 17 апрелендә Росавиация хәбәр иткәнчә, диспетчерлар һава суднолары экипажлары белән аралашканда Санкт-Петербург белән Волгоградны 8 майдан 10 майга кадәр Ленинград һәм Сталинград дип атаячак[27].

2025 елның 28 апрелендә Россия Президенты Владимир Путин Җиңүнең 80 еллыгы көннәрендә килешү игълан итә. Россия армиясе сугыш хәрәкәтләрен Мәскәү вакыты белән 7 майдан 8 майга каршы 00:00 сәгатьтән һәм 10 майдан 11 майга каршы 00:00 сәгатькә кадәр туктатып тора[28].

  1. Правительство утвердило план мероприятий по подготовке и проведению празднования 80-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1941–1945 годов. government.ru (18 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2024.
  2. Путин подписал указ о создании оргкомитета по подготовке празднования 80-летия Победы (2023-08-09). 19 ноябрь 2024 тикшерелде.
  3. Указ Президента Российской Федерации от 09.08.2023 № 602 ∙ Официальное опубликование правовых актов. publication.pravo.gov.ru (9 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2024.
  4. Распоряжение от 17 мая 2024 г. № 1174-р. Правительство России (17 май 2024).
  5. В Музее Победы представили логотип 80-летия Победы | Победа РФ | Новость от 19.11.2024 (2024-11-19). 19 ноябрь 2024 тикшерелде.
  6. Богдан Герцен. В "Музее Победы" представили логотип празднования 80-летия победы в Великой Отечественной войне (2024-11-19). 20 ноябрь 2024 тикшерелде.
  7. 80-летие Победы отметят масштабно | Победа РФ | Новость от 19.11.2024 (2024-11-19). 19 ноябрь 2024 тикшерелде.
  8. Мероприятия к 80-летию Победы стартуют уже с января | Победа РФ | Новость от 19.11.2024 (2024-11-19). 19 ноябрь 2024 тикшерелде.
  9. Республиканский план мероприятий и подготовке и проведению празднования 80-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов. mtsz.tatarstan.ru (20 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2025.
  10. В Татарстане образуют оргкомитет по проведению в 2025-м Года защитника Отечества. rt-online.ru (11 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2025.
  11. Максим Кокунин. «Свеча памяти», «Балкыш» и «Бессмертный полк»: Казань начала готовиться к юбилейному Дню Победы. realnoevremya.ru (12 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2025.
  12. Минниханов поручил начать подготовку к 80-й годовщине победы в ВОВ. inkazan.ru (1 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2025.
  13. 1 2 3 4 Денис Гордийко. Илсур Метшин: «Патриотизм безнең геннарга тирәнтен кергән һәм моны тыштан бернинди йогынты да үзгәртергә сәләтле түгел». www.metshin.ru (26 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2025.
  14. Администрация Президента России. Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести». www.kremlin.ru (15 гыйнвар 2025).
  15. Кто приедет в Москву на Парад Победы в 2025 году (02.04.2025). 9 апрель 2025 тикшерелде.
  16. Фицо принял приглашение Путина посетить празднование 9 Мая (27.11.2024). 27 ноябрь 2024 тикшерелде.
  17. Фицо считает личным долгом посетить Москву в День Победы (12.12.2024). 12 декабрь 2024 тикшерелде.
  18. На параде Победы в Москве ожидают более 20 глав государств и правительств (15.04.2025). 16 апрель 2025 тикшерелде.
  19. Россия продолжит борьбу с фальсификацией истории | Победа РФ | Новость от 18.12.2023 (2023-12-18). 19 ноябрь 2024 тикшерелде.
  20. Победу над нацизмом отметят с размахом | Победа РФ | Новость от 19.12.2023 (2023-12-19). 19 ноябрь 2024 тикшерелде.
  21. Правительство утвердило план мероприятий по подготовке и проведению празднования 80-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1941–1945 годов. government.ru (8 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2024.
  22. Россотрудничество проведет около 200 мероприятий к 80-летию Победы в разных странах (2025-01-29). 29 гыйнвар 2025 тикшерелде.
  23. ЦБ выпустит пять памятных монет к 80-летию Победы (2025-04-08). 8 апрель 2025 тикшерелде.
  24. Ветераны Великой Отечественной войны получат по 80 тыс. рублей | Эксперт. Эксперт. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2025.
  25. В Госдуму внесли проект амнистии в связи с 80-летием Победы (12.02.2025). 12 февраль 2025 тикшерелде.
  26. Белорусские военные примут участие в параде 9 мая в Москве (06.04.2025). 6 апрель 2025 тикшерелде.
  27. Петербург и Волгоград переименуют для авиации с 8 по 10 мая (17.04.2025). 17 апрель 2025 тикшерелде.
  28. Путин объявил перемирие в дни 80-летия Победы (2025-04-28). 28 апрель 2025 тикшерелде.

План основных мероприятий по подготовке и проведению празднования 80-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1941—1945 годов

© Әлеге материалның хокукына «"РУВИКИ" интернет-энциклопедиясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы ия.
Материалны башка сайтларда оешма ризалыгы белән генә файдаланырга мөмкин.