Георгий тасмасы
Георгий тасмасы (рус. Гео́ргиевская ле́нта) — Изге Георгий ордены, Георгий хачы, Георгий медале өчен каралган ике төсле (кара һәм сары) тасма.
Башлыкларында (бескозыркаларында) Георгий тасмаларын шулай ук Рус император гвардиясенең гвардия экипажының[1], Койрыктагы Георгий байрагы белән бүләкләнгән корабларның һәм 1856 елда Севастополь оборонасы өчен «1854 елның 13 сентябреннән 1855 елның 27 августына кадәр Севастопольне саклаган өчен» дигән язулы Георгий байраклары бүләк ителгән 29-45 нче флот экипажларының түбәнге чиннары тагып йөргән. Тасма шулай ук Георгий байракларының (штандартның) элементы һәм байрак белән штандартка өстәмә сыйфатында да кулланылган. Бу төсләр аерылып торган частьләрдәге түбән дәрәҗәле хәрбиләрнең мундир якаларына һәм җиңсәләренә беркетелгән бүләк петлицаларында файдаланылган[2]. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе гвардия частьларының Хәрби байраклары элементы буларак кулланыла.
Тарихы
Россия империясе
1730 нчы елларда Россия империясенең дәүләт төсләре итеп түбәндәгеләрне саный башлыйлар: кара (бөркет эмале), сары (дәүләт гербындагы алтын кырның эмале) һәм ак (ак төс бөркет күкрәгендәге калканчыкта сурәтләнгән Изге Георгийның көмеш сынын белдергән) төсләр[3].
Георгий тасмасы 1769 елның 26 ноябрендә, 1768—1774 еллардагы рус-төрек сугышы вакытында, Екатерина II тарафыннан Изге Георгий ордены белән бергә гамәлгә куела[4]. Ул Россия империясе хакына кыю эшләрдә яки акыллы киңәшләрдә күренгән тугрылык, кыюлык һәм зирәклекне дәртләндерү максатыннан билгеләнгән. Тасма Изге Георгий Җиңүче хөрмәтенә аталган. Ул «Хезмәт һәм батырлык өчен» дигән шигарь, шулай ук ак тигезъяклы хач яки дүртпочмаклы алтын йолдыз белән тулыландырылган. Кавалерның дәрәҗәсенә карап, тасманы петлицада, муенда яки уң җилкә аша такканнар. Ул чорларда тасма иясенә гомерлек акчалата түләү каралган. Бүләкләнүче вафат булгач, ул мирас итеп тапшырылган, әмма оятлы гамәл кылган өчен иясеннән тартып алынырга да мөмкин булган. 1769 елгы Орден нигезләмәсендә тасмага түбәндәге тасвирлама бирелгән: «Лента шёлковая о трёх чёрных и двух жёлтых полосах»[5].
Әмма, сурәтләр күрсәткәнчә, гамәлдә иң башта ук кызгылт-сары төс кулланылган (геральдика ягыннан караганда, кызгылт-сары да, сары да — бары тик алтын төсне чагылдыра торган төсмерләр). 1913 елгы гигезләмәдә түбәндәгеләр билгеләнә: «Лента о трёх чёрных и двух оранжевых полосах, носимая через правое плечо»[6][7].
Георгий тасмасы төсләренең традицион аңлатмасы буенча, кара төс — төтенне, кызгылт-сарысы ялкынны аңлата. 1833 елда обер-камергер граф Литта болай дип язган: «Бу орденны гамәлгә куйган мәңгелек канун чыгаручы, аның тасмасы дары һәм ут төсен берләштерә дип санаган»[8]. Әмма рус фалеристикасы буенча күренекле белгеч Серж Андоленко билгеләп үткәнчә, кара һәм сары төсләр дәүләт гербы төсләрен генә кабатлый: алтын җирлектәге ике башлы кара бөркет[9]. Георгий сурәте дәүләт гербында да, бүләк итеп бирелә торган хачта да бер үк төсләр белән тасвирланган: ак ат өстендәге, сары җиләнле ак Георгий сөңге белән кара аждаһаны үтерә. Сурәттәге төсләргә тәңгәл китереп, хач үзе — ак, аңа тагылган тасма сары һәм кара төсләрдән тора[10].
| Бу — кырыйлары алтын каймалы, ике ягы да ак финифть белән бизәлгән зур алтын тәре. Аның алгы ягы уртасына, финифть өстенә, Мәскәү патшалыгы гербы төшерелгән.
Гербта кызыл җирлектә Изге Георгий сурәтләнгән. Ул көмеш хәрби киемнән (латыдан), өстенә алтын япанча ябынган, башына алтын таҗ (диадема) кигән. Ияр-дирбиясе алтын көмеш атка атланган килеш, аяк астындагы кара еланны алтын сөңге белән чәнчи. Тәренең арткы ягындагы ак җирлеккә исә шул ук Изге Георгийның вензельле исеме язылган. |
Кайбер очракларда Георгий тасмасы тиешле бүләкнең — Изге Георгий ордены, Хәрби орденның аерымлык билгесе һәм Георгий хачының тиңдәше буларак кулланылган. Хәрби орденның аерымлык билгесе кавалерлары билгенең үзен ала алмаган очракларда (мәсәлән, 1854—1855 еллардагы Севастополь оборонасы вакытында), алар формаларында Георгий тасмасын йөрткәннәр. Беренче бөтендөнья сугышы елларында Георгий кавалерлары тасманы кышын да шинель чабуы өстеннән киеп йөргәннәр.
Моннан тыш, 1914 елда Георгий тасмасы мөстәкыйль бүләк статусын ала. Мобилизация үткәргән өчен генерал-лейтенант А. С. Лукомский, булган IV дәрәҗә Изге Владимир орденына өстәп, Георгий тасмасы белән бүләкләнә (чөнки статут буенча мобилизация өчен Изге Георгий орденының үзен тапшыру каралмаган). Шулай итеп, ул уникаль бүләк, Георгий тасмалы Изге Владимир ордены, иясе була. Бу бүләкне шаяртып «Владимир Георгиевич» дип атаганнар.
Аклар хәрәкәте
Большевиклар иске бүләкләү системасын бетергәч, Георгий тасмасы Ак армиянең бүләкләү системаларында кулланылуын дәвам итә. Аерым алганда, ул Ирекле армиянең мактаулы бүләгендә — «Боз походы өчен» билгесендә һәм Көнчыгыш фронтының «Бөек Себер походы өчен» дигән бүләк-билгесендә файдаланыла. Георгий төсләре (Георгий бантлары, шевроннар, баш киемнәрендәге тасмалар һәм байраклар) төрле ак формированиеләрдә, бигрәк тә Ярославль восстаниесендә катнашучылар тарафыннан кулланыла[11]. Атаман Анненков 1918 ел ахырында үз отряды ветераннарына «яңа килүчеләрдән аерылып тору өчен» «Георгий тасмасын тагып йөрү хокукы» бирә[12]. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Югославия партизаннарына каршы хәрәкәт иткән рус корпусының ике сугышчысы Георгий хачлары белән бүләкләнә[12][13].
Изге Георгий ордены тасмасы Рус гомуми хәрби берлеге кебек рус эмигрант оешмаларының символикасында кулланыла[13]. 1944 елда Бобруйск шәһәрендә оештырылган коллаборационистик «Большевизмга каршы көрәш берлеге»нең символы «уртасына көмеш белән чигелгән Георгий хачы төшерелгән Георгий байрагы» була[14], оешма җитәкчеләре җиңнәренә Георгий тасмасы төсләрендәге бәйләвечләр киеп йөри[15].
Совет Социалистик Республикалар Берлеге
1941 елның көзеннән Ватанны саклаганда шәхси состав күрсәткән батырлык һәм каһарманлык өчен частьларга, берләшмәләргә һәм корабларга «гвардия» дигән мактаулы исем бирелә башлый. ССРБ Югары Советы Президиумының 1942 елның 21 маендагы Указы белән «Гвардия» күкрәк билгесе булдырыла. «Гвардия» билгесенең уртак булуына карамастан, ССРБ Хәрби-диңгез флотында аерым гвардия билгесен булдырырга карар кылалар (халыкта ул «Диңгез Гвардиясе» дип йөртелә).
Шулай итеп, Хәрби-Диңгез флоты Халык Комиссариатының оештыру-саф идарәсе башлыгы 2 нче ранг капитаны Б. М. Хомич рус армиясендә һәм флотта кулланылган турыпочмаклы пластинаны кара-кызгылт сары тасма белән тышларга, шулай ук әлеге тасманы матросларның башлыкларында да файдаланырга тәкъдим итә[16]. Хәрби-Диңгез флоты халык комиссары адмирал Н. Г. Кузнецов 1942 елның 10 июнендәге 142 нче санлы боерыгы белән бу аерма билгеләрен, 1943 елның 5 маенда, эчендә Гвардия тасмасы да булган, «ССРБ Хәрби-диңгез флоты шәхси составының аерма билгеләренең сурәтле тасвирламасы»н бастырып чыгаруны раслый. Шулай ук киңлекләре үзара тигез булган, чиратлашып килгән биш (өч кара һәм ике кызгылт-сары төстәге) буйдан торган, читләре 1 мм киңлектәге тар кызгылт-сары юллар белән каймаланган ефәк муар тасма 1943—1945, 1975, 1985 еллардагы төрле совет бүләкләренә беркетелгән: иң киң таралган медальләрнең берсенә — «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медаленә, барлык дәрәҗәдәге Дан орденына, «Берлинны алган өчен» медалендә, 1975 елгы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә утыз ел» һәм 1985 елгы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә кырык ел» юбилей медальләрендә файдаланыла.
Гвардия тасмасы 1985 һәм 1990 елларда Мәскәүдә узган Җиңү Парадларының символы була.
Россия
ССРБ таркалгач, Гвардия тасмасы, совет коммунизм символларын өлешчә алыштырып, Җиңү көненең төп символларының берсе буларак кулланыла башлый. Ул «Георгий тасмасы» акциясе нәтиҗәсендә таныла.
2022 елның 23 декабрендә Россия Федерациясенең Федерация советы Георгий тасмасын илнең хәрби дан символы дип тану турындагы канунны хуплый. Әлеге канун нигезендә, тасманы ачыктан-ачык мәсхәрәләгән өчен җинаять җаваплылыгы каралган: физик затларга — өч миллион сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү. Иң югары җәза — биш миллион сумга кадәр штраф яки биш елга кадәр иректән мәхрүм итү[17].
2022 елның 29 декабрендә Россия Президенты Федерация советы хуплаган канунны имзалый[18].
Элемент
1806 елда Россия армиясендә бүләкләү өчен билгеләнгән Георгий байраклары гамәлгә кертелә. Байракның очлыгына Георгий хачы урнаштырылган, очлык астына, байрак чуклары белән бергә, киңлеге бер вершок (4,44 см) тәшкил иткән язусыз, кара-алтын төстәге Георгий тасмасы бәйләнгән. 1878 елдан соң ул «тар Георгий тасмасы» яки гади генә «Георгий тасмасы» дип атала башлый һәм Георгий байракларының (штандартларының) аерылгысыз өлешенә әверелә.
Байраклар һәм штандартлар өчен тасмалар
Полкның аерымлык билгеләре төшерелгән киң Георгий тасмалары — байракның һәм штандартның өстәмә өлешләре. Россия империясендә «яңа югары дәрәҗәдәге аерымлык билгесе — тасмаларның нинди казанышлар өчен бирелүен күрсәткән язулар белән байракларга һәм штандартларга беркетелә торган Георгий тасмалары» 1878 елның 11 апрелендәге указ һәм 31 октябрендәге 288 нче санлы хәрби ведомство боерыгы белән гамәлгә кертелә. Бу бүләк хәрби батырлыклар өчен бирелә торган барлык аерымлык билгеләре белән алдан бүләкләнгән полклар өчен каралган.
Бүләк ителгәч, алар байракның (штандартның) аерылгысыз өлешенә әверелгән һәм аннан беркайчан да салдырылмаган. «Тасманың киңлеге ике вершок та сигездән ике өлеш, озынлыгы ике аршин ике вершок булган, ул урталай бөгелеп, 10° почмак ясап җыелган; бөгелгән урыны байракка (штандартка) элү өчен боҗрасы булган көмеш тоташтыргычка кыстырылган. Бу тоташтыргычка, фурнитура төсенә карап, алтын яки көмеш гвардия үрнәгендәге (дәүләт гербы сурәте төшерелгән) төймәле бант тегеп куелган».
Тасма очлары, эченә бөтерелгән кара һәм кызгылт-сары ефәк җепләрдән вак чуклар тегелгән, өч вершок озынлыктагы ике катлы көмеш канитель чуклар белән каймаланган. Тасманың өске очына, чуктан бер вершок югарыдарак, 1 нче дәрәҗә Изге Георгий орденының билгесе (хачы) беркетелгән. Хач өстенә, аннан бер ярым вершок (6,66 см) югарырак, әлеге аермалык билгесен бүләк иткән императорның монограммасы (вензеле) урнаштырылган. Ул, юбилей тасмалары өчен билгеләнгән үрнәк буенча, орден металлына карап, алтыннан яки көмештән чүкеп ясалган. Аның биеклеге, таҗы белән бергә, ике вершок (8,88 см), киңлеге бер бөтен сигездән биш вершок (7,21 см) тәшкил иткән.
Вензельдән бер вершок чамасы чигенеп, тасманың нинди батырлык өчен бирелгәнен аңлаткан язу алтын яки көмеш җепләр белән чигелгән. Тасманың икенче очына да шулкадәр үк ара калдырып, Изге Георгий ордены йолдызы һәм вензель беркетелгән, шулай ук хәрби бүлекнең исеме алтын яки көмеш белән чигелгән. Бантикның алгы ягына тасманың бирелгән елы язылган. Тасма, бантигы тукыманың алгы ягына каратып, байрак (штандарт) очлыгы астына, нәкъ байрак чуклары белән бергә бәйләнгән.
Тасманы бәйләү өчен кулланылган бауның озынлыгы ким дигәндә 12 вершок (53,28 см) тәшкил иткән, ул тыгыз итеп үрелгән көмеш җепләрдән ясалган. Бауны тоташтыргыч боҗра аша ким дигәндә өч тапкыр үткәреп, ныгытып бәйләгәннәр. Әгәр байракта (штандартта) юбилей тасмасы да булса, аны, банты соңгысыныкыннан (Георгий тасмасыныкыннан) уңдарак калырлык итеп, Георгий тасмасыннан бераз югарырак бәйләгәннәр.
Ике полкка, Нижегород һәм Северский драгун полкларына, яңа иң югары хөрмәт билгесе һәм батырлык язулары төшерелгән байракларга, штандартларга беркетелә торган Георгий тасмалары тапшырыла[19].
Искәрмәләр
- ↑ Георгиевская лента: история воинской доблести. 23 апрель 2026 тикшерелде.
- ↑ Смирнов А. «Георгиевская ленточка»: Очищаем символ воинской славы от всего наносного и лживого, что сопровождает «комментарии» виртуальных патриотов. Архивная копия от 1 июнь 2016 на Wayback Machine // Российская газета. — 31.05.2016. — № 616 (6).
- ↑ Смирнов А. «Георгиевская ленточка»: Очищаем символ воинской славы от всего наносного и лживого, что сопровождает «комментарии» виртуальных патриотов. Архивная копия от 1 июнь 2016 на Wayback Machine // Российская газета. — 31.05.2016. — № 616 (6).
- ↑ Георгиевская лента: носим со всем уважением (рус.). belokuriha.gosuslugi.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
- ↑ Георгиевская страница : Военный орден : Статут 1769 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2014. Архивировано 13 май 2010 года.
- ↑ 1 2 Полное собрание законов Российской империи. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2022. Архивировано 27 октябрь 2020 года.
- ↑ Георгиевская страница : Военный орден : Статут 1913 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2014. Архивировано 12 ноябрь 2014 года.
- ↑ История Георгиевской ленты. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2014. Архивировано 13 апрель 2014 года.
- ↑ краеведческий музей. Из истории Георгиевской ленты
- ↑ Михаил Медведев. Георгиевская ленточка: победа прихоти над культурой, «Геральдика сегодня» (2017-05-08). 15 март 2018 тикшерелде.
- ↑ Особенности обмундирования и символики участников Ярославского восстания. Архивная копия от 13 апрель 2014 на Wayback Machine
- ↑ 1 2 Отдельная Партизанская дивизия атамана Б. В. Анненкова. Архивная копия от 13 апрель 2014 на Wayback Machine
- ↑ 1 2 Символ империи [недоступная ссылка — история]. Историческая правда (7 май 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2014.
- ↑ Игорь Мельников. “Осиное гнездо” в городе на Березине. Историческая правда. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2015. Архивировано из оригинала 24 май 2015 года.
- ↑ Михаил Октан. Временный устав Союза борьбы против большевизма // «Речь» : газета. — 1944. — № 30 (386). — С. 2—3.
- ↑ Нагрудные знаки. Гвардия для экипажей гвардейских кораблей. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2016. Архивировано 30 сентябрь 2016 года.
- ↑ Совет Федерации поддержал закон о наказании за осквернение Георгиевской ленты (рус.). Interfax.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2022.
- ↑ Федеральный закон от 29.12.2022 г. № 579-ФЗ «О Георгиевской ленте и внесении изменений в отдельные законодательные акты Российской Федерации»
- ↑ А. Полевой, статья «Широкие Георгиевские ленты на знамёна и штандарты».
Сылтамалар
- А. В. Висковатов «Описание предметов обмундирования и вооружения российской армии», 1881 г.
- Г. С. Габаев «Краткий очерк развития образца русских знамён и штандартов в XIX веке», Петербург, 1911 г.
- В. В. Звегинцов «Знамёна и штандарты русской армии», Т.2., Париж, 1969 гг.