Орден
Орден — аерымлык билгесе, батырлык һәм аерым казанышлар өчен тапшырыла торган мактаулы бүләк.
Бүләкне орден кавалерлары билгеле бер рангка карауларын күрсәтү максатыннан түшләренә тагып йөрткәннәр.
Борынгы Рим бүләкләре — фалерлар (бүләкләү билгеләрен өйрәнә торган фән — фалеристика) белән орденнарны бертигез өйрәнү дөрес түгел, чөнки фалерлар медальонны тәшкил иткән, хәрби хезмәткәрләргә һәм частьларга күренекле хәрби хезмәтләре өчен бирелгән һәм аларны алу өчен нинди дә булса оешмага керү таләп ителмәгән.
Орденнарның тарихы
Исемнәрнең барлыкка килү тарихы һәм этимологиясе
«Орден» сүзе алман. orden яки лат. ordo сүзләреннән килеп чыккан һәм «рәт», «тәртип», «берлек» дигәнне аңлата.
Иң беренче орден — Изге Иоанн Иерусалимның хәрби-монах кардәшлеге — Палестинада 1098 елда гамәлгә куела. Аның билгесе — киндер тукымадан киселгән, киемгә тегелгән ак тәре.
Соңыннан төрле рыцарь яки туганлык орденнары барлыкка килә. Аларның һәркайсының үз статусы, үз хокуклары булган, әмма рыцарь орденына ия булу өчен дворяннар нәселеннән чыгу мәҗбүри шарт булып торган. Рыцарь орденнарының аерымлык билгесе — тәре[1].
Соңрак Урта гасырларда мөстәкыйль хәрби көчне чагылдырмаган, казанышлар һәм монархка якынлыкны тану билгесе булган орденнар барлыкка килә. Урта гасырларда орден белән бүләкләмәгәннәр — аңа кабул иткәннәр яки багышлаганнар. Еш кына орденга ия әгъзалар саны чикләнгән була, бу аның абруен күтәрә.
Яңарыш чоры башланган вакытка Европа монархларының күбесе дәүләт системасына рыцарь орденын керткән, яки тугры гражданнарны һәм бигрәк тә хәрби офицерларны бүләкләү өчен яңа орденнар булдырган. Европаның хәзерге заман бүләкләренең кайберләре, Даниянең Фил ордены кебек, ул чорда барлыкка килгән.
Орденнарга дворяннар гына дәгъва кыла ала. Европада XIX гасырга кадәр гади халыкны орденнар белән бүләкләү тыелган. 1802 елда Наполеон I Мактаулы легион орденын төзи. Аны социаль статуска карамастан, сугышта батырлык күрсәткән яки 20 ел эчендә күренекле казанышлар өчен бүләкли башлыйлар. Бу орден әлегә кадәр Франциянең иң югары бүләге булып тора һәм Леопольда I ордены (Бельгия, 1832) һәм Британия империясе ордены (Бөекбритания, 1917) кебек Көнбатышның башка күп кенә орденнары өчен үрнәк булып бүләк.
Орден билгеләренең килеп чыгышы һәм асылы
Күп кенә хәзерге Европа орденнары рыцарь — монархия орденнарының турыдан-туры дәвамчылары булып тора. Бу дәвамчанлык орден системасының чыганагын һәм бүләк буларак әһәмиятен аңларга ярдәм итә.
Заманча система орденны рухи-рыцарь оешмасы буларак килеп чыгышына таянып, дәрәҗәләргә бүлә. Рыцарь орденнары катгый иерархиягә ия, анда рыцарь өч баскычның берсен били алган (үсү тәртибендә):
- рыцарь;
- командор;
- магистр (орден башлыгы).
Исемнәр орденнан орденга үзгәрергә мөмкин, әмма структура тулаем сакланып калган. Сирәк орденнар иерархиянең 4 баскычына ия була (мәсәлән, «донатор»ның түбәнрәк рангы өстәлә: ул орденның хакыйкый әгъзасы түгел, бәлки орденга ниндидер ярдәм күрсәткән кеше).
Шуңа ярашлы орденны куллану билгеләре дә аерыла. Бүген орденнар дип атаган билгеләр башта орденга карау символлары гына булган һәм орден әгъзаларының иерархиядә биләгән баскычлары буенча аерымлыгы булып хезмәт иткән. Орденның билгесе еш кына христиан дине символы буларак тәре вариациясе.
Орденнарның төрләре
Орденнарның төп аермасы — барлыкка килү тарихы, аларның билгеләнеше, гражданнарны мотивацияләү ысуллары. Бүләкнең дизайны шулай ук югарыда күрсәтелгән шартларга турыдан-туры бәйле. Орденның барлык элементлары дәрәҗәгә бәйле, зурлыклары һәм дизайны буенча аерылырга мөмкин.
Европа үрнәгендәге орденнар
| Британия империясенең неоклассик ордены инсигниясе | ||||
|
| ||||
Кагыйдә буларак, түбәндәге элементларны кулланалар: орден билгесе, йолдыз, тасма һәм орден киемнәре. Тышкы билгеләргә орден медале өстәлергә мөмкин[2]. Күп кенә хәрби бүләкләрдә тышкы билгеләргә аркылыга-буйга урнаштырылган кылычлар өстәлә. Орденның үз уставы, девизы бар һәм ул рыцарьлык принципларына нигезләнгән оешма булып тора. Орден башлыгы дәүләтнең иң югары вазыйфаи заты. Европа үрнәгендәге Орден бүләк буларак кабул ителми, дәүләт хезмәтендәге казанышлар өчен тапшырыла торган мактау билгесе. Ике төре бар:
- классик орденнар, рыцарь орденнары традицияләренә туры киләләр һәм керү өчен (рыцарь катлавына карау) социаль цензларга ия. Орденның дәрәҗәләре һәм аның башка атрибутлары рыцарь орденнарында кабул ителгәннәргә охшаш. Орденга ия булу дәүләт башлыгына якынлык дәрәҗәсен билгели.
- неоклассик орденнар (Наполеон орденнары төрендәге), социаль чикләүләрсез тапшырыла. Кагыйдә буларак, классик орденнарның тантана тәртибе саклана. Гадәттә әлеге орденнар 5 класстан тора. Беренче неоклассик орден — Мактаулы легион ордены.
Европа үрнәгендәге орденнар король хакимиятенең һәм рыцарьлыкның (яки аңа охшаш катламнарның) күп гасырлык тарихы булган, яисә моңа охшаш традицияләр чагылыш тапкан илләргә хас. Орденның бу төре Көнбатыш һәм өлешчә көнчыгыш Европа илләрендә, Милләтләр Дуслыгы илләрендә, элеккеге һәм гамәлдәге Азия корольлекләрендә киң таралган.
Яңа үрнәктәге орденнар
Бу төрдәге барлык орденнарга хас бердәнбер элемент — орден билгесе, ул тасма, билгеләр һәм башка тышкы билгеләр белән тулыландырылырга мөмкин. Әлеге төр орденнарның иерархиясе һәм орден башлыклары юк. Биредә «орден» төшенчәсе дәүләтнең иң югары бүләкләрен медальләрдән аеру өчен кулланыла. Дизайнның төп элементлары сыйфатында дәүләт символикасын кулланалар. Орденнарның төп бурычы — социаль ташламалар һәм уңайлыклар бирү юлы белән бүләкләү. Ике төре бар[3]:
- демократик орденнар, кагыйдә буларак, түбәндәге элементларны кулланалар: орден, лента, орденның кечерәйтелгән күчермәсе һәм кыса. Рәсми атамасында «орден» сүзе бөтенләй телгә алынмаска яки «медаль» сүзе белән алмаштырылырга мөмкин, әмма түгәрәктән кала башка формадан гыйбарәт була ала.
- социалистик орденнар түбәндәге элементларны кулланалар: орден, кыса һәм орден кенәгәсе. Бүләкнең исемендә «орден» сүзе бар.
Яңа үрнәктәге орденнар инкыйлаблар һәм бәйсезлек өчен сугышлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән илләргә хас. Бу төр бүләкләр БДБ илләрендә һәм Америка Кушма Штатларында киң таралган.
| Социалистик Нахимов ордены инсигниясе | |||||
|
| |||||
Бүләкләү системасы
Орден белән бүләкләүгә яисә орден әгъзалары булуга багышлау орденга һәм тапшыру иленә бәйле рәвештә яки хосусый гражданнар, яки хөкүмәтнең вазыйфаи затлары тарафыннан башкарыла.
Европа үрнәгендәге бүләкләү системасы
Европа системасында дәрәҗәләр саны өчтән (классик орденда) 7-8 гә кадәр (мәсәлән, Азия орденнарында) булырга мөмкин. Бу хәл, барыннан да элек, тарихи традициягә бәйле. Һәр дәрәҗәгә исем бирелә. Түбәнрәк дәрәҗә югарырак дәрәҗәгә буйсына. Орденда берничә вазифа бар, мәсәлән, капка сакчысы, алар орден идарәсен тәшкил итә.
Бүләкләнүче орден әгъзасы булганга күрә, бер үк орден белән бүләкләү ике тапкыр мөмкин түгел (бер үк клубка кемне дә булса ике тапкыр кабул итү мөмкин түгел). Шулай ук бер үк вакытта төрле дәрәҗәдәге орденнар йөртү дә кабул ителмәгән, чөнки бер үк кеше орден иерархиясендә берьюлы ике баскычны били алмый. Барлык орденнар, кагыйдә буларак, әһәмиятсезрәк орденнардан әһәмиятлерәк орденнарга кадәр эзлеклелектә төзелгән. Шулай ук орден медале дә бирелергә мөмкин, ләкин аны алу орденга керүгә китерми.
Һәр классик орденның багышлау йоласы бар. Неоклассик орденнарда тантана гади формаль күренеш буларак кабул ителә.
Яңа үрнәктәге бүләкләү системасы
Яңа үрнәктәге орденнарның исемсез берничә яки бер дәрәҗәсе булырга мөмкин. Бу системада дәрәҗәләр зур казанышларны кечерәкләрдән аерып торалар һәр соңгы дәрәҗә кабат эшләгән хезмәт өчен тапшырыла.
Бу төр орденнар белән бүләкләүдә төп аерма — бүләк берничә тапкыр бирелергә мөмкин. Шулай ук бүләкләнүче орденның төрле дәрәҗәләре белән бүләкләнә ала, өстәвенә, эзлекле рәвештә түгел.
Орден белән бергә бүләкләү грамотасы да тапшырыла. Социалистик орденның грамотасы орден кенәгәсе белән алыштырыла. Бүләкләгәндә орден кенәгәсенә аның номеры һәм исеме языла. Китапта берничә орден турында язмалар булырга мөмкин.
Өстенлекләр
Еш кына орден белән бүләкләү казанышларны тануны гына күрсәтеп калмый, бүләкләнүчегә билгеле бер өстенлекләр дә бирә. Бу акчалата түләүләр (мәсәлән, Ленин ордены — ай саен 25 сум) яки башка өстенлекләр. ССРБ да ташламалар алу хокукы орден кенәгәсе белән расланган.
Орденны йөртү кагыйдәләре
Орденны тагып йөрү аның статусына бәйле катгый кагыйдәләр белән беркетелә. Орденның, кагыйдә буларак, берничә төп билгесе булганлыктан, статус нинди очракларда теге яки бу билгене кияргә, кайда һәм ничек урнаштырырга кирәклеген кагыйдә буенча билгели (бу вакытта орденның әлеге төп билгесе урнашкан урын бирелгән бүләкнең дәрәҗәсенә турыдан-туры бәйле булырга мөмкин).
Европа системасы орденнарын йөртү кагыйдәләре
Европа системасында берьюлы ике орден яки бер үк вакытта төрле дәрәҗәдәге бер орден йөртү кабул ителмәгән.
Орденның дәрәҗәсе никадәр югары булса, аның хуҗасына орденның төп билгесе шулкадәр күбрәк бирелә. Шул рәвешле иң «кече» элемент дип орден билгесен санарга мөмкин — ул орденның күпчелек әгъзаларының киемнәрендә бар. Аннан соң орден йолдызы килә — ул орденның бары тик өлкән дәрәҗәренә бирелә. Орден тасмасы аерым тора — ул өлкән орден исемендә яки тантаналы киемдә була.
Кагыйдә буларак, орденның «өлкән» төп билгесе күкрәктә сул якта урнаштырыла. Башка вариант — муен тасмасындагы урын. Тасма уң җилкә (Изге Владимир ордены) һәм шулай ук сул җилкә аша (Изге Анна ордены) тагыла. Тасма белән бергә йөртелә торган йолдыз тасманың капма-каршы ягында урнаша.
Изге Анна орденының «кече» төп билгесен йөртүнең кызыклы варианты Россиядә кабул ителгән — билге кылыч (яки башка салкын корал) сабына беркетелә.
Неоклассик төрдәге орденнарда шулай ук муен тирәсендәге тасмада (өлкән дәрәҗә өчен) яки күкрәкнең сул ягында (аскы дәрәҗәләр өчен) билге (гадәттә уеп ясалган) йөртү кабул ителгән. Хатын-кызлар тасманы күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр. Ике югары класс шулай ук күкрәкләрендә йолдыз йөртә. Аерым очракларда өлкән сыйныфлар муен тирәсендәге төсле чылбыр сыман итеп якада билге йөртергә мөмкин.
Европа үрнәгендәге орден статусында шулай ук орден тантаналарында катнашу өчен кулланыла торган махсус кием формасы күрсәтелергә мөмкин.
Яңа система орденнарын йөртү кагыйдәләре
ССРБ Хәрби хезмәткәрләренең орденнар йөртү үрнәге
Яңа системаның төп үзенчәлеге — барлык орденнарны (һәм бер орденның барлык дәрәҗәләрен) бер үк вакытта киеп йөрү.
Орденның статусы, кагыйдә буларак, теге яки бу орденның кайда йөртелергә тиешлеген, төрле орденнарның (һәм бер орденның төрле дәрәҗәләренең) урнашу эзлеклелеген күрсәтә. Орденның урыны аны рәсмиләштерү белән дә билгеләнергә мөмкин. Шулай ук бүләкләр арасында билгеле бер ераклыклар, бирелгән нокталардан чигенүләр һәм почмаклар билгеләнергә мөмкин.
Социалистик төрдәге орденнарда тасма бары тик рудиментар хәлдә генә сакланып калган һәм бары тик кысаны төрү өчен генә кулланыла. Шуңа күрә бу төр орденнарны бары тик күкрәккә куялар[4].
Демократик орденнарның тасмасы кысалар өчен дә, орденны муенда тотып тору өчен дә кулланыла. Бу төрдәге орденнарны күкрәк янына тагалар, әмма муен тасмасында да урнашу вариантлары очрый.
Орденнарны йөртү кагыйдәләре орденның эчке нигезләмәләре белән генә түгел, хәрби устав яки башка документлар белән дә билгеләнергә мөмкин.
Коммунистик илләрдә орденнар
Коммунистик илләрдә иске орден традицияләреннән баш тартырга карар кылынган. Бу орденнар дизайнын үзгәртүгә генә бәйле түгел, бүләкләү принципларына да кагылган. Совет Россиясенең беренче ордены (Сугышчан Кызыл Байрак ордены) белән күп тапкырлар бүләкләргә мөмкин булган. Орденның берничә дәрәҗәсе белән бүләкләгәндә, бер үк вакытта барлык дәрәҗәдәге билгеләр йөртелгән.
Башта совет орденнарының тасмалары һәм кысалары булмаган, алар шөрепкә беркетелгән. Аерым очракларда (мәсәлән, беренче үрнәктәге Ватан сугышы ордены) алар кызыл тукыма белән тышланган турыпочмаклы планкага беркетелгәннәр. 1939 елга кадәр орден белән бүләкләү турында грамота тапшырыла, аннан соң аны йөртү һәм ташламалар алганда күрсәтү уңайлылыгы өчен орден кенәгәсе белән алыштыралар. Башта орден кенәгәсе һәр орденга бирелгән, әмма соңрак аларны берничә орденга бер кенәгә белән алыштырганнар. Икенче бөтендөнья сугышы барышында бер үк вакытта ССРБ орденнары саны һәм бүләкләүләр саны кискен арткан, шуның нәтиҗәсендә орденнар урынына муар тасмалар тагып йөрү кертелгән. 1943 елның 19 июнендәге указ нигезендә күкрәкнең уң ягындагы штифтларда йолдыз формасындагы орденнарны, овал яки түгәрәк формадагы орденнарны күкрәкнең сул ягында орден тасмасы белән тышланган биш почмаклы кысаларда йөртү тәртибе билгеләнә.
Заманча орденнар
Европа орденнарының күпчелеге — XIX гасырга кадәр гамәлгә куелган иске рыцарь орденнары яки Наполеон орденнары төрендәге бүләкләр. Европа төрендәге орденнар Британия берлеге илләренең бүләкләү системаларында киң кулланыла: Канадада — Канада ордены; Австралиядә — Австралия ордены.
XIX гасырда көнчыгышта европалылар белән элемтәләр йогынтысында шулай ук орденнар булдырыла: Таиландта Ак фил ордены һәм Япониядә Кояш ордены.
Америка Кушма Штатларының бүләкләү системасында европа төрендәге орденнар кулланылмый диярлек. АКШ та төп бүләкләр медальләр (Хәрби Көчләрдә шулай ук тәреләр кулланыла). Илнең иң югары бүләкләре — Йолдыз һәм Бөркет темасына төрле стилизацияләр һәм вариацияләр рәвешендәге медальләр. АКШ ның иң югары бүләкләре: Президентның Азатлык медале һәм АКШ Конгрессының Алтын медале. АКШ та европа төрендәге бик аз орденнарның берсе — Мактау легионы ордены.
Заманча орденнар, кайбер монархияләр орденнарыннан тыш, җенес һәм социаль чыгыш буенча чикләүләрсез бирелә, әмма дәгъвачыларны яшь буенча чикләргә мөмкиннәр.
Дәүләт орденнарыннан тыш, министрлыклар һәм ведомстволар, ширкәтләр яки иҗтимагый оешмалар тарафыннан тапшырыла торган ведомство, корпоратив һәм иҗтимагый орденнар; дини оешмалар, мәсәлән, Рус православие чиркәве тарафыннан бирелә торган чиркәү орденнары бар.
Гамәлдә булган борынгы орденнар
XX гасыр совет орденнары
Заманча орденнар
Искәрмәләр
- ↑ История появления орденов и медалей (рус.). ruskontur.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2025..
- ↑ Получение медали не влечёт членства в ордене
- ↑ Деление условно, только исходя из дизайна и исторического контекста
- ↑ См., например, [1]Архивная копия от 2 ноябрь 2013 на Wayback Machine Архивная копия от 2 ноябрь 2013 на Wayback Machine Архивная копия от 2 ноябрь 2013 на Wayback Machine портрет И. В. Сталина на сайте Росархива Архивная копия от 23 сентябрь 2011 на Wayback Machine — на шее не орден, а маршальская звезда
Әдәбият
- Алексушин Г. В. Партикулярная Россия. Самара: Издательство СЮИ МЮ РФ, 2001.
- Шепелев Л. Е. Титулы, мундиры, ордена. Л., 1991.
- Дуров В. А. Награждение высшими орденами как элемент межгосударственного этикета Архивная копия от 4 август 2008 на Wayback Machine // Вестник истории, литературы, искусства. — М.: Собрание; Наука, 2005, с. 298—311
Сылтамалар
- Орден // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Ордена в истории Архивная копия от 5 июль 2009 на Wayback Machine.